Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 13. Фәрит алты кешелек бүлмәдә ята иде. Ул күбесенчә ятып кына тора, үз йомышына һәм ашарга бик авырлык белән генә барып килә. Палатада төрлесе төрле районнан килгән авырулар ята, бөтенесе дә авыр хәллеләр — кайсысы ыңгыраша, кайсысы саташа, күпләренең янында караучы якыннары утыра. Шәфкать туташы Наилә кереп, Фәриткә әйберләрен җыярга кушты. Ир аптырап, куркып калды. Ул үзенең хәленең шәптән түгеллеген аңлый иде. Шулай да өметсез шайтан гына бит, Казан хастаханәсенә савыгып кайтырмын дигән өмет белән килгән иде. Башыннан: "Юк икән, булмый икән болай булгач, мине үләргә кайтарып җибәрәләр икән", — дигән үкенечле уй яндырып үтте. Шул арада узган тормыш мизгелләрен тиз генә бер-бер артлы күз алдыннан кичерде. Ничек яшәгән ул? Бүлмәдәшләренең әнә яннарына хатыннары килә, карыйлар, юындыралар, сөйләшәләр, кочаклыйлар, кайгырталар. Ә аның янына килүче кеше дә юк. Кем гаепле соң? Гөл кебек хатынының кадерен белмәде шул. Мәдинә белән яшәгән булса, мондый хәлгә төшәсе түгел иде ул. Моны күптән аңлады инде, тик үткәннәргә кире кайту юк шул терсәк якын да бит, тешләп булмый... Күпмедер вакыт үтүгә, Фәрит артыннан шул ук шәфкать туташы кабат кереп, үзе белән барырга чакырды. Ир, бер кулы белән сумкасын тотып, икенчесе белән стенага тотынып, әкрен генә аның артыннан атлады. Бүлекнең икенче башындагы бер палатага керделәр, шәфкать туташы аңа урынын күрсәтте. Бу бүлмә хастаханә палатасына бөтенләй охшамаган, ямьле һәм чиста иде. Фәрит бернәрсә дә әйтерлек хәлдә түгел — ул аптырашта калды. Күп дәва-процедураларны аңа бүлмәдә үк ясадылар. Бүлмәдәше — зур корсаклы абзый — аз сүзле кеше булып чыкты. Ир аңа сөенде генә. Табиб кереп, дәвалау хәзер икенче төрле булачагын, берәр атнадан — анализлары бераз яхшыргач операция ясаячакларын әйтте. Мәдинә Фәритнең хәлен белешеп, авылга хәбәр итеп торды. Гыйльмулла абзыйның бу шылтыратуны ничек көткәнен, улының терелүенә өмет бар икәнен әйткәч, ничек шатланганын күреп, Мәдинә Фәриткә булыша алганына бик сөенде. Шуны аңлады ул: нинди генә булса да — акыллымы ул, тәртипсезме; ялкаумы ул, тырышмы; исерекме ул, аекмы — бала ата-ана өчен бик кадерле икән. Әти-әни баласы өчен түбәнчелеккә дә төшә, кешегә дә ялына, кулыннан килгәнен дә, килмәгәнен дә — барысын да эшли. Фәриткә операция булып, реанимациядән палатага күчергәч, табибка күчтәнәчен, Фәриткә ашамлыклар алып, Мәдинә хастаханәгә барып кайтырга булды. Ак халат кигән Мәдинә палатага килеп кергәч, Фәрит аны башта танымады да. Таныгач, аның күзләренә яшьләр килде. Бераз вакыт сүзсез торгач: — Рәхмәт, Мәдинә, барысы өчен дә. Син булышмасаң, мин үләсе идем, — дип куйды. — Бу пакетта сиңа кирәк-яраклар, ашамлыклар, — дип, хатын тиз генә чыгып китте. Фәрит янында торасы килми иде аның, шундый ят, шундый сөйкемсез иде аңа элекке ире. Хәтта авыру булуы да күңелен эретә алмады хатынның. Бүлектән чыгып киткәндә, аны мөлаем гына шәфкать туташы туктатты: — Гафу итегез, зинһар. Исемем Наилә минем. Сезнең белән сөйләшәсем килә. Сез Фәритнең элекке хатыны икән. Мин аның хәле ничек авыр икәнен, гел медицина күзәтүе астында торырга кирәклеген яхшы аңлыйм, киләчәктә дә яхшы тәрбия кирәк булачак аңа. Миңа сезнең ярдәм кирәк иде. Гомерем тулай торакта яшәп үтте. Улым зур инде, аның үз гаиләсе бар, аерым тора. Сез миңа Фәриткә кияүгә чыгарга булышсагыз иде? Аны карар, тәрбияләр идем, авылларында миңа эш тә булыр дип уйлыйм — авырулар бөтен җирдә дә бар. Болай кинәт кенә турысын әйтеп сөйләгәнемә аптырамагыз — миңа Фәрит ошады... Мәдинә, чыннан да, аптырашта калган иде. Нәрсә-нәрсә әмма вакыйганың мондый борылыш алуын һич кенә дә көтмәгән иде ул. Наиләнең тавышында үкенечкә үткән гомеренең авырлыгы да, тулай торак ыгы-зыгысының үзәгенә үтүе дә ярылып ята — дөньяның ачысын-төчесен инде күп татыган Мәдинә моны тиз аңлады. Бу хатын аңа нишләптер бик якын булып китте. Үзенең беренче тапкыр Казанга килүен, үзенә дә бөтенләй чит-ят кешеләрнең ярдәм итүен исенә төшерде. Хатынның кыюлыгына, яңа тормыш башларга тәвәккәллек итә