– И Мәдинә, яшь килеш ялгызың йөрисең инде, име? – дигән иде:
– И Мәдинә, яшь килеш ялгызың йөрисең инде, име? – дигән иде: – И апа, бик нык ялгышасың. Мин ялгыз түгел, минем янымда ике энҗе бөртегем димме, ике йолдызым димме, кызларым бар, – диде. Үзенең бу сүзләренең мәгънәсе турында Мәдинә соңрак тагын уйланып куйды. Чыннан да шулай бит – бик бәхетле бит ул бүгенге көндә. Әйе, аның ире юк. Исерек, хыянәтче ир белән үзеңне, балаларны газаплаганчы, тынычлыкта яшәү яхшырак түгелмени? Әйе, шушылай тыныч кына яшәүгә ни җитә! Ул кызлары белән рәхәтләнеп бәйрәм карады. Ә инде Айзирәк, уенда катнашып, бүләк алгач: "Әни, бу бүләк сиңа", – дип китереп тә биргәч, бик рәхәт булды аңа. "Икенче бүләгемне әбиемә бирәм", – диде кызы. Луизасының моның чаклы кеше күргәне юк иде, башта ятсынып маташты. Соңрак күргән бер кешегә авызын ера, кулларын чәбәкли башлады. Мәдинә Илүзәсе белән дә очрашты, аның малае Айзирәк белән дус, килешеп уйныйлар иде. Сабан туендагы кешеләр Мәдинә белән килеп күрешәләр, кайберләре, син бу баланың кендек әбисе бит, дип, балаларын алып килеп күрсәтәләр. Сабан туеннан Зәйтүнә апалары аларны тәмле бәлеш белән каршы алды, апасының бәйрәмгә чыгасы килмәде, кеше күп булган җиргә барырга бик яратмый иде ул. Айзирәк аңа бәйрәмдә ярышып алган бүләген тоттыргач, апасының күзләренә яшьләр килде. Луизага алты айлап булганда, Рауза, кияүгә чыгып, үз якларына кайтып китте. Мәдинәгә сәламәтлек саклау идарәсеннән җитәкче Илгиз Галиевич шылтыратты: – Мәдинә, сезнең авылда эшләргә фельдшер юк. Чык әйдә эшкә. Имезә торган әни буларак, синең эш сәгатьләреңне кыскартырбыз, – диде. Мәдинә: "Уйлап карармын", – дип, телефонны куйды. Бу очракта да Зәйтүнә апасы акыллы фикерен әйтте: – Кызым, Рауза киткәнгә атна булды, синең янга, ярдәм сорап, барыбер әллә ничә кеше килде инде. Син аларны борып чыгара алмыйсың. Безнең авылга эшләргә киләм дип торган кеше дә юк бит әле. Айзирәк бакчада, бер баланы ничек тә карарбыз. Гыйльмулла да булышырга гына тора. Чык син эшкә, акчасы да булыр. Мәдинә эшкә чыкты. Хәзер инде авылда бала табучылар кимеде, яшьләр шәһәргә чыгып китү ягын карый башлады – бу исә фельдшерның эшен шактый ук җиңеләйтте. Луизага яшь ярым булгач, аны балалар бакчасына бирделәр. Мәдинәнең үзенә вакыты күбрәк кала башлады. Ул, бераз булса да, җиңел сулап куйды. Авылга яшәргә дип, читтән берничә гаилә күченеп кайтты. Шуннан авылда тынычлык югалды да инде. Арада берсе бигрәк тынгысыз зат булып чыкты. Сатучылар, укытучылар, Мәдинә өстеннән шикаять язулар китте. Иң күп язулар Мәдинәгә кагыла иде. Авыл халкы аптырады бу хәлгә, булмаган хәлләрне ничек булды дип язарга мөмкин икән?! Шикаять языла икән, тикшерү көт тә тор инде. Ә бу күпме борчылулар китерә, эштән аера. (Дәвамы бар.)