– Кызым, үзең дә авыртма! Теге әйберең белән сак бул инде. Кеше белә күрмәсен. Бер-ике ...
– Кызым, үзең дә авыртма! Теге әйберең белән сак бул инде. Кеше белә күрмәсен. Бер-ике көннән тагын кил. Мин белешеп куярмын. – Әсмабикә, яшьләнгән күзләрен Фирүзәгә күрсәтергә тырышмыйча гына, аны капкадан озатып калды. «Их, кызым! Шушы тормыш газаплары өчен үстердеммени мин сине? Үзем күргән газапларны сиңа тапшырырга теләдеммени? Әллә әтисе, соңгы сулышын алганда, безгә шулай теләп калдырдымы?!» Уйларыннан, кызы өчен борчылуыннан, йөрәгенең хәле китеп, өйалды баскычына килеп чүгәләде. «Юкка син безгә ачуланасың, Борһан! Без синең алда гаепле түгел. Фирүзә – синең каның! Мин сине беркемгә дә алыштырырга теләмәдем, сине яратып өлгергән идем инде. Юкка син миңа ышанмадың! Аның күз төпләренә утырган тирән җыерчыклары тагын да тирәнәеп, кайчандыр очкынланып торган күзләре эчкә батып, күңеленнән нәрсәдер эзләгән кебек, каядыр бер ноктага текәлеп калдылар. Әйтерсең шул нокта артында яшьлегенең күңелсез хатирәләре яшеренеп, аны һаман да эзәрлекли иде. Әсмабикә – сугыштан соңгы елларда туган бала. Аңа дүрт яшь булганда, каты сугыш яраларыннан әтисе үлә. Ул авыр елларны яшәр өчен көрәштә алар әнисе белән икесе генә калалар. Ул вакытларда ирсез хатыннарны бөтенләй дә кешегә санамыйлар иде. Мал-туар тоту турында уйлау да мөмкин түгел, чөнки печәнле аланнарны, ерганак буйларын көчлерәк ирләр үзләренә беркетеп, беркемне дә үз пайларына кертмәделәр. Урман аланнары урман хуҗалыгында эшләгән ирләргә яки урманчыларның туганнарына, йә аның белән йокларга ризалашкан ирсез хатыннарга эләгә иде. Әсмабикәнең әнисе авыл тормышындагы бу баскычның бер рәтенә дә эләкмәде. Шулай да алар әтиләре исән чакта тоткан бер кәҗә һәм бер сарыкны хуҗалыкларыннан югалтмадылар. Әнисе, фермадан арып кайтуына да карамастан, кичләрен бәләкәй кызын «уфалла» арбасына утыртып, чалгы һәм урак салып, басуга йә урманга таба чыгып китә иде. Анда да печәнне качып-посып кына җыялар. Бервакыт, урманга юкә себеркесенә баргач, аларны урманчы тотты. Әсмабикәнең куркулары әле һаман да исендә. Әнисе бер яшь юкә агачының ботакларын сындырырга агачка менеп китте, ә аңа ул агачтан төшергән ботакларны арба янына ташырга һәм, урманчы килеп чыкканы күренсә, аңа хәбәр итәргә кушты. Әллә урманчы турында онытты, әллә бөтенләй аңлап та җиткермәде, дөньясын онытып, очып уйнаган күбәләкләрне күзәтеп, әкрен генә ботакларны ташыганда, бөтен урманны яңгыратып, ерак кына түгел мылтык шартлады. Әсмабикә, куркуыннан нәрсә эшләгәнен дә белмичә, арба астына кереп качты. Күтәрелеп карарга да куркып, арба астыннан гына башын тыгып, агач башыннан әнисен эзләде. Әнисе дә курыккан, ахры, агачтан егылып төшеп, астагы ботакка эләгеп калган. Ә урманчы тәмәке тартудан саргайган тешләрен ыржайтып көлеп тора. Әсмабикәнең бөтен тәне әчетеп авырта башлады, һәм шул вакытта гына ул үзенең кырмыска оясы өстендә ятканлыгын абайлап алды. Аның бөтен җирендә эре урман кырмыскалары йөгерешә һәм, оялары янында яткан чит әйберне куарга тырышып, каты итеп тешлиләр иде. Ул куркуыннан куллары белән киемнәрен, йөзен сыпыргалап елап җибәрде. Бу тавышка әнисе, эләгеп калган ботагын шатырдатып сындырып, өстенә кигән иске ферма халатын аркасы ягыннан буйдан-буйга ертып, аска сикерде. Һәм, аны-моны уйламыйча, баласына ташланды. Ул йөгергәндә, халаты арка ягыннан ике якка аерылып чыкты. Агачларга эләгә-эләгә, аякларына ук шуып төште. Ашыгуыннан әнисе аңа абынып егыла язды. Агач башыннан егылып төшкәндә, күлмәге дә арттан ертылган икән. Тәне сыдырылып, кан бөртекләре бәреп чыккан. Әнисе, тиз генә килеп җитеп, аның күлмәген салдырды һәм кырмыскаларны селкеп төшерде. Әсмабикәнең тәне кырмыска тешләүдән кызарган, янып әчетә иде. Әнисе, аны кочаклап: – Түз инде, кызым, безгә түзәргә язгандыр. Әтиең исән булса, бу хәтле авырлык күрмәгән булыр идең. Кеше кызлары кебек, чишмәгә суга гына йөрер идең. Көн дә минем белән, азапланып, «уфалла» арбасы тартмаган булыр идең! – дип юатырга кереште. Урманчы, көлүеннән туктап, алар янына килеп басты.