Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 8. Мәдинә, апасын палатага урнаштырып, кибеттән кирәк-яраклар, бераз ашамлыклар алып кертте. Үзенең дә эшләрен бетереп, яңадан Ризван Шакирович янына кереп, апасының хәлен сорады. Табиб Зәйтүнәнең хәле шәптән түгел икәнен әйтте. "Башта, билгеле, тикшерербез", – диде. Ризван Шакирович – бик көчле профессионал, тәҗрибәле табиб. Мәдинә, аңа рәхмәтләрен әйтеп, иртәгә шылтыратырга, берсекөнгә килергә ышандырып кайтып китте. Мәдинәгә бик авыр иде. Апасын югалтса нишләр ул? Зәйтүнә апасы аның терәге бит. Юк, үзенә тормыш алып барырга кирәк булган ярдәмчесез калуы өчен генә кайгыру түгел бу, апасын бик ярата ул. Аны дөньяда Зәйтүнә шикелле яратучы, аңлаучы кеше бар микан? Әнисенә сөйләмәгән серләре сыя торган кадерле кешесе... Ике көннән килсә, Зәйтүнә, төенчеген төйнәп, Мәдинәне көтеп тә утыра иде инде. Аптырап китте. Зәйтүнә аңа: – Мин үз хәлемне бик яхшы аңлыйм, өйдә үлсәм, яхшырак булыр. Кайтам, – диде. Мәдинә җавапка ни әйтергә дә белмәде: – Тукта, табиб белән сөйләшеп чыгыйм әле башта, дәвалану курсын язып алыйм. Ризван Шакирович һәрвакыттагыча кызны елмаеп каршы алды: – Зәйтүнә апаны күрдем инде – "поезд көтеп" утыра. Мәдинә, апаңның диагнозын беләсең. Анализлары да шәптән түгел. Дәвалау курсын син өйдә үзең дә уздыра аласың, туклану режимын күзәтү астына алырсың. Ул үзе дару үләннәренең файдасын күрә һәм аларга ышана, китаплардан үзең укып, барлап чык. Ун көннән килеп, тагын анализлар бирерсез. Юлда бик талчыкты Зәйтүнә. Кайтты да ятты. Мәдинә, беренче эш итеп, апасына тәмле итеп чәй эчерде. Һәм дәвалау курсын башлап та җибәрде. Айзирәк бакчадан кайткач, әби белән оныкның бер-берсен ничек сагынышканнарын күреп, Мәдинәнең күзенә яшьләр килде. Бераз уйнаганнан соң, кызы Зәйтүнә янына килеп: – Әби, тин титмитеңме? Мин тине бүтән тибәлмим! – дип, әбисенең куенына кереп ятты, бераздан йоклап та китте. Берничә көн үтте, Зәйтүнәнең хәле начарланды гына. Тотынып кына йөри торган булды. Ярый әле Мәдинәнең эше янәшәдә генә, буш вакыты булган саен, апасының хәлен белеп чыга. Аның белән эшләүче Рауза бик эшчән дә, ышанычлы да булып чыкты. Тик менә озак эшләрме инде, анысын белгән юк. Ничәнче кеше бит инде, килеп эшли генә башлыйлар – кайсысы кияүгә чыга, кайсысының авылда торасы килми тиз арада китеп тә баралар. Мәдинә Шамилдән калган колясканы эзләп алып кергәч, Зәйтүнә әллә нишләп китте. – Апам, бу бит вакытлыча гына. Хәлең яхшыруга, аякка басарсың, үзең рәхәтләнеп йөри башларсың, Аллаһы теләсә. Урамга алып чыгып утыртам хәзер үзеңне, анда шундый рәхәт! Бер атна дигәндә Зәйтүнәнең хәле әкренләп булса да яхшыра башлады. Ходайның рәхмәте, ярдәмгә Мәдинәнең әнисе килде. Өч көнгә дип килгән иде, айдан артык торды. Әнисе аның Фәриттән аерылганын белми иде, башта аларга кергән. Бик аптырады, ә инде икенчегә бала көткәнен белгәч, бик кайгырды: – И балакаем, берүзең ике бала белән нишләрсең? Мәдинә аңа нәрсә дип әйтә ала инде? Ни эшлисен ул үзе дә белми шул әле. Белми дип, яши бит әле, эше бар, Зәйтүнә апасы бар... Дөресен әйткәндә, бу турыда уйларга вакыты да булмады моңа кадәр. Аллаһы Тәгалә ташламас әле. Хәят килгәч, Зәйтүнәгә дә бик рәхәт булды. Аларның көннәр буе сөйләшеп тә сүзләре бетми. Айзирәк тә үз әбисенә бик тиз ияләнде: – Минем ике әбием бар, – дип, ике бармагын күрсәтеп йөри башлады. Беркөнне эштән кайтуына, алгы яктан ниндидер текелдәгән тавыш ишетеп, Мәдинә куркып китте. Караса, әнисе машинада нәрсәдер тегеп утыра икән. Әнисе авылларында данлыклы тегүче аның. Зәйтүнәгә күлмәк тегә кән. Әйе, аларда күлмәклек ситсылар күп җыелды шул. Бала тапкан һәр хатын Мәдинәгә бүләккә күлмәклек ситсы бирә. Әнисе Айзирәккә, апасына, Мәдинәгә әллә ничә күлмәк текте инде. Иң сөенгән кеше, әлбәттә, Айзирәк булды. Хәят әбисе аңа калган уч төбе чаклы ситсылардан да әллә нәрсәләр тегеп бирде. Баланың көзге каршында бөтерелеп кыланганына ике әби и сөенәләр иде! Хәятнең тегүче икәнен ишетеп, авыл кешеләре дә күлмәклек тотып килә башладылар.