– Синең Наилеңне кулга алганнар. Кисәргә ярамаган наратларны кисеп саткан. Хәзер тикшер...
– Синең Наилеңне кулга алганнар. Кисәргә ярамаган наратларны кисеп саткан. Хәзер тикшерү бара. Дөрес булса, бик озакка эләгәчәк, ди. Тагын шул Мансур белән бер тикшерүче аны милициягә япканнар. Малларыңны Нәзирә карап йөри. Безгә әтиеңнең үлгәндәге каргышы төшкәндер инде, кызым. Шулай булмаса, син дә, минем кебек, тормышыңны авыр башламас идең. – Әни, шушы авырлыклардан чыгу өчен, мин укырга тиеш! Алайса, безне кешегә санарга да теләмиләр. Кимсетергә генә омтылалар, чөнки безнең артыбызда яклаучыбыз, җәмгыятьтә басып торырлык урыныбыз юк. Без үлгәнче кемгәдер эшләвебезне генә беләбез. Хезмәтебез бүгенге көндә исән йөрергә һәм түрәләребезгә рәхәтләнеп күңел ачып, байлык җыярга гына ярдәм итә. – Әй кызым! Син дөрес әйтәсең дә, ләкин гомер буе безнең белән сөйрәлгән кара сакалыбыз арттан калмас шул. – Юк, әни! Мин аны кисеп калдырырга тырышачакмын. Казанда имтиханнар биреп йөргәндә, күп нәрсәләр хакында ишеттем. Монда, авылда, ул турыда сөйләмиләр. Озакламый безнең илдә зур үзгәрешләр булырга тиеш. Колхозыбызга үзебез хуҗа булырбыз. Һәркем үзе өчен эшләр. Ярар, әни, күп сүз арыш боламыгы белән бер. – Хыялландык инде, ә хыял теләк тудыра! Ә теләк – яшәү нигезе! Әйдә, чәй эчәбез дә йокларга ятарбыз, – дип, Әсмабикә чәй әзерләргә кереште. Иртә белән әниләреннән үз өенә кайтканда, Фирүзәне капка төбендә Мансур көтеп тора иде. Мансурны күрүгә, әнисендә булган күңел күтәренкелеге бик тиз юкка чыкты. «Нәрсә кирәк инде моңа, тагын нигә тыкшына инде бу?» – дип уйлап куйды Фирүзә, аңа ачуы килеп. Исәнләшмичә дә кереп китәргә уйлаган иде, аны, җиңеннән тотып, Мансур туктатты. – Фирүзә, артык баедыңмыни, исәнләшергә дә теләмисең! – Әйе, синең кебекләр белән! Ә син козгынга әйләнгәнсең, ә ул кошларны мин яратмыйм. Алар матур, горур, ләкин үләксәләрне йә үләксәгә әйләнеп баручыларны үзләренә азык итеп җыялар. – Юк, Фирүзә, шаяртуың бик урынлы түгел! Минем эшемне козгын яшәешенә тиңлә, ләкин ул кошлар тирә-якны сасы шакшыдан чистарталар һәм тереклек дөньясында йогышлы чирләрнең таралуына үзләренчә киртә куялар. Син миңа һаман да ачу тотасың. Әйе, ул вакытта мин, кеше сүзеннән, үземнең түбәнчелеккә төшүемнән куркып, сиңа ярдәм кулымны сузмадым. Булдыра алсаң кичер син мине! Ләкин безнең арада ярату дигән нәрсә булмаган, ахры. Югыйсә икебез дә бу кадәр ялгышлар эшләмәгән булыр идек. – Мансур ап-ак йонлач куян бүреге астыннан чиста күк кебек зәңгәр күзләрен Фирүзәгә төбәде. Ул күзләрдә моңсулык һәм ниндидер ялвару чагыла иде. – Синең миннән гафу үтенерлек бернинди дә гаебең юк. Монысы өчен рәхәтләнеп тынычлана аласың. Монда мин үзем гаепле, чөнки үземнең сукырлыгым һәм хисләремә булган ышанычым аркасында синең уйларыңны, хисләреңне күрә алмыйча алданганмын. Мин үземне үзем гафу итәргә тиеш, ләкин булдыра алмыйм! Ярар, үткәннәрне искә алмыйк! Син бит аклану өчен килмәдең. Әйт, тагын нәрсә кирәк?! – Әйе, бу сүзләр өчен түгел! Ләкин бу хакта минем сиңа күптән әйтәсем килеп йөри идем. – Мансурга Фирүзәне тыңлау авыр иде. Ул күзләрен читкә алды. – Синең белән Наил турында сөйләшәсем килә. – Минем Наил турында сөйләшер сүзем юк! – Фирүзәнең ачуы килә башлады. – Сорыйсы сүзләрең булса сора, җавап бирермен. Әйдә өйгә керәбез. Мин туңа башладым. Аннан соң синең белән сөйләшеп торырга вакытым да юк. Мичкә ягарга, малларны карарга кирәк һәм, вакыт табып, имтиханга әзерләнәсем бар. – «Имтихан» сүзенә ул аерым басым ясап әйтте. Белсен әле Фирүзәнең дә тик ятмаганын. Өйгә кергәч, Мансурга өстәл яныннан урындык бирде дә үзе, тиз генә өстен алыштырып, мичкә ягарга тотынды. – Син сора, мин җавап бирермен. Өйдә суык иде. «Ничек яшиләр икән болар, – дип уйлап куйды Мансур. – Әллә өйдә дә кунмыймы? Шулайдыр, чөнки эштән кайткан кешегә охшамаган. Ире өйдә юк, нәрсә аңа!» Аны көчле кызыксыну биләп алды: – Син өеңдә кунмыйсыңмы әллә? – Кичә Казаннан соң кайттым. Өй суык булгач, әниләргә барып кундым. Шуннан ни булган? – Болай гына сорадым. Казанга укырга керәсеңмени?