Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 11. Бервакыт җомга кич, авылга кадәр утырып кайтырга дип, аны яшь, чибәр шофер үзе чакырып алды. Егет сөйләшергә ярата торган булып чыкты, кызык итеп әллә нинди мәзәкләр сөйләде, Мәдинә көлә-көлә хәлдән тайды. Кайтып җитәр алдыннан, егет көтмәгәндә машинасын урман юлына алып кереп китте дә бераз баргач туктап калды. Юлдашы аны-моны абайлап өлгергәнче, кысып кочаклап та алды. Башта Мәдинә бер мәлгә югалып калды, егет ул арада аны әрсезләнеп үбә дә башлады. Аның оятсызлануын чамалаган Мәдинә бер як битеннән каты гына тешләп алды, шул арада икенче яңагын каты итеп чеметте. Мондый каршылыкны һич көтмәгән егет кызны ычкындырып җибәрде, теш арасыннан гына: — Котырган эт, — дигән сүзләрне сыгып чыгарды. Алга таба ул, нинди тизлек белән кайткандыр, очты гына. Үзен төшерергә туктагач кына, Мәдинә шоферга күтәрелеп карады: бер яңагы күгәреп чыккан, икенчесендә теш урыннары ярылып ята иде. Ялгызы калгач, беркадәр уйланып торды ул. Ни өчен аңа шулай бәйләнде соң әле бу егет. Ир-ат азгынлыгымы, әллә мин үзем берәр сәбәп бирдемме? Әллә ирсез хатынны нишләтсәм дә ярый дип уйлыймы ул? Өйгә кайткач ук, аның халәтен апасы аңлап алды, балаларны йоклаткач сорап куйды: — Кызым, мин сине тыңлыйм, сөйлә! Сине нәрсәдер борчый бит. Мәдинә апасына юлда үзе белән булган хәлне сөйләп бирде: — Зәйтүнә апа, әйт әле, минем нинди гөнаһым бар? Мин нәрсәне дөрес эшләмәдем? Ирсез хатын дип, гел шулай бәйләнә башласалар, миңа нишләргә соң? — Кызым, син үзеңне бик дөрес тоткансың. Күз алдыма китерәм: ул егетнең бер битендә — теш эзләре, икенчесе — кара янган, — дип, апасы көлеп тә куйды. Аңа кушылып, Мәдинә дә пырхылдап көлеп җибәрде. Икесенә дә кызык булып китте, кәефләре күтәрелде. Апасы сүзен дәвам итте: — Кайбер ир-атта була инде шундый гадәт: ул, матур хатын-кыз күрсә, аны үзенеке итәргә тели. Ә монда сез икегез генә, син — ирсез хатын. Үзең яшь, сөйкемле, янып торасың. Ул синең яктан каршылык булыр дип уйламый да. Кешелек дөньясында хатын-кызга карата мондый гадәт борынгы заманнарда да булган, хәзер дә бар, киләчәктә дә булачак. Аллаһы Тәгалә шулай яраткан. Бәлане үзе биргән сиңа Аллаһы, үзе үк сакланырга ярдәм дә иткән. Алга таба да ярдәменнән ташламасын. Аннан соң, Мәдинә, гаражда машина тик тора бит, йөртергә өйрән! Бу хәлдән соң Мәдинә яшьрәк ир-атлардан читтәрәк булырга тырышты, авылга кайтканда да, мөмкинлек булганда, олырак яшьтәге шоферлар белән кайтты. Шулай көннәр акрын гына үтә торды, кичләрен Мәдинә Казан белән танышты. Музейларга барды, паркларда йөрде, берничә тапкыр кино да карап чыкты. Эштәге Асия белән дуслашып киттеләр. Асия дә кызын ялгызы гына үстерә икән, хәзер аның да кызы авылда, сөйләшергә уртак темалары күп иде аларның. Кайбер чакта Казан урамнарына да икесе бергә чыгып йөрделәр. Беркөнне иртә белән эшкә җитәрәк, урамда Назир абыйсы көтеп тора иде аны. Исәнләшкәч, йөзенә карагач та: "Нәрсә булган бу акыллы абзыйга?" — дип уйлап куйды. Назир әкрен генә сүз башлады: — Мәдинә, сорарга да унайсызланам инде. Кичә кунаклар булган иде, катырак салынган. Бүген мин рульгә утыра алмыйм. Нишләрбез икән? Шоферларда шундый термин бар: "остаточный" — кичә эчкән аракысы организмнан чыгып бетмәгән. Назирда шул нәрсә күзәтелә иде. Директорның да боерыгы бар, кыз да үзенә катгый таләп куйды: кемнән аракы исе килә, шундук бу хакта беркетмә төзергә. Назир абый белән нишләргә инде, ул бит Мәдинәне монда алып килгән, шулай җайлы гына эшкә урнашырга ярдәм иткән кеше. — Назир абый, беренче эш итеп үзеңнән аңкып торган аракы исен бетер, икенчесе без шоферларны тикшереп бетергәч, минем янга аерым керерсең, кан басымың югары дип язып бирермен. Тик, абый, үзең дә аңлыйсың булыр бу сүзләр икебезнең арада гына калырга тиеш.