бозып, аның белән очрашу юлларын эзләмә, барыбер бергә була алмассыз. Өзгәләнгән чаклар...
бозып, аның белән очрашу юлларын эзләмә, барыбер бергә була алмассыз. Өзгәләнгән чакларыңда Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сора. Аллага каршы килеп, тормыш юлыңны үзгәртергә тырышма. Барыбер берни килеп чыкмаячак. Әгәр инде, хисләреңне йөгәнли алмыйча, фәрештәләргә каршы чыксаң, алда сине караңгылык сагалап торыр... ...Ул вакытта әлеге сүзләрне чынга алмаган иде Гүзәл. Урамга чыккач бер кычкырып көлде дә онытты. Менә хәзер карчыкның әйткәннәре исенә төште. Әллә чыннан да гомере буе югалган мәхәббәтен уйлап яшәргә язган микән аңа, Ходаем?! Шул көннән башлап Гүзәл өчен бәхет дигән төшенчә юкка чыкты. Дус кызлары күңел ачканда, моңаеп ялгызы өйдә утырды. Ял көннәре аның өчен газапка әверелде.Ул яшәми, бары тик җан асрый иде. Ә узган атнада ул яңа хәбәр ишетте: «Тимур өйләнә!..» Төркемдәш кызы бу хакта бик җентекләп сөйләде. Туй буласы көнне дә, ресторанның исемен дә әйтте. Гүзәлнең бәхетеннән көнләшә, күршесендә генә яшәгән Тимурны үзенә карата алмаганга ачуы килә иде аның. Хәзер исә көндәшенең кайгысын күреп тантана итте. Бу сүзләрне тыңларга теләмәсә дә, барысын да исендә калдырды Гүзәл. Шуңа отпуск вакытын Казанда үткәрергә җыенган булса да, туй көне якынлашкач, авылга кайтып китте. Әлеге тантанага барудан тыелып кала алмам дип курыкты. Әйе, бер күз белән булса да Тимурын соңгы кабат күрәсе килә иде аның. Тик әлеге очрашуның йөрәген тагын да ныграк яралаячагын да аңлый иде кыз. Шуңа күрә сөйгәне бәйрәм итәсе көнне ул тәрәзәгә төбәлеп, сүзсез генә моңаеп үткәрергә булды. Юк, бүген үзе булырга тиешле урында басып торучы кыздан көнләшми ул. Аның монда бер гаебе дә юк бит. Тимурга да үпкә сакламый. Бары тик сөйгәненең ни өчен шулай мизгел эчендә үзгәрүен генә аңлый алмый. Яраткан кешеңә карата шулай тиз суыну мөмкин түгел бит, мөмкин түгел!.. Әгәр берәр сәбәп булса, ни өчен Тимур бу хакта әйтмәде? Бәлки аларның мәхәббәтенә әти-әнисе каршы булгандыр? Барысын да сөйләп бирсә, Гүзәл аңлар иде. Авыр булса да, аңлар иде. Ә болай... Ялкын кебек яндырды да, билгесез төпсез чоңгылга ташлады. Тик ничек кенә авыр булмасын, Гүзәл аңа бары тик бәхет тели. Йөрәгенең түрендә үпкә, рәнҗү хисе бәргәләнсә дә, чын күңелдән сөйгәненең бәхетле булуын тели... – Чәең суына бит инде, кызым. Күпме көтәргә була сине? Әнисенең тавышы Гүзәлне уйларыннан бүленергә мәҗбүр итте. Ул теләр-теләмәс кенә аш бүлмәсенә атлады. * * * Чәй эчкәндә Гүзәлнең авыз ачып бер сүз дә әйтмәве, аннан соң бүлмәсенә кереп бикләнүе ананы борчуга салды. Үзе сөйләмәсә дә, кызының ни сәбәптән шулай төшенкелеккә бирелүен сизенә ул. Башка вакытта Гүзәл бусагадан атлауга ук Тимур, аның белән булган хәлләр турында сөйли башлый торган булса, бу юлы аның хакындагы сорау җавапсыз калды. Ә бит моның шулай буласын сизенгән иде ана күңеле. Кызына да ничә тапкыр кабатлады ул: «Бай баласы иртәме-соңмы барыбер үзенә тиңен эзли башлый, вакытында арагызны өз», – диде. Гүзәл моңа каршы көлде генә: «Хисләр акчага сатылмый, әни. Безнең никах күкләрнең җиденче катында без туганчы ук укылган инде. Ниндидер бер әсәрдә безнең кебекләр хакында шулай дип язылган иде». Күрәсең, бар киртәләргә дә каршы тора ала дип саналган риясыз чын мәхәббәт бу юлы да әкият булып чыкты. Ә бит ул мәхәббәткә Гөлгенә үзе дә ышанган иде. Тик ахырдан үкенергә туры килде аңа. Үкенү генәме, нарасыен күкрәгенә кысып, җир тырнап елады хатын. Әмма үкенеп кенә тормышны үзгәртеп булмый икән шул. Гөлгенә моны бик соңлап аңлады... ...Тимур кебек үк булмаса да, авыл җире өчен бик бай гаиләдән иде Наил. Әтисе колхоз председателе, әнисе баш бухгалтер булып эшли иде. Күрше авылга дус кызына кунакка баргач танышты аның белән Гөлгенә. Бер караштан ук яшьләр бер-берсенә өзелеп гашыйк булды. Кыз, юк сәбәпләрен бар итеп, күрше авылга ешрак бара башлады. Наил дә көн аралаш диярлек әтисенең тимер атында сөйгәне янына җилдерде. Әнисеннән кача-поса төннәр буе яшерен көндәлек, мәхәббәт шигырьләре язганын әле дә хәтерли Гөлгенә. (Дәвамы бар.)