– Ой, кемнәр килә безгә кунакка! – дип кычкырып җибәрде. – Кая таба юл тоттың? Без бу т...
– Ой, кемнәр килә безгә кунакка! – дип кычкырып җибәрде. – Кая таба юл тоттың? Без бу тирәләрне кыркытып бетердек инде. Әнә арыш кырыена менсәң генә. Анда бер почмакта бик әйбәт, чабып алырлык алан бар. – Мин шунда барам да инде. – Әсмабикә аның сүзләрендә ягымлылык сизде һәм, куркуы бетеп, күңеленә тынычлык өстәлде. Гали аңа башка бер сүз дә эндәшмәде. Әсмабикә алар ягына карарга тырышмыйча гына, башын югары тотып, арбасын җиңел генә тартып үтеп китте. Ул килеп туктаган алан ап-ак ромашкалар белән буталган тукранбашлы печәнлек иде. Нигә килгәнен дә оныткан сыман, Әсмабикә куе үлән арасына чумды. Аның кояшта кызынып килгән гәүдәсенә салкынча рәхәтлек таралды. Үзеңне шундый табигать кочагында сизү аңлатып бетерә алмаслык рәхәт иде. Ул, чәчәкләр арасында чалкан яткан килеш, күктә нокта гына булып калган тургайлар сайравын тыңлады. Кайдадыр якында гына бытбылдык бытылдый. Аны уздырырга тырышкан кебек, тартар тавышы кушыла. Ә чәберчек инде бөтенләй акылдан шашкан диярсең, аның яныннан бер-ике метр да ерак китмичә, үзенең чәпелдәве белән кошларның сайрауларын юкка чыгармакчы булып сикеренә. Аның колак төбендә тукранбаш чәчәгенең мул нектарын эчәргә тырышып йөрүче бал кортлары безелди. Алар, чәчәккә кунып, эшлекле кыяфәт белән тынып калалар. Аннан, әллә күңелләре булып, әллә инде берни дә суыра алмаганга ачулары белән безелдәп, икенче һәм өченче чәчәкләргә күчәләр. Ә күбәләкләргә барыбер, ахры. Алар, бер чәчәктә дә тукталып калмыйча, берсеннән икенчесенә кунып, очып уйныйлар. Әсмабикә, әзрәк ял иткәч, үзенең нигә монда килүен исенә төшереп, әкрен генә торды да, чалгысын янап, аланның уртасыннан ярып кереп китте. Печәнлек үзәндә булу аркасында, анда әле иртән явып киткән яңгырның дымы кибеп өлгермәгән, һәм чалгы җиңел бара иде. Чалгыдан киселгән чәчәкләр, һаман да матурлыкларын югалтмаска тырышкан кебек, таҗлы башларын бер якка салып, тигез рәт белән ятып калалар. Урыны белән генә Әсмабикәнең аягына эләгеп, ул матур рәт бозылып китә. Ярты алан чабылып беткәндә, аның янына Гали килеп җитте. – Алла ярдәм бирсен сиңа! Әзрәк ял ит инде, арыгансыңдыр. Сөйләшеп утырырбыз. Әсмабикә сискәнеп китте. Бу тыныч аланда ялгыз килеш Галинең тавышын ишетү аның өчен көтелмәгән хәл иде. Ул беразга гына тукталып калды. – Юк, рәхмәт, арымадым әле. Чык кипкәнче күбрәк чабарга иде. Коры килеш басу печәнен чабу авыррак. – Арымасаң да утыр! Минем сине күптән күргәнем юк инде. – Шуннан ни булган, минем сиңа әҗәтем юк бугай? – Әҗәтең юк! Ләкин минем синдә бар! Теге вакытта син миңа нәрсә дидең? Хәтереңдәме, атлар янында... Менә мин әтәч булдым инде, синең шуны әйтәсең килдеме? – Гали, син шундый эчкерлемени? Булган беткән! Мин күптән оныттым инде. – Бәлкем, син оныткансыңдыр да. Мин оныта алмадым! Сине күрсәм, бөтен дөньямны онытам, сине кочаклыйсым гына килеп тора. – Ә минем – юк, – дип, Әсмабикә тагын чабарга тотынды. Шулвакыт аны артыннан Гали кочаклап алды. – Син нишлисең, Гали, җибәр! Кулда чалгы, йә чабармын. Аннан синең белән бәлале булырсың. – Ул бөтен көче белән аннан ычкынырга тырышты. Ләкин Гали шул вакыт эчендә тезен Әсмабикәнең биленә терәп, аны артка сөйрәп екты һәм өстенә капланды. Әсмабикә аны өстеннән алып ыргыта алса да, кулларыннан ычкына алмады. Һәм ул, аннан көч белән ычкына алмаячагын аңлап, Галинең аны кочаклаган кулыннан умырып тешләп алды. Ул авыртудан кулын бушаткан арада, ян күлмәк кесәсеннән янавычын алып, берничә тапкыр башына сукты. Гали аңын югалтты. Аның тешләнгән беләгеннән һәм башының тишелгән урыннарыннан кан ага башлады. Әсмабикә башта куркып калган иде, соңыннан аңына килеп, үлмәдеме икән дип, сулышын тикшерде. Сулышы әйбәт. Тиз генә арбасыннан бау алып килеп, аяк-кулларын бәйләп атты һәм, косынкасын салып, башындагы кан ага торган җирләрне бәйләп куйды. Ярар, ятсын әле, хәзер мине бернәрсә дә эшләтә алмаячак; монда хәтле килеп, буш арба сөйрәп кайтмам инде дип, чапкан печәнен җыеп арбасына төйи башлады. Ул печәнне төяп, бәйләп бетергәндә, Гали аңына килде.