алуына да бер шаккатты, бер сокланды Мәдинә.
алуына да бер шаккатты, бер сокланды Мәдинә. — Ярар, уйлармын, — дип әйтмичә булдыра алмады ул. Кайтканда, гел Наилә турында уйлады, үзе шулай эшли алыр идеме икән? Менә кеше үз бәхете өчен ничек көрәшә. Әйе, бу хатынга Фәрит бик яхшы вариант иде һәм Фәриткә дә — әгәр ир хәмер эчү дигән яман гадәтеннән бизсә. Ничектер күңеле сизә, алар бергә яши башласа, бик матур пар булып, әйбәт кенә гомер итәчәкләр. Ун көннән Фәрит хастаханәдән чыкты, алар шул көнне үк авылга Наилә белән бергә кайтып киттеләр. Уртак тел тапканнар, бер-берсенә карашып кына торалар. Бик сөйкемле хатын икән Наилә. Кигән күлмәге ничек килешеп тора үзенә! Фәрит тә пөхтә итеп киенгән. "Нинди матур пар! Бәхетләре булсын" дип уйлады Мәдинә. Һәркемнең дә бәхетле булырга хакы бар бу җирдә. Тагын бер нәрсәне аңлады Мәдинә: бәхетеңне көтеп кенә ятмаска, аның өчен нәрсәдер эшләргә, көрәшергә кирәк икән. ----------------------------***-------------------------- Бүген директорның туган көне. Мәдинә дә, Сан Саныч та эшкә иртә йөргәнгә, Мәдинә директорны беренчеләрдән булып котлады. Җитәкче аны базага — туган көн мәҗлесенә чакырды һәм һәрвакыттагыча өстәл әзерләүдә ярдәм итүен сорады: — Нәрсә кирәген үзең беләсең, — дип, акча сузды. Базада бәйрәм күңелле генә башланды. Егермеләп кеше җыелгандыр. Мәдинә янында Илфаты утыра. Аңа бик рәхәт иде бу ир янында, ниндидер җылылык, кайгыртучанлык бөркелә аннан. Сирәк очрашсалар да, никахлашканнан соң, Мәдинә бернинди читенсенү сизми. Туган көн белән котларга бик дәрәҗәле кеше дә килгән булып чыкты. Беренче итеп, сүзне аңа бирделәр. Мәҗлес күңелле генә бара, директор канәгать, кунакларга рәхәт. Берара өстәл янында Сан Саныч, Илфат, Мәдинә өчесе генә калдылар. Ир-атлар үзләренә аракы, Мәдинәгә шәраб салып: "Безнең дус өчлек өчен", — дип, бокалларны күтәреп куйдылар. Шунда директор гомердә булмаганча уңайсызланып кына сүз башлады: — Мәдинә, рәхмәт сиңа, син — минем уң кулым. Синнән башка нишләр идем икән? Сиңа тагын бер йомышым, үтенечем бар, кире какма, зинһар. Бүген безнең хуҗалыкның язмышы хәл ителә дисәм дә була. Килгән зур кунакны күрдең — ул гади кунак түгел, ә безнең күп проектларга катнашы бар аның. Менә шул кунакка син бик ошагансың. Аның белән сөйләшеп утырсаң иде. Икәүдән-икәү генә. Аның теләкләрен кире какмыйча, диюем... Мәдинә башта бу сүзләрнең мәгънәсен аңлап та бетермәде. Нәрсә турында сүз барганы башына барып җиткәч, күзләрен зур ачып, бер директорга, бер Илфатка карады, сүзен дә әйтә алмаган хәлдә, карашын әле берсенә, әле икенчесенә күчерде. Бу карашта усаллык та, нәфрәт тә, үз-үзен яклау да дәһшәтле очкын булып сибелә иде. Ирләр аның әлеге карашыннан хәтта югалып калдылар: аларга Мәдинә бик якын, алар аны бик хөрмәт итәләр иде. Ләкин һәрберсенең үз урындыгы, үз дәрәҗәсе кадерлерәк икән шул... — Сан Саныч, син мине сатарга булдың инде, алайса?! Ә синең, Илфат, нәрсә, "яратам" дип әйткән сүзләрең ялган булып чыгамы?! Мин, тиле, ышанып йөрим тагын, сез мине хөрмәт итәсез дип уйлаган идем. Ялгышканмын икән, аңладым: үзегезнең кирәгегез өчен сез, хөрмәт итү түгел, санлашып та тормыйсыз икән бит!!! Шуны белегез, мин үз тәнемне сатып йөри торган азгын хатын-кыз түгел. Үз дәрәҗәмне, үз кадеремне беләм мин! Ә менә дус дип йөргән кешеләрем мине шундый түбәнлеккә төшерерләр дип башыма да китермәгән идем. Хуш, сау булыгыз! Дүшәмбе эштән китү турында гариза алып килеп бирермен!... Ашыгып чыгарга борылгач, тегеләр әйткән "зур" кунак белән бәрелеште: күзләре очрашты аларның. Бу күзләрдә соклану, шаккату, аптырау — барысы да чагыла иде. Мәдинә генә игътибар итмәде ул күзләргә: аның халәте акны-караны аерырлык түгел иде шул. База территориясеннән чыгып, шәһәргә юл тотты, үзенең күзләреннән туктаусыз яшь ага. Күпне күрде ул гомерендә, ләкин моның кадәр дә кимсеткәннәре, шулай товар итеп санаганнары юк иде әле. Күпме баргандыр, күпме елагандыр, хәтерләми — вакыт аның өчен туктаган иде.