Соңгы көннәрдә җәйләүдә Фирүзә тирәсендә Нәзирә йөренә башлады. Йә берәр нәрсә киңәш ит...
Соңгы көннәрдә җәйләүдә Фирүзә тирәсендә Нәзирә йөренә башлады. Йә берәр нәрсә киңәш итә, йә сыерларын савымга кертергә булыша. Савым беткәч, аппаратларын юганда да, аның янына басып, нәрсә дә булса сөйли. Авыл яңалыкларын да, үзенең бүген йокыдан торганнан соң ниләр эшләгәнен дә калдырмый. Әйтерсең иң якын дустына эч серләрен бушата. Рәхәт иде аның сүзләрен тыңлау. Нәзирә Фирүзәдән бик үк олы да түгел, ә калган апалар, аның белән чагыштырганда, өлкәнрәк. Аларның үз дөньялары, ә Нәзирә апасы белән иркенрәк сөйләшергә була. Аның карашы барыбер яшьләрчә. Ул аңа Мансурының һаман да хат язмавын сөйләде. – Вакыты юктыр, юкка көяләнмә, язар әле, – дип юатты яңа ахирәте кызны. – Без аның белән бик якын дуслар идек. Хәзер ничектер юксындыра. – Бик каты яратасыңмы соң син аны, ә үзе ничек? – Белмим, Нәзирә апа! Чыгарылыш кичәсендә без аның белән бер дә аерылышмаска сүз куештык. Ә менә ул укырга китте дә югалды. – Исең киткән икән иске чикмәнгә, беткәнмени башка егетләр. Алар барысы да шулай сөйлиләр дә аннан әкрен генә башкаларны табалар. Ә бәлки, Мансур да инде тапкандыр! Нәзирә эченнән генә елмаеп куйды. «Бу барып чыгарга тиеш! Моны бөгүе авыр булмастыр. Кеше үзенең уйларында икеләнсә, аны үзеңә кирәк якка этеп җибәрүе авыр булмый», – дип уйлап куйды ул, Фирүзәне йомшак кына җилкәләреннән кочып. – Юк, Нәзирә апа! Миңа беркем дә кирәкми! – Ялгышасың, Фирүзә! Әгәр дә инде ул сине ташлаган булса, төн йокламыйча, һаман аны көтәрсеңме? Тап башканы, яратса йөрсен артыңнан! Менә минем Вәкилем, башка егеткә күз атуымны сизүгә, миңа өйләнде дә куйды. Хәзер мин аны башка җиргә җибәрәмме соң, үзем дә беркая аяк атламыйм. Әнә өйдә диван буйлап ике бәләкәем йөгереп йөри. – Нәзирә апа, яратасыңмы соң син Вәкилеңне? – Яшь чакта яраттым, ә хәзер белмим! Торабыз инде. Тормышта нәрсә соң инде ул ярату?! Бер-береңне аңлап тормыш арбасын тарту, балаларыңны үстерү, кеше арасында ким-хур булмыйча яшәү. Минемчә, яшәүнең чын мәгънәсе шул! Менә үзеңне берәрсе урлап алып кайтыр да, яратырсың да, яшәрсез дә, балалар да үстерерсез. Менә шул булыр сиңа ярату! Тормышка бер җигелгәч, аны як-якка карамыйча тартырга кирәк инде. – Шулай да яратмаган кешең белән ничек бергә утырып, аның күзләренә карап, үзеңнең алдагы хыялларың, киләчәгең турында сөйләшәсең?! Ул мине аңламаячак, мин – аны! Шул булачакмы тормыш алып бару дигән нәрсә?! Ә күңел хисләрен, йөрәк дулкыннарын кая куясың? Юк, Нәзирә апа! Яратмаган кешегә мин кияүгә чыкмыйм. – Ярар, еракка кереп киттек, алга таба язмышың күрсәтер. Менә иртәгә авылга шәһәрдән артистлар киләчәк. Клубта концерт куячаклар. Әйдә иртәгә концертка кайтабыз. Алайса, син Мансур дип акылдан язачаксың! Эшне иртәрәк бетерербез. Кайтырга техниканы үзем сөйләшәм. Соңга калып кайтасыңны әниеңә әйтеп кил һәм матур киемнәреңне үзең белән ал! Киемнәрне монда алыштырырбыз. Булды, сөйләштек! Нәзирә Фирүзәнең иңнәреннән кысып куйды да, юылган аппаратларын алып, киртә кырыендагы эскәмиягә киптерергә куярга алып чыгып китте. Фирүзә, ни дип әйтергә дә белмичә, аптырап калды. Чынлап та, Нәзирә дөрес әйтә инде. Гел Мансурны гына уйлап йөреп, акылдан язарсың. Кайткач, бүген үк әнигә иртәгә эштән туры клубка, концертка керәсемне әйтеп куям. Бу уйдан аның азрак күңеле дә күтәрелеп китте. Ул инде соңгы мәртәбә клубка кайчан барганын да хәтерләми. Югыйсә клубта атна саен ни дә булса оештырылып тора. Ял көннәренә иптәшләре кайткалый. Ә Фирүзәнең анда аяк та атлаганы юк. Әле башланып кына килә торган тормышыңны шушы сыерлар көненә кайтарып калдырырсыңмы? Бу уйлардан аның үзенә үк ачуы чыкты. Нишләп шулхәтле җебедем соң әле мин?! Икенче көнне алар эшләрен иптәшләреннән алданрак бетерделәр. Фирүзә, тиз генә буада юынып, будкада киемнәрен алыштырып чыкты. Кулына алдан юып куйган халатын эләктерде дә юл кырыенда аны көтеп торучы Нәзирә апасы һәм мотоциклын чүпрәк белән сөрткәләп торучы Габдулла абыйлары янына йөгерде.