– Зәйтүнә апага тынычлык кирәк, – дип маташкан иде Мәдинә, апасы "килсеннәр" дигәч, баш...
– Зәйтүнә апага тынычлык кирәк, – дип маташкан иде Мәдинә, апасы "килсеннәр" дигәч, башкача каршы төшеп тормады. Әнисе аңа: – Кызым, авылда яраталар икән сине, бик сөендем. Рәхмәт, балакаем. Балалар өчен дә кайгырма, кирәк булса, тагын килермен. Аннан, һәр бала үз бәхете белән туа. Бөтенесе дә әйбәт булыр. Зәйтүнә апаң да сине бик ярата, – диде. Мәдинә әнисенең сүзләреннән соң тынычланып калды, аңа бик җиңел булып китте. Апасы белән барып, табибка күренеп кайттылар. Ризван Шакирович Зәйтүнәдәге уңай үзгәрешләрне күреп шаккатты. Анализлары да яхшырган иде. Алар өчен сөенеп калды. Мәдинәгә Зәйтүнә урынына кеше табарга кирәк инде хәзер. Ә ул кеше медпунктка үзе килеп керде, Сабира иде ул. Көчкә йөри, биле авырта икән: – Фермада салкын, авыр күтәрергә дә туры килә, тирләп эшлисең, аннан кышкы салкыннарда урамга чыгасың. Бу ферма күпме сәламәтлекне алды инде. Яңаны төзи башладылар да бит, кайчан әзер була әле ул? Абыең, эшләмә, ди дә ул, ничек эшләмичә ятасың инде... Мәдинә бу хатынны бик ярата иде, аның белән киңәшергә дә, серләшергә дә була. Озын-озак уйлап тормады: – Сабира апа, Зәйтүнә апа чирләп тора бит, эшеннән китә. Безгә монда санитарка кирәк була. Әллә син киләсеңме? – диде. Сабира, урыныннан сикереп торып, Мәдинәне килеп кочаклады да, каты итеп кычкырып, йөзен чытып, тагын урындыкка барып түнде. Мәдинә башта куркып китте, Сабира: – Би-ил, – дип ыңгырашкач кына аңышты. Сабирага авыртуны баса торган укол ясагач, хатын елап җибәрде: – Мәдинә, бик зур рәхмәт сиңа! Кайчан эшкә чыгыйм? Билемне шунда үзең дәваларсың. Ә мин өйрәнә алырмын микән? – Син дә өйрәнмәсәң инде, Сабира апа! Сабира бик чиста, җитез, булдыклы хатын. Иң мәһиме – гайбәт сөйләми, ызгышып йөрми. Санитарканың шулай җиңел табылуына бик сөенде Мәдинә. Зәйтүнә апасы да үз урынына әйбәт кеше килүен теләп утыра иде. Аллага шөкер, теләге кабул булды. Сорый белеп, чын күңелдән сорарга кирәк шул. Беркөнне медпунктка килеп керсә, Рауза янында бер ир-ат утыра. Авыл кешесе түгеллеге әллә каян күренеп тора: "мин" дип утырулары, ул затлы киемнәре, үз-үзенә ышануы, йөзендәге усаллыгы – барысы да чит. Рауза: – Мәдинә, синең янга килгәннәр, – диде һәм үзенең авыру янына барасын әйтеп чыгып та китте. Раузаның сүзләреннән соң утырган ир-атның йөзе яктырып китте. Раузаны Мәдинә дип уйлаган, ахрысы. Хезмәттәше кырысрак, төксерәк иде шул. Эшен яхшы белә-белүен: тик авыл кешесенә тәмле тел дигән әйбер дә кирәк бит әле. Бу кеше Фәритнең ерак туганы Рамил булып чыкты. Мәдинәнең аның турында ишеткәләгәне бар иде: "мафиози" диләр иде аны, ә менә үзен күргәне юк иде әле. Рамил Мәдинәдән күзен алмый, утыра шулай. Башта Мәдинә куркыбрак калды, аннан, үзен кулга алып: – Тыңлыйм сезне, – диде. Рамил акрын гына сүз башлады: – Фәритнең җүләрлеге башыма сыймый минем. Шушындый хатынны ничек ташлап китәргә мөмкин? Сеңлем, мин һәрвакыт үземнең эшләремә үзем җавап бирәм. Ә монда кем өчендер кызарып утыр инде менә! Ул кесәсеннән акча янчыгы чыгарды, аннан шактый гына акча алып, Мәдинәгә сузды: – Менә сиңа миннән үзеңә, кызыңа, туачак сабыең күчтәнәч, – дип, акчаны өстәлгә куйды да әкрен генә чыгып китте. Мәдинә сүзсез калды. Шушы көнгә кадәр моның чаклы акчаны, кулына тотып карау түгел, күргәне дә юк иде. Эш хакы әйбәт анысы, кирәк әйберсен алырга акчасы җитә. Хәер, кибетләрдә алам дисәң әйбере дә юк бит әле аның. Акчаны сумкасына салып куйды-куюын, тик санарга гына кыймады. Эш сәгате беткәнне түземсезлек белән көтте: акчага кызыкканнан түгел, акча аныкы бит инде. Мәдинәгә шунысы кызык иде: Рамил ярдәм йөзеннән бер белмәгән кешегә шуның чаклы акча чыгарып бирде – ул шулай бай микәнни? Күпме акчасы бар икән аның? Мәдинәнең дә алдагы тормышында шулай бай буласы килеп китте. Ул Рамилнең үз-үзенә ничек ышанганлыгын, киемнәренең дә энә-җептән генә төшкәнен күрде. Бай булган кешегә күп җирдә ишекләр ачык бит. Бай булам дип, Мәдинә алдап, кем әйтмешли, талап, урлашып яшәргә, кеше рәнҗетергә җыенмый. Баюның икенче юллары да бардыр дип уйлый ул. Шул ук вакытта эшләп кенә баеп булмасын