дусларга өстәл әзерләп куйган була. Әлбәттә, ирләрчә утыралар — чәй янында мәе дә була....
дусларга өстәл әзерләп куйган була. Әлбәттә, ирләрчә утыралар — чәй янында мәе дә була. Бераз утыргач, шул Мулланур: — Айзирәкне миңа бир, аның озын, кара, матур чәчләренә уралып ятасым килә, — дип куя. Искәндәр башта ишетмәмешкә салыша, аннан шаяруга бора. Мулланур аның кулларыннан каерып тотып, егып салгач, инде соң була. Егетләрнең берсе Айзирәкне эләктереп ала, пычак чыгарып: "Тавышың чыкса, иреңне үтерәбез!" — дип куркыта. Искәндәрне бәргәләп, авызына чүпрәк тутырып, кул-аякларын бәйләп калдыралар, Айзирәкне үзләре белән алып чыгып китәләр. "Искәндәрнең миңа карап калган күз карашын оныта алмыйм, — ди Айзирәк. — Аннары нәрсәдер иснәттеләр, ничек машинага утырганымны хәтерләмим". Мулланур Айзирәкне үзе белән арткы урынга утырта. Егет кызга үзенең аны бик яратуын сөйләп кочаклый, үбә башлый. Үзе руль артындагы егетне ашыктыра: — Тизрәк бар, безне бүген матур кич көтә. Тәртибегез әйбәт булса, миннән соң сезгә дә өлеш чыгар. Мин саран түгел, — ди. Икенче егет шунда: — Бу кызый безнең бөтенебезгә дә, ник ул сиңа гына булырга тиеш әле, нигә синнән соң гына безгә тиеш?! — дип әйтеп куя. Руль артындагы егеткә дә бу сүз җитә кала. Китә талаш, китә сүгенү, сугыша ук башлыйлар. Шулай барганда, каршыга килүче "КамАЗ" машинасы астына килеп керәләр. Бу һәлакәт Айзирәкнең бәхетенә дисәң дә була. Айзирәк сөйләп бетерүгә, әниле-кызлы алар бик озак сүзсез генә кочаклашып утырдылар. Алга таба яшәргә кирәк иде. Ярый әле кызының яраткан шөгыле бар. Баш-аягы белән эшкә кереп чумды. ---------------------------***---------------------- Мәдинә белән Гомәр Луизаны да бик тиз генә кияүгә биреп куйдылар бит әле. Бу кызы өчен шактый борчыла иде ул вакытта әнисе. Беренче курсны яхшы тәмамлады кыз. Стипендия дә алачак. Тик менә үзләре белән бер йортта яшәүче егетләр, кызлар компаниясе белән дуслашып китте, ә аларның кулларында — сыра шешәсе, авызларында — тәмәке. Бигрәк тә куркытканы: рус егете Сережа гел кызы тирәсендә бөтерелә. Үзе күрешкәндә исәнләшеп йөрсә дә, әти-әнисенең аек чаклары юк. Егет үзе дә, мәктәпне бетерү белән, бер кибеттә йөк төяүче булып эшли башлады. Һәр кич саен сыра эчеп йөри. Луизасында начар якка үзгәрешләр сизелми әле хәзергә, әмма соңыннан соң булуы ихтимал бит. Шуңа кайгыра Мәдинә. Кызы тәртипле, Аллага шөкер, бәхете булсын берүк. Белгән догаларын укып, Ходайдан үтенеп шуны сорый. Беркөнне танышы Гүзәл шылтыратты. Мурманскидан кунакка туганнары кайта икән. Бик тәртипле, зыялы, хәлле гаилә. Бердәнбер улларын татар кызына өйләндерәселәре килә икән. Егет бик акыллы, ди. Татар кызын безнең шәһәрдән табасылары килә, татарлыкны югалтмаска иде, диләр. Егет — хәрби хезмәткәр, шушы арада чит илгә китү мөмкинлеге бар, тик моның өчен гаиләле булуы кирәк икән. Мәдинә югалып кала торган кеше түгел, уенын-чынын бер итеп: — Минем Луиза кызымны димлибезме әллә? — дип әйтеп куйды. Шуның белән килешеп тә куйдылар: Гүзәл, туганнары кайткач, хәбәр бирә, калганы, кем әйтмешли, дело техники. Мәдинә бу эшне ничек тә башкарып чыгарга кирәк дип, җитди уйланды. Башта Гомәр белән киңәшләште, ул да, кызларны вакытында урнаштыруга ни җитә, бигрәк тә тәртипле гаилә, акыллы егет булганда, дигән фикердә. Менә Луизасы гына риза булыр микән, холкы ай-һай бит! Хәзер үзе белән сузмый гына сөйләшергә кирәк. Кич белән кызы урамга чыгарга җыенганда, әнисе: — Кызым, синең белән сөйләшәсе сүзем бар, — диде. Луиза, исе китми генә: — Тыңлыйм, — диде. — Сине бер егет белән таныштырырга телибез, ошатсаң, кияүгә чыгарсың. Кызы, алдан көткәнчә, кабынып китте: — Миңа егет эзләмә, кирәк булса, үзем табармын! — дип, ишекне каты ябып чыгып китте. Луизаның каршы киләсен белсә дә, болай ук булыр дип уйламаган иде Мәдинә, һәрхәлдә, ниятен аңлатырга өметләнгән иде ул. Кызы аның белән атна буе сөйләшмәде. Шулай да кичен вакытында кайтты, әнисе эштән кайтуга, тәмле итеп кичке ашны пешереп тора иде. Ниһаять, Гүзәл шылтыратты: "Кайчан килергә мөмкин сезгә?" — дип сорады.