ел каршыларга чакырганнар. Син күрмәгән чакта, бокалыңа йокы даруы салган ул. Фәриткә н...
ел каршыларга чакырганнар. Син күрмәгән чакта, бокалыңа йокы даруы салган ул. Фәриткә нәрсә, матур кыз белән төн үткәрүгә сөенеп риза була. Бу турыда Мәдинәнең беренче ишетүе. Язмышының бу мизгелләре аның өчен күңеленең иң түренә бикләп куелган сер иде. Әйе, кайчан да булса килеп чыгарга тиеш иде аның бу үткәне, хатын бу турыда дөресен белергә тиеш иде. Ул бу дөреслектән куркып яшәдеме, кирәкми идеме аңа ул дөреслек — моңа кадәр бу турыда уйламаска тырышты. Менә бүген килеп чыкты... Ул кисәк кенә калтырана башлады, Гомәр аны кочагына алды. Башыннан сыйпады. Хәзер Мәдинә елый иде инде. Хәзер Мәдинә Гомәр кочагында. Ә бит аларның икесенә шундый рәхәт икән! Күпмедер вакыт узды, инде хатын да тынычланды. Мәдинә үзендә шундый җиңеллек сизде, әллә ничә тонналы йөк җилкәсеннән төштемени. Кешеләрнең шулай начар итеп бүтәннәр язмышы белән уйнауларына һәрвакыт шакката иде. Ул үзе, медицина өлкәсендә эшләгәнгәме, кешеләргә ярдәм итәргә генә тырышты. Авылда эшләгәндә, үзенең вакытын да, йокысын да, сәламәтлеген дә кызганмый иде. Ә бүтәннәр үз бәхете өчен әнә нинди адымнарга бара. Алай дисәң?... — Беләсеңме, Гомәр, Роза үз дигәненә ирешкән. Алдаган, ярамаган эшләр эшләгән. Ә бәхетлеме соң ул? Роза турында төрле хәбәрләр ишетелеп тора. Матур сүзләр сөйләмиләр бит аның турында. Әйе, мин дә Фәрит белән рәхәт яшәмәдем. Ләкин минем чәчәк кебек ике кызым бар, мин сезнең авылда әнием урынына торырдай Зәйтүнә апаны очраттым. Мин бүгенге көндә бик бәхетле, Гомәр. Очрашып йөри торган кешем дә бар иде. Хәтта мин аның никахлы хатыны да идем. Дөрес, мин бүген ялгыз, әмма бу хәл "мин бәхетсез" дип әйтергә сәбәп түгел дип саныйм. Алар парк буйлап бик озак йөрделәр. Шулчак кинәт Мәдинә әйтеп куймасынмы: — Гомәр, минем бер тәкъдимем бар. Әйдә өйләнешәбез. Мин сиңа малай вәгъдә итә алмыйм, билгеле. Анысы Аллаһы кулында. Ләкин бер шартым бар. Бары — бер шарт. Хәзер синнән шундый нык аракы исе аңкый. Күрәм, салырга яратасың. Сиңа өч ай вакыт бирәм, эчүеңне ташласаң, көзен өйләнешәбез. Ризамы? Гомәр аптырап калды. Хәер, әйткән сүзләреннән Мәдинә үзе дә шаккатып калган иде әле монда. — Гомәр, гафу ит, уйламыйчарак әйтелде, — диде. Гомәр, көлеп: — Әйткән сүз — аткан ук, Мәдинә гөлкәем. Көзен миннән яучы көт. Алар, шулай иркен итеп сөйләшә-сөйләшә, Мәдинә торган йорт янына килеп тә җиттеләр. Рәхәт итеп саубуллаштылар. Сан Саныч, вәгъдә иткәнчә, Сочига юлламаны тапшырды. Мәдинә ялга кызлары белән барырга теләгән иде, тик Айзирәге: "Мин бара алмыйм, институтта эшләрем бар", — диде. Аннан: — Әни, әйдә сезгә сюрприз булсын. Сез ялдан кайтуга, Луиза белән синең бүлмәңдә ремонт ясап куям һәм аның дизайнын да үзем уйлаячакмын. Ремонтны синең таныш Розалия апа ясар. Ул бик төгәл, чиста эшли, — дип, Мәдинәне җайлап та куйды. Гел үзенчә эшләп өйрәнгәнгәме, башта юк дип әйтәсе килгән иде дә Мәдинәнең, аннан соң, кызына ул да ярдәм итмәсә, тагын кем булышыр дип уйлап, ризалашты. Ремонт өчен чама белән кирәкле сумманы калдырып, Сочи якларына Луиза белән китеп тә бардылар. Әнисенең Айзирәкнең сүзләренә шикләнебрәк караганын аңлап, Луиза: — Син нәрсә, әни, апама ышанмыйсыңмы? Ә мин аңа үземнең теләкләремне әйттем. Кайткач, син безнең бүлмәләрне танымассың да әле менә, — диде. Әйе, алар ялдан кайтып кергәндә, ремонт беткән, стеналардагы элекке янып торган чәчәкле обойлар бертөрлегә — тыныч тонлы шампан төсендәгеләргә алыштырылган иде. Һәр бүлмәдә, төсләре бер булса да, үзеннән чыккан рәсемнәре төрле булган обойлар. Фатир яктырып, зураеп киткән. Челтәрләрне, пәрдәләрне, карават, диван җәймәләрен дә алыштырган иде Айзирәк. Ап-ак ашъяулык җәелгән өстәлдәге вазада — чәчәк бәйләме. Мәдинә ул вакытта телсез калган иде. Аның мондый фатирларны журналда күргәне бар иде барлыкка, ә монда үзләренең фатиры шундый. Исе китте аның.