Айзирәк исә тын гына аларны күзәтә. Әнә Луиза тиз генә үз бүлмәсенә кереп китте дә чыры...
Айзирәк исә тын гына аларны күзәтә. Әнә Луиза тиз генә үз бүлмәсенә кереп китте дә чырыйлап кычкырып та җибәрде. Ни булды икән дип йөгереп керсәләр, Луиза апасын кочаклап әйләндерә дә башлады. Бүлмә искиткеч матур иде. Тәрәзәдә пәрдә урынына жалюзи, ике ягында бик тар гына, обой төсендә китап шкафлары тора. Шифоньер белән язу өстәленең дә төсләре үзгәртелгән. Айзирәк Мәдинәдән сүз көтә иде. — Кызым, бу кадәр эшкә ничек башың, көчең, акчаң җитте? Минем мондый матурлыкны журналларда гына күргәнем бар бит, — диде ул, кызын кочып. Айзирәк әкрен генә, җайлап кына сөйли башлады: — Розалия апа эш өчен акча да алмады. Мәдинәнең миңа күрсәткән игелекләре, ярдәме өчен түләп бетерә торган гына түгел, — диде. Пәрдәлекләрне, обойларны, җәймәләрне зур ташлама белән алдым. Мин аларны әллә кайчан карап куйган идем инде. Пәрдәләрне үзем тектем, шкафларның төсен үзгәртү технологиясен безгә институтта өйрәттеләр. Анысын да үзем эшләдем. Син биргән акча калды да әле. Бу минутларда Мәдинәдә кызы белән чиксез горурлану хисе туды, ул Айзирәгенең тормышта үз урынын тапканын аңлады. Ана кеше өчен бу бик мөһим иде. Барып, Айзирәкне кочагына алды, алар янына Луизасы килеп сарылды. Өчәүләп шулай бик озак басып тордылар алар. Бик рәхәт мизгелләр иде бу. Аннары бергәләп яңа кухняда күчтәнәчләр белән сыйландылар. Моннан да зур бәхет бармы икән дөньяда?! Фатирларын килеп күргән таныш-белешләр, туганнар Айзирәктән үзләренә дә ремонт ясарга булышуын сорадылар. Кыз юк та, ярар да димәде. Күпмедер вакыттан соң әнисенә: — Әни, синең белән киңәшәсе бар иде, — дип, үзенең язуларын күрсәтте. Бу смета булып чыкты. Ремонтның дизайн-проектын ясау өчен. Һәр деталенә кадәр уйланган, чутланган, бәясе күрсәтелгән. Мәдинә башта югалып калды, ул күбрәк үзеннән ярдәм сораучыларга рәхмәткә эшләп өйрәнгән, акча сорарга күнеккән буын кешесе түгел. Аның яшәеше шуңа корылган иде. Мәдинә шуннан тәм таба, аны буш итмиләр, күбесенчә ул кешеләр үзләрен аңа тиеш хис итәләр. Шуңа да Айзирәкнең гамәле уйга калдырды бит әле. Кыз аннан җавап көтә иде. — Кызым, күңелең ничек куша, шулай эшлә. Дөнья үзгәрә. Үз сүзеңне кешеләргә аңлаешлы, кыскача, матур итеп, кешене рәнҗетмичә, үзенә нәрсә кирәген төгәл итеп әйтә белергә кирәк. Сметаны карап чыктым. Хезмәтенә күрә түләве дә булырга тиеш. Баштарак, заказларың күбәйгәнче, ташламалар ясарга кирәктер дип саныйм. Кешесенә карата. Айзирәк сызымнарын күрсәтә башлады. Берничә фатирга ясалган дизайн-проектлар. Кемнәргә эшләгәнен дә әйтте. Эшләр искиткеч зәвык белән, бик төгәл башкарылган иде. Мәдинә сүзсез калды, менә ни өчен бу көннәрдә кызы тавыш-тынсыз гына йөргән икән. — Кызым, молодец, бишле. Минем ярдәм кирәк булса, мин әзер. Шылтырат хуҗаларга. Ул кызы өчен бик сөенде. Әйе, Айзирәгенең тормышта үз урынын тапканына тагын бер кат, бу юлы инде чынлап торып инанды. Әни кеше өчен аннан да зур бәхет була алмый. Җаның-тәнең теләгән эш белән шөгыльләнәсең икән, синең акчаң да була, матур итеп ял да итә аласың дигән сүз. Әйе, Айзирәк бәләкәйдән үк тырыш булды. Авылда яшәгәндә, балалар бакчасында биргән шигырьләрне тиз генә ятлап куя иде. Шәһәргә күчкач тә, сеңлесен карау аның өстендә булды: башта бакчадан алу, мәктәптә укый башлагач, Луизаның дәресен тикшерү. Әйбер сорап та аптыратмады кыз. Рәсем ясады да рәсем ясады. Шуңа да төзүчеләр институтына түләүсез укырга керә алды. Башта укырга кертү өчен кирәкле кешеләр белән сөйләшеп куям, дигән иде Мәдинә, кызы "юк" дип кырт кисте. Укыганда, төрле конкурсларда катнашып, гел призлы урыннар ала килде. ----------------------------***--------------------- Менә көннәр көзгә авышты. Мәдинә эшкә бара, эштән кайта, ара-тирә дуслары белән очрашкалый. Авылдан дусты Илүзәләр килеп китте. Малайларының институтта укуы башланды, аны тулай торакка урнаштырып йөрүләре. Мәдинәләрдә кунып киттеләр. Илүзә белән Мәдинә төне буе сөйләшеп чыктылар. Яшьлекләрен искә төшерделәр, рәхәтләнеп көлештеләр. Илүзә яңгыратып көлеп җибәрсә, аңа ияреп көлми калып буламыни! "Мин синең янда гына шулай рәхәт итеп көлә алам",