«Ашыгыч ярдәм» алып китеп койкага салуга, каты тавыш чыгарып, улы туды. Аның тавышын иш...
«Ашыгыч ярдәм» алып китеп койкага салуга, каты тавыш чыгарып, улы туды. Аның тавышын ишетүгә, Фирүзәнең күңеле тулып, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Бу аның шатлануымы, әллә инде әтисез баланың дөньяга килүенә куркып калуы булдымы – аңлый алмады. Күңеле генә нәрсәдер сизеп елый иде. Нәрсә булса да, баласы туу – аның өчен куанычлы шатлык! Әле үзе дә бала гына булуына карамастан, ул инде Ана. Ана – бөек һәм гадел исем! Бөтен тереклек дөньясы ана булыр өчен гомерләрен аямый һәм, орлыкларын калдырыр өчен, каян гына шытып чыгып, нинди генә авырлыклар күрергә туры килсә дә, чәчәк атып, җимешләрен өлгертергә ашыга. Менә хәзер аның терәге һәм ярдәмчесе булып үсәчәк улы бар. Алар икесе бергә беркемнән дә үзләрен кыерсытырга ирек куймаслар. Ләкин, боларны тормышка ашыру өчен, аның үзенә әле бик күп көч куярга кирәк икәнен, хастаханә койкасында күзләрен түшәмгә терәп уйланып ятканда, күңеленә беркетеп куйды. Күзләрен йомып, бармак башы хәтле генә авызын ачып, бөтен палатага тавыш салучы һәм, бәләкәй генә аяк-кулларын тырпайтып, ни беләндер тартышучы нәни җанны шәфкать туташы яшь ананың кулына сузды. Башта Фирүзә аны алырга куркып калды. Аннан, ике кулы белән күтәреп алып, күкрәгенә кысты. Ул бит аныкы! Беркемнеке дә түгел, аныкы гына! Аның каны! Фирүзә, баласының бөтен җиреннән үбеп, инде шартларга җитеп тулышкан күкрәгеннән төртеп чыккан алсу имчәген нәниенә каптырды. Сабые, тыныч кына чат-чат суырып, йокыга талды. Ул, акрын гына пышылдап, бала чагында бәләкәй чүпрәк курчакларын йоклатырга әнисе өйрәткән җырны җырлады: Йокла, минем кошчыгым, Син – булачак бөркетем! Давылларда юлдашым, Тормышымда терәгем! Син гүзәл бәләкәем, Зур үсәрсең иртәгә, Шатландырып әнкәең, Су сибәрсең гөлләргә! Идәнне себерерсең, Савытларны юарсың, Ял ит, әни, диярсең Һәм үбеп тә алырсың. Унбиш минут та үтмәгәндер, яңадан шәфкать туташы кереп, баланы алырга кулын сузды. – Күрдеңме инде малаеңны, хәзер онытмассыңдыр дип уйлыйм. Син аны бир миңа, бала синең белән йокларга тиеш түгел. – Юк инде, апа, тагын әз генә минем белән булсын инде?! – Ярар, риза, тагын биш минутка. Синең, сеңлем, шатландырырга беркемең дә юкмыни? Сиңа да шалтыратмыйлар, үзең дә. Әтисе юкмыни? – Юкны сөйләмә инде, апа, әтисез бала буламыни! Бар әтисе, белми генә! – Әйтергә кирәк! Ничек инде ул белмәскә тиеш. Ярар, үзең беләсеңдер. Мин синең паспортыңнан кайдан икәнлегеңне караган идем, монда сезнең район җитәкчесенең кызы бәбиләде. Синең белән бер үк көнне, бер үк вакытта. Әгәр балаңны монда калдырмасаң, алар белән бергә кайта аласың. Мин аларга әйтермен, сезнең авыл юл уңаенда гына, кертеп чыгарлар. – Апа, сез нәрсә сөйлисез?! Ничек мин баламны калдырыйм! Алып кайтырга риза булсалар, мин сезгә зур рәхмәт әйтер идем. Минем башка юлым юк. – Рәхмәт сиңа, кызым! Ташлама балаңны! Әниең бардыр әле, булышыр! Алайса, монда андыйлар күп. «Мин аны кем белән үстерәм, ә болай дәүләт барыбер ташламаячак», – дип калдырып китәләр. Үзләре бит ана балалары, аларны ана тәрбияләгән. Бәләкәй чакта әниле уйнамадылар микәнни?! Менә бит алар Ана исемен ничек мәсхәрәлиләр! – Ул соңгы сүзләрен ачуы белән тәрәзәгә карап әйтте. Аның күңелендә шул балаларын ташлап киткән кызлар өчен оят иде. Аннан, баланы уятмаска тырышып кына килеп, Фирүзәне әни булуы белән тәбрикләп, кочаклап үпте. Фирүзәнең күзләреннән тагын яшь бөртекләре бәреп чыкты. Аны шәфкать туташы әнисе кебек йомшак кына кочаклаган иде. Ике көннән аның янына күрше палатадан бер кыз керде. Ул үзен Светлана дип таныштырды. Ул монда – Казанда укый икән. – Синең турыда сестра апа әйткән иде, авылына кайтырга бернинди дә техникасы юк, дип. Берсекөнгә безне чыгаралар, мине алып кайтырга иптәшем машина белән килә. Әллә ниләр уйлап ятма. Сезнең авыл юл өстендә генә, кертеп чыгарбыз. Сине дә «скорый» машинасы белән лекциядән алып килделәр, ди. Балаңа кидерергә һәм төреп алып кайтырга бернәрсәң дә юктыр инде. Ярар, курыкма! Мин шалтыратырмын, сиңа да алып килерләр, – дип, Светлана аны иңнәреннән кочып алды. (Дәвамы бар.)