Бушлык (хикәя)
Бушлык (хикәя) Лилия ЗАКИРОВА 2. Танышуларына бер ел чамасы узгач, Наил кызга тәкъдим ясады. Яшьләрнең икесе дә күптәннән тормыш җепләре бәйләнү хакында хыялланса да, егетнең әнисе Рабига туйга каршы иде. «Шул хәерче тракторчы кызына өйләнмәсәң, авылда кызлар беткәнме әллә сиңа? Әнә, район башлыгы да кызын сиңа бирергә каршы түгеллеген әледән-әле сиздергәләп тора. Юкка кунакка килеп йөри дисеңме әллә син аны? Туй бүләге итеп «Волга» машинасы әзерләп куйганнар, ди. Гомер буе бала-чага сыман матайда чабарсыңмы?» – дип җикерде ул улына. Наил исә аның сүзләрен колагына да элмәде. Кызу канлы иде егет. Юлына аркылы төшсәләр, кәләше белән читкә чыгып китәчәген белдерде. Кара көеп йөрсә дә, улының фикерен үзгәртә алмавына тәмам инангач, ана дәшмәс булды. Шулай итеп, кечкенә генә туй мәҗлесеннән соң Гөлгенә килен булып төште. Яңа тормышының беренче көнендә үк Рабига киленгә йортта кем хуҗа икәнлеген күрсәтүне кирәк дип тапты. Ул гынамы, Гөлгенә пешергән ашка тоз салып, юган идәнен артыннан сөртеп йөреп, аны бер эшкә яраксыз итеп калдырды. Кичке аш вакытында исә капкан ризыгын кире тәлинкәсенә төкереп, «Әллә агуларга җыендыңмы? Җүнле кеше этенә дә мондый ризык пешерми», – дип җикерде. Түзмәде кыз, күз яшьләренә буылып, бүлмәсенә кереп бикләнде. Ризыкта бер гаеп тә тапмаган Наил аның янына атылды. – Безнең әни шундый инде ул, чүптән чүмәлә ясый. Син аңа артык игътибар итмә. Барысы да бик тәмле булган иде. Егет тагын ни дип юатырга да белмәде. – Синең алда юри мыскыл итә бит ул мине. Аңа нинди начарлыгым тиде соң? Мин болай яши алмыйм, Наил. Әйдә берәр җиргә күченик. – Кадерлем минем, әле бергә яши башлаганыбызга бер тәүлек тә узмады, ә син инде нәтиҗәләр чыгарасың. Яши-яши бер-берегезгә күнегерсез әле. Башта гына шулай усал булып тоела ул әни. Бер ияләнгәч, дуслашып та китәрсез, бәлки. Аннан соң, мин бит гаиләдә бердәнбер малай, әти-әнине ничек ташлап чыгып китим ди. – Мин бит әллә кая китик димим. Үзегезнең авылдан берәр иске өй сатып алыйк. Мин башкача түзә алмыйм, җаным... Наилнең әнисе белән сөйләшүен савыт-саба юганда ялгыш кына ишетте Гөлгенә. – Әни, – диде ул тавышын күтәрмәскә тырышып. – Син ни өчен Гөлгенәгә каныгасың? Аның сиңа бер начарлыгы да тигәне юк бит. – И улым, алдан ук үз урынын күрсәтмәсәң, ул хәерче кызының башыңа менеп атлануы да бар. Әллә син аны кияүгә сине яратканга чыккан дип беләсеңме? Акчаң гына кирәк бит аңа, улым, берни эшләмичә генә бай тормышта яшәргә хыяллана ул. – Син ни сөйлисең, әни? Гөлгенә андый кыз түгел. Киресенчә, болай әрләшеп яшәгәнче, берәр иске йортка күченергә тели ул. – Менә, күрдеңме? – Рабиганың тавышында үч, мәкер ярылып ята иде. – Бусагадан атларга өлгермәде, инде бердәнбер улымны тартып алырга җыена. Соң, үзең уйлап кара: бетегез белән аласыз димени сез ул йортны? Атаң акчасына өй сатып алдырып, соңыннан сине куып чыгарырга җыена ул елан. – Юк-бар сүз сөйләмә, әни. Кешегә яла ягарга ничек телең әйләнә? – Килен дилбегәне үз кулында каты тота диген, ә?! Сине карынында йөртеп, үстереп кеше иткән әниеңә тавыш күтәрә башладыңмы? Йөр инде алайса хатыныңның итәге астында бөтерелеп. Соңыннан үзеңә үкенергә туры килмәсен. Шул урында сөйләшү өзелде. Наилнең аяк тавышларын ишетеп, Гөлгенә аш бүлмәсеннән юк булды. Ничек кенә үгетләп караса да, төп йорттан аерылып чыгу теләге белән килешмәде Наил. Ул гынамы, ул көннән-көн үзгәрә, хәләл җефетенә карата салкыная барды. Баштарак әнисеннән һәрвакыт яклап килсә, тора-бара бер сүз дәшмәс булды. Ул эшкә киткәч исә Гөлгенә үзен күралмаган кайнана белән япа-ялгызы кала. Бер сәбәпсезгә яңгырыган мең усал сүзгә бер сүз белән каршы чыкса, өйдә җил-давыл куба. Кич белән исә, үз бүлмәсенә алып кереп, Рабига улы белән ни хакындадыр сөйләшә. Кайнанасының ирен котыртуын белеп торса да, Гөлгенә Наил белән бу хакта сөйләшергә базмады. Шулай да түзем йөрәк тә бер вакыт үзен тыеп тора алмый башлый икән. Чираттагы әрләшүдән соң яшь хатын ире ишектән керүгә эчендә бөтерелгән моң-зарын бушатты.