Бушлык (хикәя)
Бушлык (хикәя) Лилия ЗАКИРОВА 3. Атна чамасы әнисе янында ял иткәннән соң янәдән Казанга килде Гүзәл. Тик үзләре акча түләп яшәгән фатирның ишеген ачуга, азрак басыла төшкән йөрәге тагын ярсып тибә башлады. Биредә һәр нәрсә Тимурны хәтерләтә. Менә Тимур бүләк иткән көзге. Чәч киптерә торган фенны туган көненә алып биргән иде. Залдагы диванда утырып алар тәүге тапкыр үбештеләр... Радионы кабызса, аның белән талгын бию биегән җыр агыла: Ялгызлыктан туйган ул яшь йөрәк Сөю утында кабат янармы? Җәфаланган йөрәк берәр кайчан Үзенә тиң йөрәкне табармы? Сөю, назга сусаган җаныма Тиңдәш йөрәк, аңлау, терәк кирәк... Чыдамаслык әрнү-сагышларга Ничек түзсен телгәләнгән йөрәк?.. Күңеле тулуга чыдап тора алмады Гүзәл, үксеп елап җибәрде. Нәкъ шул вакыт куанычыннан май кояшыдай балкып, Ралия кайтып керде. – Булдырдым, малай! Матур телемә чыдый алмады профессор абзаң, «Әзерлегең җитеп бетми», – дигән булса да, «3»ле куеп чыгарды! – шунда гына ул тезләрен кочаклап утырган иптәш кызының күзләре яшьле икәнне күреп алды. – Нәрсә тагын балавыз сыгып утырасың? Бүгенге җиңү хөрмәтенә вино алып кайттым. Хәзер синең ертык күңелеңне ямый да куя ул! – Рәхмәт, – диде Гүзәл моңсу елмаеп. – Минем күңелне шәраб кына тынычландыра алмас шул. Ачуланма, үзеңә генә бәйрәм итәргә туры киләчәк. – Кем әйтте аны? Дөньяда ничә ел яшәп, мондый ахмак сүзләрне беренче тапкыр ишетәм. Ярсу каныңа азрак градус кереп киткәч, күңел генә түгел, баш мие дә хуҗасын тыңламый башлый ул, җаным. Борчуларың әллә кая китеп югала. – Нәрсә беләсең соң син? Бөтен кешене дә үзең белән чагыштырма. Минем борчулар алай спирт белән генә юыла торган түгел. – Әйе, синең кайгың гына кайгы, син генә алтыннан ясалгансыңдыр... Ралия, үпкәләп, бокалын тутырды да, бер сулышта эчеп куйды. – Синең өчен, дустым!.. – Ә синең нинди кайгың бар инде, җә?! Бар эшең күңел ачу... – Шулайдыр. Һәрвакыт елмаеп йөргәч, минем тормыш ал да гөл дип уйлыйсың инде син. Беркайчан еламаган, йокысыз төннәр дә үткәрмәгән, дисеңдер. Әйе, мин синең кебек түгел, кайгымны бар дөньяга сөйләп, үземне кызгандырып йөри белмим. Ә синең берәр вакыт ни өчен минем синнән бер яшькә зур булып та, һаман укып йөрүем хакында уйлап караганың бармы? Юк, син уйлаганча аңгыра булганга бер курсны икешәр ел укымадым мин, акыллым. Усал тормыш абзаң шулай мәҗбүр итте. Әллә синдә генә шундый олы мәхәббәт булган да, сине генә шулай алдаганнар, дип уйлыйсыңмы? Андый хәлләр һәркемнең тормышында да була ул, үскәнем. Ләкин кемнеңдер иртәрәк, кемнеңдер соңрак. Кемдер күпмедер вакыттан бу турыда бөтенләй оныта, ә кемнеңдер бөтен тормышы җимерелә... Синеке ничек булыр, әйтә алмыйм, ә минеке, кызганычка каршы, икенче очракка туры килде... – Ралия әллә шәраб ачысыннан, әллә үткәннәрен исенә төшереп, йөзен чытып куйды. – Әйдә син дә йотып куй, дустым. Ә мин сиңа үземнең мәхәббәт тарихын сөйлим. Күрерсең кемнең тормышы күңеллерәк икәнен. ...Минем мәхәббәт синеке кебек әкияти булмады. Гади генә таныштык, гади генә йөри башладык без Рамил белән. Синең Тимурың кебек үлеп яратмады ул мине. Мин көне-төне аны уйлап ятканда, башка кызлар янында күңел ачудан да тайчанмый иде. Үпкәләвемне сиздерә башласам: «Мин менә шундый инде, ошамаса, аерылышыйк», – дип йөрәгемне телгәләде. Ә мин аның башкалар янында чуалуын белсәм дә, төннәр буе яныма килүен көтә идем. Дусларым миннән көлеп тә, шелтәләп тә карадылар. «Ул синең белән уйный гына, син аңа кирәк түгел», – диделәр. Мин, җүләр, аларга ышанмадым. Дөресрәге, ышанырга теләмәдем. Хәер, янәдән шул вакыт әйләнеп кайтса, хәзер дә шулай ук эшләр идем, мөгаен. Үлеп ярата идем шул мин аны. Атналар буе югалып торганнан соң да, яныма килеп кочагына алуга, гафу итә идем. Гәрчә аның гафу үтенергә уенда булмаса да. Башка берәүне яратып йөргән булса, араларына кермәгән дә булыр идем, бәлки. Рамил гомумән ярата белми иде.