бөтен нәрсәне косып чыгаргач, тиз генә косыгын идән астына юып төшерде дә, чиста су бел...
бөтен нәрсәне косып чыгаргач, тиз генә косыгын идән астына юып төшерде дә, чиста су белән генә коенып, мунча өйалдына киенергә чыкты. Аңа алдан ук чиста сөлге, эчке киемнәр һәм халат әзерләп куйганнар иде. Фирүзә сөлге белән генә сөртенде дә үз киемнәрен киеп куйды. Ишек төбендә аны Наил көтеп тора иде инде. – Җиңел пар белән! Әйдә, безне өйдә көтәләр, – дип, Наил Фирүзәнең кулларыннан алмакчы булды. – Кагылма миңа, мин өйгә кайтам. Инде вахта да күптән кайткандыр. Әни нишләргә белмидер мине көтеп. – Әниең турында уйлама, аңа бу турыда хәбәр ителгән инде. – Син нәрсә, Наил, мин беркайчан да синеке булмыйм! Мин сине күралмыйм. Күралмыйм, аңлыйсыңмы шуны?! – Юк инде, Фирүзә! Сине кайтарып җибәреп, оятка калыйммы, булмас бу нәрсә! Мин сине хәзер келәткә бикләп куям, – дип, ул Фирүзәне кочаклап күтәреп алды да келәткә кертеп куйды. – Уйла, Фирүзә, артка чигенергә юл юк сиңа! Аннан келәтнең ишеген ябып, тышкы яктан келәсен төшереп бикләп китте. – Наил, зинһар өчен, мине кайтарып җибәр инде!... Фирүзә күз яшьләренә буылып еларга тотынды. Күпме үксегәндер, ул аны үзе дә белмичә йокыга китте. Иртә белән әтәч кычкыруына уянып, бераз аңына килә алмыйча торды. Нигә әтәч шулкадәр колак төбендә үк кычкыра? Нигә бу иске агач караватта, әллә нинди бер бәләкәй генә тәрәзәле бүлмәдә, әйберләр арасында йоклап ята соң әле ул? Кичәге актарылган күңеле, сыкрап елаган йөрәге аның бөтен җанын тетрәндереп, аңын алган иде. Ул, кабат күзләрен йомып, азрак кына тынсыз утырды. Аның күз алдына акрын гына кичәге вакыйгалар килә башлады. Нишләргә инде хәзер аңа? Нәрсә эшләргә? Бу хәлне әнисе беләдер инде. Ул аңлар, ә авыл халкы бер дә гаҗәпләнмәс. Кызны урлап, көчләп килен итү – бу бит ата-бабалар йоласы. Безнең авылда бигрәк тә еш очрый торган хәл. Әгәр дә кыз риза булмыйча качып китә икән, аны инде кызга санамыйлар һәм алга таба аңа авылда яшәргә ирек тә бирмәячәкләр. Бу аның ата-анасына зур оят булып саналачак. Аңа кая барырга, ул кая китә ала инде әнисен ташлап? Бу бәладән, коткарса, Мансур гына коткара ала. Әгәр дә ул хәзер Фирүзәне үзе килеп алып китсә, әле аныкы була ала. Бүген шимбә көн, бәлки, кайтыр. Барыбер әнисе аша аңа хәбәр иттерергә кирәк һәм, Мансурдан җавап килмичә, ничек тә каршы торырга, дип, күңелендә аз гына булса да өмет чаткысы уянды. (Дәвамы бар.)