– Ярар, кызым. Бар, йокла инде. – Әбисе, ниндидер догалар укып, аның башыннан сыйпады. ...
– Ярар, кызым. Бар, йокла инде. – Әбисе, ниндидер догалар укып, аның башыннан сыйпады. – Бәхете генә булса ярар иде, Ходаем, бу кызымның! – дип, артыннан озатып калды. Фирүзә, әбисе яныннан чыгып, башын мендәргә куюга йоклап китте. Башка көннәрдә ничек йомарланып ятса, иртән шулай уяна иде. Ә бүген аңа матур төш керде. Алар тагын Мансур белән Макар тавында йөрделәр. Фирүзә шундый шат. Йөзеннән, күзләреннән сибелгән нурлар, таң нурлары белән буталып, яланнарны алсуга күмеп балкыйлар иде. Ләкин Мансур гына аңа сәер тоелды. Ул очрашуга шат түгел кебек, күзләре дә уйчан. «Син нигә шундый?» дип сорагач та җавап бирмәде. Ул аның кулларыннан алырга уйлаган иде, алар бозга әйләнде. Шулвакыт таң яктылыгын киредән караңгылык баса башлады. Фирүзә башын борып караса, таң шәүләләрен томалап, әллә нинди кара-кучкылт болыт килгәнен күрде. Ул куркуыннан Мансурны кочаклап, аңа сыенмакчы булды. Ләкин Мансур, аңа кочакларга ирек куймыйча, таудан түбәнгә, авылга таба йөгерде. Кинәт кенә яшен яшьнәде. Фирүзә сискәнеп китте һәм яшен яктысында аягы очында гына яңа йомыркасыннан чыккан кош баласын күрде. Ул аны, кулына алып, күкрәгенә кысты. Кош баласының дөп-дөп килеп типкән йөрәге аны сискәндереп җибәрде. Тау астындагы томанга күмелеп баручы Мансурга: «Син куркак җан икәнсең! Ярар, кач, ә мин курыкмыйм, минем кошчыгым бар!» – дип кычкырды. Шул минутта Фирүзә, үзен селкетүгә шабыр тиргә батып, күзләрен ачты. Әнисе аны, яшь баланы кочып алган кебек, күкрәгенә кысты. – Ни булды, кызым?! Мин уятырга чыкканда, нидер кычкырдың. Ә хәзер йөзеңдә ниндидер сәерлек. Авыртмыйсыңдыр бит? – Ул кызының маңгаена иреннәрен куеп карады. – Юк, әни, авыртмыйм! Начар төш күрдем. Мансур, минем үземне генә кара давылга калдырып, томанга кереп югалды. Соңыннан, яшен яшьнәгәндә, яңа туган кош баласы табып, шуның белән калдым. Мин аңа «син куркак» дип кычкырдым. – Алайса, кызым, курыкма, төшеңне әйбәткә юра! Әйдә тиз генә юын да, чәең әзер! – дип, әнисе аның чәчләреннән үпте. Бу төш Фирүзәнең уеннан бер дә чыкмады: «Нигә Мансур минем үземне генә килә торган кара давылга калдырып китте? Уч төбендәге яңа гына туган кошчыкның дөп-дөп типкән йөрәге миңа өстебезгә килә торган давылдан курыкмаслык көч бирде бит». Буш минутларында ул бу төшкә җавап эзләде. Аның уйлары яңадан Мансурга әйләнеп кайта иде. Бигрәк тә кичләрен күңелен авыр сагыш били башлады. Мансурны искә алмаган бер генә буш вакыты да булмагандыр: «Бу минутта нишли икән, мине искә аламы? Аңлыймы икән ул минем ничек сагынганымны? Әллә хәзер шушы минутларда берәр шәһәр кызы белән күңел ачып йөриме?...» * * * Фирүзәнең күңелендә нидер жу итеп китте. Чишмәгә суга барган җиреннән сәерсенеп тукталып калды. Әллә күзәтеп торалармы соң? – Нәрсә булды, Фирүзә? Дөньяда яшәгәнеңне дә оныткансың кебек тоела. Фирүзә көтмәгәндә артыннан ишетелгән тавышка сискәнеп китте. Ул, уйларыннан арынып, борылып карады. Аның каршында чыгарылыш кичәсендә биюгә чакырган егет басып тора иде. Ферма кызларыннан ул аның Наил исемле икәнен һәм өйләнергә җыенып йөрүен ишеткән иде. Ә кемгә икәнен берсе дә белми. Ул авылдагы бөтен кызларны озатып чыккан икән инде. Фирүзә бу егетнең үзе белән очрашу эзләгәнен сизде, ләкин ул аңа игътибар бирмәде. – Юк, берни дә юк! Фирүзә, кая атлаганын да белмичә, адымнарын тизләтте. – Тукта инде, Фирүзә! Сине берничек тә күреп булмый. Кичләрен клубка чыкмыйсың, көндезләрен – эштә. Синең белән сөйләшәсе килә иде. – Сиңа әйтер сүзем юк бугай! – дип җавап бирде кыз аңа кырыс кына. – Зерә үзеңне шулай эрегә куясың! Минем сиңа начар сүзләр әйтеп бәйләнәсем килми, ә киресенчә синең яныңда басып торасым килә. – Нигә?! Бөтен кызлар янында басып торып карадың инде, хәзер соңгы чиратта мин генә калдыммыни? Фирүзәнең ачуы кабара башлады. «Нәрсә, ул миннән көләргә уйлыймы? Әллә аның өчен кемгә бәйләнсә дә барыберме?!» – Искитәрлек шул син, Фирүзә! Күпме кызлар белән очрашсам да, теге танцы вакытындагы ягымлы йөзең, очкынлы шомырт кара күзләрең күз алдымнан һич китми. Мин сиңа сихерләндем, ахры!