– Минем бүтән түзеп торыр чамам калмады, Наил. Сайла: йә әниең, йә мин. Мин кияүгә көне...
– Минем бүтән түзеп торыр чамам калмады, Наил. Сайла: йә әниең, йә мин. Мин кияүгә көне-төне үземне мыскыл иттерер өчен түгел, ә бәхетле тормыш корыр өчен чыктым. – Шулаймыни, – диде Наил хатытына мыскыллы караш ташлап, – Золушкага патша сараенда тору ошамый башладымыни? Син барысына да үзең гаепле. Тыныч кына килен вазифасын башкару урынына, әни белән бер дә юкка телләшәсең. Олы кешегә азрак юл бирсәң дә ярар иде. Йә әниең, йә мин дигәнеңне аңламадым. Әнине сайласам, өйдән үзең генә чыгып китәргә җыенмыйсыңдыр бит? – Җыенам! Китәрмен дә! Әгәр син мине бүтән яратмыйсың, якламыйсың икән, мондый тормышта башка яшәргә җыенмыйм!.. – Ярый алайса. Бу тормышта һәркемнең сайлау хокукы бар. Теләсәң, бүген үк чыгып кит. Аерылышу гаризасына имзамны куярмын. Наилнең соңгы вакытта әнисе ягына авышуын сизсә дә, мондый сүзләр ишетермен дип уйламаган иде Гөлгенә. Ул, күз яшьләренә буылып, әйберләрен җыярга тотынды. Шулчак аның күз аллары караңгыланып китте. Шкаф ишегенә тотынган хатын, аңын югалтып, идәнгә егылды. Башта моны юри эшли дип уйлаган ир, Гөлгенәнең хәрәкәтсез калуын күреп, шәфкать туташы артыннан йөгерде. Гөлгенә балага узган булып чыкты. Башка түзәр чамасы калмаса да, аңа бу мәхшәр йортында яшәп калырга туры килде. Соңгы елларда болай да бик бетеренгән әнисенең йөрәге кызының йөкле килеш аерылып кайтуына түзмәячәк иде. Аннан соң, баласын тумас борын ятим калдырудан да курыкты Гөлгенә. Әлеге вакыйга усал кайнананы үзгәрергә мәҗбүр итте: ул йөкле килененә артык каныкмас булды. Наил дә хатынына әледән-әле тәмле ашамлыклар кайтарып торды. Барысы да эчке бер куаныч белән нәни варисның дөньяга килүен көтте. Аңа хәтта исемне дә сайлап куйганнар иде инде. «Раил булачак бәләкәчебез: «Р» хәрефе минем исемнән, калганы Наилдән». «Әле җан да кермәгән нарасыйга исем кушарга иртәрәк, бәлки кыз туар», – дигән сүзләрне ишетергә дә теләмәделәр. «Юк, бары тик малай гына туачак! Ул төп варис, гаиләнең дәвамчысы булачак!» Үз вакыты җиткәч, барысына да үч иткәндәй, яңгыравык тавыш белән елап, дөньяга кара чәчле, зәңгәр күзле кыз бала аваз салды. Кычкырып әйтмәсәләр дә, сизде Гөлгенә: ире дә, кайнана да теләкләренең кабул булмавы белән риза түгел иде. Кайната исә бервакытта да үз фикерен сиздермәде, дилбегәне усал Рабига тулысынча үз кулында тота иде. Бала елаган вакытта иренең йөзен чытып кире якка борылып ятканын күргәч, түзмәде Гөлгенә: – Ул синең үз кызың бит, азрак юатыр идең, – дип үксегән Гүзәлне Наил янына күтәреп килде. – Чәпчемә әле, иртәгә иртүк торып эшкә барасым бар минем. Юньле хатын ир бала таба ул, әрәмтамаклар үрчетеп ятмый. – Ни сөйләсең син, Наил?! Малаймы-кызмы, синең каның, синең дәвамчың ич ул. Әрәмтамак диюең миңа төрттерүме? – Юк, әлбәттә! Рәхәтләнеп имегез җилкәмне! Бер эшсез өйдә бала белән уйнап утыра, җитмәсә, мине дә шуңа җикмәкче. Ир, йөзтүбән борылып, башына мендәрен каплады. – Кайгырма, бала азрак үскәч, мин дә эшкә чыгармын, сезнең ипине ашап ятмам. Наил дәшмәде. Гүзәлгә өч яшь тулгач, мәктәпкә җыештыручы булып урнашты Гөлгенә. Ләкин бу өйдәге хәлне үзгәртмәде. Ул гына да түгел, Наил кичләрен бик еш исереп кайта башлады. Араларында тавыш чыга башласа, кайнана: «Ир кеше азрак салгалый инде ул, син тыкшынма», – дип хатынның авызын томалады. Хәер, чарасызлыктан эчендәге борчулы уйларын иренә бушата, йә елый башласа, Наил үзе дә сүгеп ташларга, кайчакта исә кул күтәрергә дә күп сорамый иде. Түзде Гөлгенә, баласы хакына дип, бер гаепсезгә рәнҗетүләргә дә, кимсетелүләргә дә түзде. Тик һәр нәрсәнең ахыры була икән. Вакыт үткән саен, Наилнең күңел ачулары инде төзәтеп булмаслык сәрхүшлеккә әверелә барды. Хатынын гына түгел, үзен һәрчак яклап килгән анасын да тыңламый башлады. Табибка алып бару да ярдәм итмәде. Бер ай туктап торды да яңадан үз-үзен белештермичә эчәргә тотынды. Бу вакытта Гөлгенәнең әнисе урын өстендә ята иде. Әтисенең чакыруы буенча, баласын ияртеп, ул үз авылларына кайтып китте. Озак чирләмәде ана, атна-ун көн урын өстендә ятканнан соң дөньядан кичте. Әнисен җирләп кайтып, күз яшьләренә буылып