да аермачык аңлый үзе.
да аермачык аңлый үзе. Өйгә кайтып ашап-эчкәч, Айзирәк йоклагач, Мәдинә әнисе белән апасын үз янына чакырды. Бүген эшенә Фәритнең Рамил исемле туганы килгәнен әйтте. Зәйтүнә апасы: – Рамил бандит инде ул, ләкин дөрес бандит. Нишләп йөри үзе? – дигәч, кыз сумкасыннан акчаларны алып күрсәтте: – Сезгә миннән күчтәнәч, – дип бирде. Әнисе куркып калды. Ә апасы шикне таратты: – Рамилгә охшаган бу. Үзенә ошаган кешегә ярдәм итә торган гадәте бар аның. Менә, Хәят, әйткән идең бит, һәр бала үз бәхете белән туа, дип. Безнең бәләкәч әле тумаган да, ә үзе инде – бай. Бәхете белән тусын! Акчаны санап карагач, шактый зур сумма икәне ачыкланды. Мәдинә, районга барып, яңа суыткыч белән телевизор алып кайтты. Берничә көннән, Лилия белән Фәрит тә, Рамилгә ияреп, авылдан чыгып киткәннәр, дигән хәбәр ишетелде. Мәдинәнең күңеле тынычлап калды. Илүзә дустының бала тапканына ай була инде, котларга бара алганы юк иде. Бүген аларга барды. Озак итеп сөйләшеп утырып булмаса да, бер-берсен күрүләренә шат иде алар. Илүзә, баласы туганчы, вакыты булганда, дусты янына эшенә кереп чыккалый иде. Фәрит белән Айрат уртак тел тапмадылар шул. Шуңа гаиләләр белән аралашу булмады. Илүзә баладан соң азрак тазарып киткән икән, йомрылануы файдага гына дисәң дә була. Алайса, бигрәк ябык гәүдәле иде ул. Мәдинә дусты өчен сөенде: өйләрен җиткереп чыктылар, матур җиһазлар да куйганнар, малайлары туды, ире белән берсен-берсе аңлап яшиләр. Айратының кулы алтын: шкаф, карават ише әйберләрне үзе ясаган. Илүзә дә төшеп калганнардан түгел, тәрәзә пәрдәләрен әллә нинди фасоннар белән тегеп куйган. Тиз генә кайтам, дисә дә, караңгыга калды Мәдинә. Кайтканда аңа Ринат очрады. Мәктәптә каникул булгач, аларның шактый вакыт очрашканнары юк иде. Ринат, билгеле, Мәдинәнең Фәрит белән аерылганын ишеткән. – Мәдинә, синең белән сөйләшәсем килә, – дип, биленнән кочакларга үрелде һәм шунда ук, корт чаккан шикелле, кулын тизрәк тартып та алды. Мәдинә аңа: – Ярый, сау бул, Ринат, – диде дә адымнарын тизләтеп китеп тә барды. Нәрсә әйтә ала ул бу егеткә? Безне әле капчыкта яткырып та булыр иде, ә менә балага узгансың икән, аны яшереп калып булмый инде. Бигрәк тә авыл җирендә. Мәдинәнең икенчегә бала табасын белгәч, төрлечә кабул итте халык. Кайсыберләре "бәхетле, сәламәт сабый тусын" дип теләсә, икенче берәүләре "егерме ике яшеңдә ике бала белән ялгызыңа бик авыр була" дип кызгандылар. Арада Мәдинәнең бу адымын җүләрлек дип санаучылар да булды. Көннәр әкрен генә үтә торды, Мәдинәнең бала тудырыр вакыты да якынлашты. Ярый әле эштә урынына калдырырга ышанычлы кеше бар. Рауза – авыл халкына, авыл халкы аның авыр характерына ияләшә башлады инде. Иң мөһиме – ул үз эшен яхшы белә һәм ярата иде. Мәдинә кыз тапты. Луиза дип исем кушты. Луиза холкы-фигыле белән Айзирәкнең капма-каршысы иде. Ашыйсы килсә дә – еламый, ә каты итеп кычкыра: – Мин, мин, мин!... Аның тавышында чи-чи килеп еламсыравы да "мин-мин" булып ишетелә кебек. Мәдинә баладан соң тулышып, тагын да матурланып китте. Янында Зәйтүнә апасы бар, Гыйльмулла абзый да ярдәм итәргә әзер тора. Оныкларын бабалары бик ярата. Айзирәге дә бабасын көтеп ала. Казанда кибеттә я телевизорда күргән матур киемнәрнең фасонын Мәдинә кәгазь битенә төшереп куя да, модалы киемнәрне нинди тукымадан тегәргә икәнен сайлый. Әнисе кунакка килгәч, тагын кызларына, үзенә, апасына матур-матур киемнәр тегеп китә. Авылда ул иң матур киенүчеләр рәтенә керде. Хәзер әнисеннән күлмәк кенә түгел, костюмлы чалбар, пар итеп кофта-юбкалар да тектерә. Иң матуры – бертөрле ситсыдан ике кызына һәм үзенә теккән күлмәкләр булды. Күк йөзе төсендәге җирлеккә кечкенә ак борчаклар төшкән тукыманы Мәдинә район кибетеннән алып кайткан иде. Өчесенә эшләпә дә тегеп бирде әле әнисе. Сабантуйга Мәдинә кызлары белән бертөрле итеп шул матур күлмәкләрне киеп чыктылар. Алар кешеләр арасында аерылып, матур булып, әллә кайдан күзгә ташланып торалар. Арада сокланып караучылары да, төрттереп алучылары да булды. Кешедән көләргә ярата торган бер апа: