Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 3. Барыбер бәхетләре булмады. Баштарак авылда иң бәхетле кешеләр кебек яши башладылар. Шушы кыз бала тугач, алар арасында ниндидер гауга сизелә башлады. Авыл җире бит, һәркемнең тормышы уч төбендә дип әйтерлек. Ләкин кеше тормышын, аның эчке дөньясын беркем дә, хәтта күршеләр дә беркайчан аңламаячак шул. Һәр кеше – үзе бер дөнья! Ире урман хуҗалыгында эшләде. Көн дә эштән эчеп кайта, көнләшә башлады. Исерек ир, көнләшү булган гаиләдә рәхәт тормыш көтмә инде. Әсмабикә, ирен ташлап, әнисе янына кайтып китте. Ә ире соңрак, исерек килеш урманда агач екканда, агач астында калып басылып үлде. Әсмабикә кызына ана да, ата да булды. Шуңа күрә Фирүзә бәләкәйдән үк әнисенә булышып, өйдәге бөтен эшне эшләп үсте. Наилнең әтисе улының Әсмабикә кызын сайлавына бик тә риза иде. – Синең үзе белән сөйләшкәнең бармы, ул ризамы? – Юк шул, әти, аның егете бар! – Алайса, улым, ялгышмыйсыңмы икән? – Юк, әти! Мин аны барыбер үч итеп булса да алып кайтам. – Әй улым, мондый зур эшкә аяк атлаганда, үчлек – бик зур ялгышлык һәм начарлык. Син, улым, беркайчан да кеше бәхетен таркатып, аның өлешенә кермә! Кеше бәхете белән беркайчан да бәхетле була алмассың! – Ярар, әти, сез, олы кешеләр, күп сөйлисез! Сүзләреңне кесәгә салып куярмын, бәлки, кирәге чыгар әле. Миңа бүгенгесе кадерле, мин аны барыбер үземнеке итәчәкмен! Наил, кемгәдер ачу тоткан кебек, йөзенә горурлык кыяфәте чыгарып, урамга атлады. «Димәк, әти каршы түгел, болай булгач, миңа бер әйбәт план төзеп куярга кирәк, – дип уйлады ул. – Җомга көнне авылга шәһәрдән артистлар концерт куярга киләчәк. Нәзирә апа Фирүзәне бу концертка барырга котыртып куярга тиеш. Әгәр дә Фирүзә риза булса. Юк, ул риза булырга тиеш! Нәзирә апа аны барыбер ризалаштырачак, һәм алар җәйләүдән нәрсә белән булса да алданрак кайтып китәргә тиешләр. Алайса, концертка соңга калачаклар. Миңа, болай булгач, аларны нәрсә белән булса да алып кайтырга кирәк. Ат бармый, бәйләмәсәң төшеп калачак. Бәйләсәң – көчләү! Машина белән барсаң сизәчәк. Әгәр дә Габдулла абзыйның бишекле матае белән алып кайтсаң? Ул шунда ук слесарь булып эшли. Аны күрергә кирәк!» Габдулла, Наил кергәндә, матаен төзәтеп ята иде. – Исәнме, Габдулла абый?! Ничек анда – җәйләүдә? Һаман да шунда эшлисеңме? Хатыннар башыңа утырып йөрмиләрме? – Юк, фермаклар дигәч тә! Әйе, алар үткеннәр, ләкин эшчәннәр. – Сездә Фирүзә исемле бер кыз эшли. Аны бик кыерсытмыйлармы? – Юк, бик үткен, үзсүзле, тырыш кыз. Чибәрлеге дә бар, әллә күзең төштеме? – Әйе шул, Габдулла абый! Менә шуның өчен дә кергән идем синең янга. Күрше булгач, күреп торасың инде, әти көчкә генә йөри. Өйгә хатын-кыз кирәк! Нәзирә апаның үз тормышы. Кыскасы, миңа өйләнергә кирәк! Ә ул Фирүзә миңа бик тә ошый! Ләкин ул мине якын да җибәрми. Әти белән киңәштем, ул риза. Тора башлагач яратыр әле. – Шуннан ни кала, урларгамыни? Хатыннарның гайбәте буенча, аның егете бар. – Шуңа күрә каршы килә дә инде ул. – Белмим, холкы белән атасына охшаган, ахрысы. Тыңлата алырсыңмы икән? – Габдулла абзый, син әти кебек күп сөйлисең! Кая барсын инде ул, бер сүзе чыккач. Шуны гына әйт, син ризамы? Шушы җомгада Фирүзә белән Нәзирә апаны, эшләре бетүгә, концертка дип алданрак алып кайтып китәсең. Мин, авылны кергәндә, сине көтеп торырмын. – Ярар, риза! Күрше егете бит. Ата-бабалар йоласы, Ходаем каршы килмәс әле! Нәзирә апаңа әйбәтләп әйтеп куй, мин аларны эзләп йөрерлек булмасын. Эшләре бетүгә минем янга йөгереп килсеннәр дә, калганнары күренгәнче, безгә элдерерлек булсын. – Габдулла, майга буялган кулларын аяк астында яткан чүпрәккә сөртеп, Наилгә борылып карамыйча гына, өенә кереп китте. Наил аны, берни дә әйтмичә, артыннан озатып калды. Аннан, аяк астына карап, нидер уйланып торды. «Ярар, монысы да булды! Хәзер Нәзирә апаны күрергә һәм аңа бу планны сөйләп бирергә, бөтен эшнең уңышлы бетүе аңардан торачагын да искәртеп куярга кирәк», – дип, ул аларга китте.