Барысы да җиңел генә үтеп китәр, бу гөнаһ вакыт узу белән юылыр да иде, бәлки. Казанга ...
Барысы да җиңел генә үтеп китәр, бу гөнаһ вакыт узу белән юылыр да иде, бәлки. Казанга кайтканнан соң яңгыраган телефон тавышы егетнең күңел тынычлыгын югалтты. – Исәнме, песием! Хәтерлисеңме мине? Бу мин – синең Алсуың. Синең белән очрашып сөйләшәсе бар иде. – Сәлам! Кара әле Алсу, без башкача очраша алмыйбыз. Минем яратып йөргән кызым бар. – Ничек инде? Ә теге төн? Син миңа ошыйсың, дидең бит!.. – Оныт ул турыда. Мин исерек идем. Аннан соң, син бит мине үзең чакырдың... – Мин сине әйбәт егет дип уйладым. Ә син... – Рәнҗеткән булсам, гафу ит, Алсу. Башка миңа шалтыратма. – Тыңлап бетер әле, егетем. Кичә генә гинекологта булдым. Мин синнән йөккә узганмын. – Ничек?.. – Анысын син бик әйбәт белергә тиеш инде, йөрәк маем! Так что белеп тор: син хәзер миннән беркая да китә алмаячаксың. Теге чәчбиең турында оныт. – Тукта әле, Алсу, берәр ничек хәл итәргә буладыр бит бу мәсьәләне?.. – Бернинди дә мәсьәлә түгел бу җаным, ә бала! Алла тарафыннан яратылган җан иясе! Шуны белеп тор: мин аборт ясатып нәселсез калырга да, ялгыз ана булырга да җыенмыйм. Туйга әзерләнә башласаң да була. Тимур ни дип әйтергә дә белмәде. Вакыйгалар мондый борылыш алыр дип ул башына да китермәгән иде. Алсуның үзе белән очрашып сөйләшү дә көтелгән нәтиҗәне бирмәде: кыз үз сүзендә нык торды, прокурор булып эшләүче әтисе белән янады. Озакламый бу хәбәрне Тимурның әти-әнисенә дә җиткерделәр. «Суд» сүзен ишетү белән, алар улларын өйләнергә күндерә башладылар. Ничек кенә бәргәләнсә дә, бу каһәр суккан чолганыштан чыгу җаен тапмады егет. Кызның әтисе белән катгый сөйләшүдән соң исә, табылган очракта да, ул юлның үзе өчен ябык булуына инанды. Бу турыда Гүзәлгә сөйләргә үзендә көч тапмады Тимур. Сөйгәне, күз яшьләренә буылып, кафедан чыгып киткәндә: «Гафу ит, җаным, мин сине үлеп яратам, ләкин берни дә эшли алмыйм!» – дип кычкырасы килде, ләкин тыелып калды. Ничек кенә акланса да, үзе, бары тик үзе генә гаепле икәнен белә иде ул. Хыянәте хакында сөйләгән очракта кызның аны гомердә дә гафу итә алмаячагын аңлый иде. ...Бернинди хис-тойгысыз үз уйларына бирелеп утырган кияү егетенә игътибар итүче дә булмады. Җыелган халык «яшьләр бәхете өчен» бокаллар күтәрүен дәвам итте... (Дәвамы бар.)