Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 16. Мансур, аннан чыккач, Наил белән бергә урман кисәргә барган кешегә кереп, анда ничек яшәгәннәрен, ничек эшләгәннәрен җентекләп сорашты. Ул аңа барысын да сөйләп бирде. Наилнең ике көн рәттән кабан белән поши артыннан йөргәнен һәм кайтасы көнне ничек итеп су ерып ит ташыганнарын, ә баш-аякларын, тиреләрен юл уңаенда урманга ташлап калдыруларын. Иң кызыгы – ул аларны, эшләре бетмичә, төн уртасында дип әйтерлек алып кайтып китә. Ә мылтыкны Наил урманга барганда ук үзе белән ала. Агачларны тыелган җирдән кискәнлекләрен беркем дә белмәгән. – Директор шуннан кисәргә кушкандыр. Ә безгә нәрсә! Кайдан әйтәләр, шуннан кисәбез инде, – диде ул кеше сүзенең ахрында. «Әйе шул, Наил ничек барып тотынсын инде урманга? Ул урманны шулкадәр каян белсен, кайда нинди агач үскәнен. Әле үзенең эшчеләре белән кискән. Ул моны директорсыз берничек тә эшли алмый», – дип уйлады Мансур, өенә кайтышлый. Фирүзә малларын карап бетергәндә генә, Нәзирә килеп керде. Ул Мансурның кайтканын һәм иртән Фирүзә белән очрашканын белә иде инде. Исәнләшмичә дә, беренче сүз итеп аның турында сорашты: – Нишләп йөри ул, тагын нәрсә кирәк аңа? Әллә, Наилне утырткач, синең янга килгәнме? – дип кычкырды ул Фирүзәгә, ачу белән күзләрен акайтып. – Син нигә кычкырасың әле миңа?! Мин куштыммы әллә Наилгә агач урларга! Урламасын, йөрсен кеше кебек эшләп. Акчасын өйгә алып кайтканы бармы әллә? Көн дә эчүдән башка эше юк! – Нәзирәнең әйткән сүзләреннән Фирүзәнең дә җене котыра башлады. – Син шулай иттең аны, кешегә санамыйча! – Мин алай итмәдем аны. Үзенә дә әйттем бит, сез Мансур белән икегез дә бериш, дип. Шулай булгач, нигә мин иремне шундый ук кешегә алыштырыйм ди. Ул үзе мине кешегә санамый. Мин аның өчен бер кол гына. Кирәк икән кыйный, кирәк икән, теләсә нишләтә. Мансур хәзер миннән сорау алырга кергән. Әгәр Наилне утырталар икән, мин бу йортны ташлап китәм. Минем монда бернәрсәм дә юк. Әнидә торачакмын. Бала тугач, аны да карашыр. Ә мин укыячакмын. Әгәр телисең икән, хәзер үк кайтып китәм! Маллар каралган, өйгә ягылган. – Фирүзә ачу белән кулындагы бияләйләрен салып, мич башына ыргытты. Аннан капыл гына өстәл кырыена утырып, йөзен куллары белән каплап елап җибәрде. Бераз елагач, ул, башын күтәреп, аның әйткән сүзләренә аптырап калган Нәзирәнең йөзенә текәлде. – Сез мине шулай иттегез! Минем өлешкә кереп, бәхетемне урладыгыз! Сез, сез үзегез гаепле бу хәлләргә. – Ул, кабат йөзен каплап, башы белән өстәлгә ятып, тагын бөтен күңеле белән кычкырып елап җибәрде. Нәзирә бөтенләй аптырап, югалып калды. Үзе дә хатын-кыз буларак, ул аны аңлый иде. «Чынлап та, мин үзем дә гаепле бу хәлләргә. Шул киребеткән энемне Фирүзәгә өйләнмәскә күндерә алмадым. Бигрәк мин-минлекле шул. Келәттә елап утырганда куып кайтарган булса, үзен яраткан хатын белән, бәлки, бу хәлләргә төшмәгән дә булыр иде. «Бала тугач» диде, димәк, Фирүзә авырлы. Баласын да үзе кебек ятим итмәкче була микәнни? Хәер, алар нәселләре белән ятимнәр. Артык горурлар! Наил беләме икән бу турыда? Белмидер, ул тешләк әйтмәгәндер дә әле! Йә Ходаем, тормышмы инде бу? Наил белән нәрсә булып бетәр икән инде? Шул директор әшәкегә өйрәтеп бетерде инде аны. Тагын шуның эше булгандыр әле. Наил бала чагыннан ук беркайчан да кеше әйберенә кызыкмады. Ләкин ул үзеннән олырак, көчлерәк малайларның сүзләрен тыңлый һәм аларга охшарга тырыша иде». Мизгел эчендә шундый уйларга баткан Нәзирә, әкрен генә килеп, кулларын Фирүзәнең иңбашына салды. – Ярар инде, артык бетеренмә! – Ул, ягымлы булырга тырышып, Фирүзәнең таралып киткән чәчләреннән сыйпады. – Менә бәби алып кайтырга җыенасың икән. Сиңа хәзер әзрәк тынычрак булырга кирәк. Кайгырма инде шулхәтле, барысы да җайланыр әле! – Нәзирә Фирүзәнең өстәлгә салынып төшкән башын һәм гәүдәсен куллары белән күтәреп алып, күкрәгенә кысты. – Тынычлан инде! – дип пышылдады ул, аның маңгаеннан үбеп. Фирүзә һаман да туктый алмыйча елый иде. * * *