Егет, күзләрен мут уйнатып, Фирүзәгә карады.
Егет, күзләрен мут уйнатып, Фирүзәгә карады. – Наил, минем егетем бар, син минем белән буталма инде! – Фирүзә Наилдән карашын яшерде һәм, үзенең чишмәгә суга баруын искә төшереп, сукмак буйлап китеп барды. – Фирүзә, мин сине таптым һәм югалтырга теләмим! Наил кабат кыз артыннан барырга уйлаган иде дә, ләкин ниятеннән кире кайтты. Эченнән генә: «Мин сине барыбер үземнеке итәчәкмен!» – дип, күңеленә киртләп куйды. Югыйсә Фирүзәнең егете барын да бик яхшы белә иде. Ләкин теге көннән бирле, күпме кызлар артыннан йөреп караса да, Фирүзә аның күңеленнән чыкмады. Берәрсен кич белән озата барса да, кызлар белән уйнап сөйләшсә дә, үзеннән-үзе аларны Фирүзә белән чагыштыра башлый. Нинди генә чибәр, ягымлы булсалар да, матур, зәвыклы киемнәр кисәләр дә, берсе дә аның күңелендә хисләр уятмады. Ул һәрчак аның белән очрашу эзләде. Менә бүген очратты, ләкин сөйләшү оешмады. Инде Фирүзәне күз алдында тотар өчен, фермага слесарь булып эшкә дә урнашмакчы булган иде, әтисе «фермада тизәккә батып йөрисе юк» дип каршы килде. Мансурның милиция мәктәбенә укырга киткәнен дә белә иде. «Анда яңа укырга кергәннәргә әле тиз генә урамга «увольнение»гә чыгарга рөхсәт бирмәячәкләр. Димәк, әле ул тиз генә кайта да алмаячак. Әгәр дә мин Фирүзә янында күбрәк чуалсам, бәлкем, аңа ошый башлармын». Ниләр генә уйлап бетермәде ул! Аның башына тагын бер уй килде. Монысы бу очракта аның өчен иң кулае кебек тоелды. «Әгәр дә җәйләүдән кайтканда урлап алып кайтсам, тора-бара яратыр әле, мин аны яратам бит. Яратмаса, балалар булгач ияләнер. Кыз урлау безнең авылда гомер-гомергә яши. Бабайлар йоласына әти дә каршы килмәс, чөнки миңа барыбер өйләнергә кирәк!» Бу уй аның башын бөтенләй исертте һәм ул тиз генә әтисен эзләп китте. Әтисе ишегалдында чебиләр ашатып йөри иде. Ул, Наилне күрүгә, үзенең авыру кеше икәнен күрсәтеп, әллә малаеннан әз генә булса да кызгандырырга исәп тотыпмы, тыны кысылганга, тагын да күбрәк уфылдый башлады. – Улым, минем бөтенләй хәлем калмады. Өйгә берәрсен килен итеп алып кайт инде! Үзеңә дә әйбәт булыр, мин дә тынычлап үләрмен. – Әти, мин Әсма апа кызы Фирүзәне килен итеп урлап алып кайтырга җыенам, әгәр дә син каршы килмәсәң. – Ата-бабалар йоласы инде ул, улым. Каршы килмим. Минем аны ерактан гына күргәнем бар. Төскә-биткә бик матур күренә. Әнисенә охшаса, бик уңган, булдыклы хатын булыр. Тик Нәзирә апаңа әйт һәм алып кайтасы көнеңне алданрак белгертеп куй. Юләр булыбрак калмыйк! Беренче күрүендә үк бездән гайрәте чикмәсен. – Чикмәс, әти, үзе дә әллә кем кызы түгел әле! – Фирүзәнең үзен кире кагуына аның ачуы килгән иде. – Алай димә, улым! Мин ул нәселне бик күптәннән беләм, артык горур алар. Авырлыкка дучар булсалар да, башларын имиләр. Наилнең әтисе дә яшь чагында, улы кебек, Фирүзәнең әнисен яратып йөргән иде. Ләкин аны Әсмабикә яратмады. Юк, яратмады түгел, ә бәлки, курыккандыр. Аны яратып йөргән егет якын-тирәдә иң көчле, кансыз егетләрдән санала иде. Ул аны урлап та алып кайтмакчы булды, ләкин Әсмабикә каршы килде. – Әгәр дә син мине урлап алып кайтасың икән, ул безнең икебезне дә күзен дә йоммый үтерәчәк! – диде. (Дәвамы бар.)