Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 15. Яшьләр бик матур итеп яши башладылар. Бер-берсеннән башка тора алмыйлар. Бәби алып кайтырга хәзергә ашыкмаска булдылар, Айзирәкнең укуы бетәсе бар әле. Шимбә көн иде. Айзирәкләр якшәмбе көнне аларны кунакка чакырдылар. Луиза мәктәптә. Гомәр гаражга барып кайтам дип чыгып китте. Көндез ятып алырга булды Мәдинә. Төш күрде: игезәге Мадъяр аңа нәрсәдер әйтә, кычкыра, кулларын болгый. Аңламый гына бит. Уянып китте. Башы тубалдай булган, ниндидер шомлы хәл булганын сизенеп, тиз генә телефонга ябышты. Телефонны кияве Искәндәр алды, ләкин аның сүзләре аңлашылмый, үзе әллә ыңгыраша шунда, әллә нинди мөгрәгән тавышлар чыгара. Мәдинә Айзирәкләргә ничек барып җиткәнен хәтерләми дә. Ишекне ачучы булмагач, үз ачкычы белән ачып керде. Килеп керүгә, бер мәлгә югалып калды: Искәндәр өстәл янында урындыкта утыра, аяк-куллары бәйләнгән, авызына чүпрәк тутырылган. Соңыннан белде: Мәдинә шылтыраткач, телефон трубкасын өстәлгә борыны белән шудырып төшергән икән. Мәдинәне күрүгә, егет аңын җуйды. Ни эшләгәнен дә аңышмастан, Мәдинә үзе "ашыгыч ярдәм" машинасы чакыра, үзе Искәндәрнең кул-аякларын чишә, үзенең ике күзеннән яшь ага... Әллә өндә, әллә төштә икәнен дә аермыйча бәргәләнгән арада, телефон тагын шылтырады. Трубканы алды. Кем икәнен сорагач, аңа коточкыч хәбәр әйттеләр: — Кызыгыз утырган машина авариягә очраган, өч егет шундук үлгән, ә кызыгыз бик авыр хәлдә. "Ашыгыч ярдәм" машинасы тиз килде. Врач Искәндәрне карап, беренче ярдәмне күрсәтте, аны хастаханәгә алып чыгып киткән арада, Гомәр шылтыратты. Мәдинәнең тавышыннан ниндидер бик яман хәл булганын аңлап, сораштырып та тормыйча, хәзер килеп җитәм, — диде. Айзирәкне тиз эзләп тапты алар. Аны да хастаханәгә яңа гына алып килгәннәр иде. Кызының йөзе ап-ак, үзе аңсыз, кан эчендә ята. Мәдинә, күз яшьләрен тыя алмыйча, атылып барып, аны кочаклады. Шул арада Гөлия дә килеп җитте, дустын көч-хәл белән читкәрәк алып китте, кочагына алды. — Кызың врачлар кулында, тынычлан әле, барысы да әйбәт булыр, — диде. Айзирәкне реанимациягә алып кереп киттеләр. Гөлия дә алар артыннан кереп китте. Беркадәр вакыттан соң гына чыкты һәм хәлне аңлатты: — Дустым, кайгырма, Айзирәкнең тормышына куркыныч янамый, операцияне тәҗрибәле хирург үзе ясый. Әйдә, без Искәндәрнең хәлен белик әле. Нәрсә булган соң аның белән? Шунда гына балаларның хастаханәгә эләгүендә ниндидер җинаять эзе бар икәнлеге Мәдинәнең башына барып җитте. Искәндәрне эзләп киттеләр. Ярый әле Гомәр машинада көтеп тора. Гөлия кияүнең кайсы хастаханәдә икәнен дә белешеп куйган инде. Керделәр аның янына, табиб бер дә күңел тынычланырлык хәбәр әйтмәде: — Тәнендә әллә ни зыянлы ярасы юк. Эчке органнары да тәртиптә, ә менә психологик яктан бик нык рәнҗеткәннәр. Аңына килә алмый, тешен кыскан, кулын йодрыкка йомарлаган, үзе аңсыз, көчле уколлар бирдек — файдасы юк. Профессор киләргә тиеш хәзер, — дип сөйләде. Инде нишләргә, нәрсә бу, ник шулай килеп чыкты? Шундый матур яшилар иде бит... Айзирәк әкрен генә тернәкләнә башлады, аңа әнисе: "Искәндәр авыр хәлдә", — диде. Ә Искәндәр аңына килә алмады. Атна буе шулай ятты да үлеп китте. Искәндәрне җирләп, Айзирәк янына килгән Мәдинә бер мәлгә өнсез калды: кызы, шәфкать туташыннан кайчы алып, чәчен төбеннән үк кисеп ташлаган иде. Үзе түшәмгә бер ноктага текәлгән, әнисе кергәнгә дә игътибар итми. Врачлар иренең үлүен әйтергә кирәк дигәч, Мәдинә Айзирәкне барып кочаклады, елап җибәрде, Искәндәрне бүген күмгәннәрен әйтте. Кызы әнисенә зәңгәр күзләрен тутырып карады да аңын югалтты. Бик озак терелде Айзирәк. Газеталар әллә нәрсәләр яздылар бу турыда, кеше ниләр генә сөйләмәде. Шактый вакыт үткәч, Айзирәк әнисенә нәрсә булганын үзе сөйләп бирде. Искәндәрнең Мулланур дигән дусты бар иде. Баштан ук яратмады шуны Мәдинә. Ә ул егет үзе аны бик якын итә иде, эшенә дә кереп чыга, шылтырата да. Шул көнне Мулланур Искәндәргә: "Сезгә кереп чыгабыз", — дип шылтыраткан. Киләләр алар өч егет, башта Искәндәр үзләренә куркыныч янаганы турында уйламый да, шикләнми дә. Айзирәк