Март башларына Фирүзәне сессиягә чакырып язу килде. Ул иртәгә барасы дигән көнне кичке ...
Март башларына Фирүзәне сессиягә чакырып язу килде. Ул иртәгә барасы дигән көнне кичке савымнан соң Нәзирә белән энесенең хуҗалыгы турында сөйләшергә уйлады. Суд булган көннән соң Нәзирә аны бөтенләй күралмады. Очрашырга туры килгәндә, йөзләре аңа ашардай булып карый иде. Энесенең төрмәгә утыруын ул Фирүзәдән генә күрде. Аның Мансурга контор ачкычын табып бирүен кичерә алмады. Шул ачкыч аркасында мастерны иреккә чыгарып, тагын ике ел өстәделәр. Фирүзә аның янына килгәндә, Нәзирә аппаратларын юып бетереп килә иде. Аның инде күптәннән Фирүзәне ничек булса да каты итеп кыерсытып, аннан күпме генә булса да үч аласы килеп йөрде. Фирүзә килеп, аның бүре кебек усал күзләренә карап сүз әйтергә авызын ачуга, Нәзирә, ачуына чыдый алмыйча, үзенең нәрсә эшләгәнен дә белештермичә, аппарат юган пычрак суын өстенә тондырды. Сөт калдыклары, аппаратның тышкы якларына, резин шлангаларына эләккән сыер тизәкләре – бөтенесе бергә буталган аксыл зәңгәр төстәге су Фирүзәнең чәчләрен, йөзен чылатып, ачык муеннарына, изүләреннән күкрәкләренә акты. Ул моны көтмәгән иде. Энесе өчен аңа ачулы икәнен белде. Ләкин бу хәтле явызлыкны эшләр дип башына да китермәде. Ул бер мәлгә каушап калды һәм, тиз генә аңына килеп, үзенең булган бәхетсезлекләрен Нәзирәдән күрепме, әллә инде шушы минутларда аны хатыннар каршында оятка калдырып кимсетүенәме, кулындагы буш чиләге белән Нәзирәнең башына сукты. Аның башында бүрек булу аркасында гына яра эзе калмады. Ләкин сугу көчле булганга, Нәзирә, тигезлеген тотып тора алмыйча, куллары белән җылы су савытына таянды. Үз эшләре белән мәшгуль иптәшләре бу тавыш-тынсыз гына бәрелешкә башта аптырап калдылар һәм, тиз генә аңнарына килеп, аларга ташландылар. – Нишлисез?! Нәрсә бүләсез? Син, Фирүзә, кеше үтерәсең бит! Нәрсә җитми сиңа, Нәзирә? Кешене пычрак су белән манма иттең бит! – Чыкты тавыш, кемнең нәрсә кычкырганын да белеп булмый. Нәзирә белән Фирүзә генә бер-берсенә ашардай күзләре белән карап торалар иде. Менә берзаман Нәзирә, йөзен куллары белән каплап, кычкырып елап җибәрде. Барысы да аңа борылып карадылар. Фирүзә генә, идәндә яткан чиләкне шалтыратып, Нәзирә апасын кочаклап алды һәм, юеш күкрәгенә кысып, аны тынычландырырга тырышты. – Юкка син! Тынычлан! Хәзер бернәрсә дә эшләп булмый инде. Ходаебызга тапшырдык! – дип, Фирүзә аның колагына ягымлы гына пышылдады. Елап калтыраган гәүдәсе әзрәк тынычлана башлагач, үзенең иртәгә укырга китәсен һәм аннан соң ул йортка башка әйләнеп кайтмаячагын әйтте. Нәзирәне ток тоттымыни! Ул, Фирүзәне этеп җибәреп: «Олак!» – диде дә, беркемгә дә күтәрелеп карамыйча, юыну бүлмәсеннән чыгып китте. Менә Фирүзә – студент! Ул да, югары уку йортында укып, кеше булачак. Фирүзә, беренче мәртәбә аудиториягә кереп лекция тыңларга утырганда, бәхетле һәм шатлыклы минутларны кичерде. «Юк, Мансур, сез мине иртә сызасыз әле тормыш баткагына! Мин анда әле тиз генә батмам! Үземнең хыялларымны тормышка ашыру өчен көрәшәчәкмен! Син минем белән горурланырсың, ләкин эчеңнән генә. Чөнки без бер-беребездән ерак булырбыз», – дип, ямансу гына уйлап куйды Фирүзә. Аның уйлары соңгы мәртәбә алар өендә булган сөйләшүләргә очты. «Ул миннән гафу үтенде, ә мин юләр кебек үземне гаепләдем. Аның мине яратканлыгына һәм үземнең дә аны яратканлыгыма ышанмаганымны белгерттем. Бәлки, шулай дөрестер дә! Ярар, җитте бу турыда. Вакыт күрсәтер әле, яратса, кабат килер каршыма. Хәзер оныт ул турыда», – дип, Фирүзә үз-үзенә ант итеп куйды. Лекцияләр һәм лаборатория эшләре аның ялгызлык хисләрен һәм уйларын үзләренә җәлеп итте. Фирүзә әкренләп үзе белмәгән фән дөньясына чума барды. Сессиянең ахыргы көннәре якынлашып килгәндә, аудиториядә лекция вакытында аны тулгак тота башлады. Студентлар, ыгы-зыгы килеп, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырттылар. Машина килгәнче, аудитория шау итеп торды.