Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 7. Ул көнне иртә таңнан бераз гына яшенле яңгыр явып үтте. Яңгырдан соң авыл өстендә салават күпере чыкты. Аның бер башы Макар тавы итәгендәге чишмәләрдән агып чыккан инештән башланып, икенче башы урманнан агып төшә торган инешкә төшкән иде. Андый вакытта әбиләр салават күперен «Макар чишмәләренең суын урман инешенә күчерә» диләр иде. Әсмабикә бу күренешкә карап торды да, беркөнне җиләк җыйганда карап киткән арыш басуы кырыендагы яланда печән чабып, «уфалла» арбасы белән алып кайтырга уйлады. Өйләре янындагы тыкрыкта әле азрак пычрак булса да, басу юлы инде кипшерә башлаган. Арба тәгәрмәченә корырак җирдә балчык бик иярмәсә дә, әле бөтенләй дә кипмәгән сулы урыннарда, кантарланып кубып, тәгәрмәчкә ияреп бара да кабат зур гына өем ясап төшеп кала. Бәләкәй сулыклы урыннардан атлавы Әсмабикә өчен ничектер рәхәт тә. Аның кояшта каралып беткән ялан тәпиләренә ул сыек балчык иярә дә алмыйча, шундагы су белән үк юылып төшә. Ә тәпиләреннән төшкән биш бармаклы эз ике тәгәрмәч уртасыннан юл буйлап ярылып кала. Юлның ике ягында солы басуы җәелеп ята. Аның тигез, матур булып тишелгән буй-буй рәтләре, Әсмабикә атлаган саен, аны берәм-берәм озатып калалар. Ә тургайлар, аны сәламләп каршы аласылары килепме, әллә инде яңгырдан соң җиләс саф һавада аларның җырларын тыңлаучы табылгангамы, бер күккә күтәрелеп, бер томырылып аска төшеп, сайрый-сайрый, Әсмабикәгә ияреп баралар. Озакламый солы басуы бетеп, юл зур үзәнле ерганакка килеп җитте. Үзәндә колхозның ат көтүе. Алар яңгырдан соң тагын да сусылланып киткән үләнне бөтен дөньяларын онытып кыркып йөриләр. Басу кырыенда ике малай, кырын ятып, рәхәтләнеп көлә-көлә, ни турындадыр сөйләшәләр иде. Әсмабикәне күрүгә шым булдылар. Олырагы, бәләкәенә күз кысып, кызга таба ым кагып куйды. Әсмабикә аларның икесен дә таныды. Зуррагы әнисе белән генә яши. Әтисе, сугыштан кайтуга, малаена әле бер яшь булганчы ук, әнисе белән икесен генә калдырып үлеп киткән. Бик тәртипсез үсә иде ул малай. Укырга да юньләп йөрми. Кайчан карама каравыл өендә. Анда олы абзыйлар, атларын туаргач, өйләренә кайтасылары килмичә, карта уйныйлар, ишеткән-белгән дөнья хәлләре турында бәхәсләшәләр. Кайберләре сугышта булып узган кызык хәлләрне сөйләп мактана. Ул малай анда үз кеше. Көннәр буе ат караучыларга булыша. Күпләр, аны җәлләп, иртә белән үк ашарына ни дә булса кыстырып киләләр. Кайберләре үзләре белән әбәткә алган ризыкларын, ашап бетермәгән булсалар, атларын туаргач, өйгә кайтканда аңа биреп калдыралар. Каравыл өе аның өчен туган йорт та, тәрбияче мәктәп тә булды. Әнисе, авырту сәбәпле, колхоз эшендә юньләп эшли дә алмагандыр. Шуңа күрә дә ул малай, икенче-өченче сыйныфны укып бетерүгә, җәйләрен ат көтә башлады. Ул вакытларда колхоз көтүчеләренә бушка икмәк, бер йөк салам, печән һәм бер машина утын бирде. Алар өчен бу зур байлык иде. Әсмабикә бу малайны беркайчан да өнәмәде. Чөнки, кайда булса да очраса, ул кызны кыерсытмый калмый иде. Бер мәртәбә кыш көне, тавыкларына пешкән бәрәңге белән болгатырга ат тизәгенә менгәч, ул аның бәләкәй чанасын атлар арасына ыргытты. Үзе рәхәтләнеп көлеп тора башлады. – Бар, Әсма! Атлардан курыкмасаң кереп ал чанаңны! – Әтәч Гали, куркыр дип уйладыңмы әллә? Син үзең куркасыңдыр әле! Әсмабикә киртә арасыннан чанасын алырга кереп китте. Үзенең аяклары дер-дер килә. Кайсы ат китереп тибәр икән дип, як-ягына карана. Ничек итсә итте, тәки чанасын алып чыгып, тулы чиләге белән кайтып китте. – Әсма, барыбер куркытам мин сине, менә көтеп тор! – дип кычкырып калды аның артыннан Гали. – Әтәч булгач, бәлкем, куркытырсың, син әле чеби генә, – дип кычкырды аңа Әсмабикә, артына борылып та карамыйча. Шул көннән бирле ул аның белән очрашудан качарга тырыша. Дөресрәге, аның сөзәргә килә торган үгез кебек карашыннан нигәдер бөтен күңеле жу итеп китә. Менә бүген дә ул, Галине ерактан ук үз юлында күрүгә, куркып калды. Шулай да, сер бирергә тырышмыйча, аларны күрмәмешкә салышып үтеп китәргә уйлады. Ләкин Гали, урынында кырын яткан килеш кенә: