Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 2. Иртән кояш чыкканда, Әсмабикә, тигез сулыш алып, тәмле генә йоклап яткан кызы янына килеп, уятыргамы-юкмы дип, таралган чәчләрен алгалап куйды. Тагын бераз гына булса да йокласын әле дип, ягылырга кыймады. Ул да фермага беренче эшкә төшкән көнне әнисенең кайнар яше тамчысыннан уянып киткән иде. Аның да кызын шулай иртә таңнан уятасы килмәгәндер. Кичтән иртәгә сәгать дүрттә торырга дип күңеленә беркетеп куйган Фирүзә, әнисе чәчләренә кагылуга, үзе үк уянып киткән иде инде. – Әни, мин соңга калмадыммы әле? – дип сикереп торды да юынырга кереп китте. Әнисе ул вакыт эчендә чәй әзерләде. Фирүзә тиз генә ипигә май ягып чәй эчте дә савымчыларны йөртә торган вахта машинасына йөгерде. – Йә, төкле аякларың белән! – дип каршы алды аны ферма хатыннары, үз араларыннан урын биреп. Аларның барысы да таныш иде Фирүзәгә. Әллә йокылары туймагангамы, әллә бер-берләренең күңелләрен төшерүдән куркыпмы, үз уйларына бирелеп, башларын игәннәр. Җәйләүдә савымчыларны, энҗе кебек җемелдәп, үләннәргә эленгән чык тамчылары каршы алды. Бигрәк матур елтырыйлар. Гүя тирә-юньгә кемдер пыяла шарлар чәчкән. Утарда сыерлар күренми. Алар әле иртәнге көтүдән кайтмаганнар. Җәйләү кырыендагы буа өстендә куе аксыл рәшә уйный. Иртәнге тын һавада аның торбасыннан аккан судан якын-тирә яланнарга саф чиста челтерәү тарала. Җәйләү читендәге әрәмәдә сайраган сандугачларның җыры Фирүзәне бөтенләе белән әсир итте. Гүя табигать тә аның беренче эш көнен күңелле итеп каршы алырга әзерләнгән иде. Бу көннәрдә аңа сагынырга да, сагышланырга да вакыт калмады. Ул бөтен күңеле белән үзенә бирелгән сыерларны өйрәнергә тырышты. Әнисе сыерларын саварга килгәндә, Әсма аңа бөтенесен күрсәтеп, холыкларын сөйләп чыккан иде. Алар бит һәммәсе төрле-төрле. Кайберләре аппарат белән тигез генә савып бетерелми, кайсысы сөтен калдыра һәм... кабат имчәге шешә. Андый сыерның җилеменә аерым массаж ясарга кирәк. Кайберләре ягымлы булганны ярата. Әгәр аны кыерсытсаң, ул синең чакыруыңа борылып та карамый, һәм син аны савымга бөтен көтү буенча эзләп йөрисең. Иртәнге савымда ике сыерга фураж җитмәде, шуларның берсе кичке савымга килмәде. Фирүзә җәйләү бетереп эзләп йөрде. Икенче көнне тагын бер сыерның имчәге шешкән иде, якын да китерми. Кыз аптыравыннан күрше Сания апасын чакырды. Ул тиз генә карады да аңа Муззакир абыйсыннан камфара мае алып килергә кушты. Сыерның ал аягыннан бау белән эләктереп, борыска бәйләп куйды һәм аңа малкайның җилеменә аппарат кидертергә булышты. Савып бетереп аппаратны алгач, май белән әйбәтләп удылар. – Рәхмәт инде сиңа, Сания апа! Болай булса, мин бөтенләй өйрәнә алмам шикелле, – диде кыз. Ул нык арыган иде. – Өйрәнерсең әле, ашыкма, – дип, Сания апасы йомшак кына аркасыннан сөеп куйды. Беренче көннәрдә Фирүзә эштән бик каты арып кайтса да, әнисе әзерләп куйган чәйне эчкәч, бөтен авырлыклары юкка чыга иде. Әнисе аңа сокланып та, азрак кызганып та карый. – Йә, кызым, ят инде, ял ит! Иртәгә тагын иртүк торасың бар. Әсмабикә бу сүзләрне әйткәндә, күңеле әрнеп, күзләре дымланды. Авыр иде аңа кызының арып кайтуын күрүе. – Хәзер, әни, әби янына гына кереп чыгам да ятам! – дип, Фирүзә кече якта ятучы әбисенең хәлен белешергә керде. – Әбием, хәлләрең ничек, тереләсеңме инде? – Әйбәт, кызым! Үзеңнең хәлләрең ничек? Апаларың бик каты кыерсытмыймы? Ферма халкы усал бит ул,– дип, әбисе дә сорашып алды. – Юк, әби! Миңа барысы да ярдәм итәргә генә торалар. Үзем генә һаман өйрәнеп җитә алмыйм. Фуражым йә җитми, йә артыгын бирәм. Бүген бер сыерыма артык фураж биргәнмен, ә аның ашказаны эшләми башлаган. Сыерым үлә дип торам. Муззакир абый килеп, бөтен кызларны җыйды да сыерны киртәгә бәйләргә кушты. Без барыбыз да җыелышкач, дару эчертте, аннан корсагына баскалады. Соңрак сыерның ашказаны эшләп китте. «Ярый әле вакытында күреп калгансың, үләр иде», – ди. Әбием, минем өчен кайгырма син, терел генә! – Кызым, ничек соң?... Мансурың хат язамы? – Юк, әби. Ял көне, бәлки, үзе кайтыр әле.