– Әйе, анда да синең эшең бармы әллә? – дип көлемсерәп кенә җавап бирде Фирүзә. Аның кү...
– Әйе, анда да синең эшең бармы әллә? – дип көлемсерәп кенә җавап бирде Фирүзә. Аның күңелен шатлык били башлады. «Юк әле, мин тиз генә бирешмәячәкмен» дип әйтәсе килде аның Мансурга. – Юк, Фирүзә! – Мансурның үзенә ачуы чыга башлады. Кая кысылам мин, тагын әллә нинди сүзләр әйтеп ташлыйм бит инде. – Син, Фирүзә, ачуланма инде. Мин сиңа Наил турында кайбер нәрсәләр сөйлим. Әллә беләсеңдер дә, ә бәлки – юк. Теге вакытта тактаны Наил урлаган иде. Мин аны гаепләргә дәлилләр җыеп бетерә алмадым. Участок директоры мастерны гаепләде һәм ул участковый Дамир абыйны шуңа күндерде. Шулай итеп, бер гаебе булмаган мастерны утыртып куйдык. Мин бу эштә ул яратып кергән ачкычны таба алмадым. Синең янга киләсем килмәде. Үч итеп йөрисең, дип әйтерсең кебек тоелды. Син ул ачкычны өегездә күргәнсеңдер. Ул ясалма ачкыч булырга тиеш. Зинһар өчен, дип сорыйм синнән, мастерның ничә баласы бер гаепсезгә өйдә туйдыручысыз калды. Аннан соң, сезнең өйдә мылтык бармы? Булса күрсәт әле! Фирүзәнең күз алдына теге вакытта эштән кайтканда аның каршына чыккан мастерның хатыны килеп басты. Ул хатын, иренең гаепле түгел икәненә ышанмаса, аның каршына чыгып, бөтенләй белмәгән кешегә шундый пычрак сүзләр әйтмәс иде. Димәк, ул дөресен әйтте микәнни? Тукта әле, ул ачкычны күрде бит келәттә. Әтисеннән калган эш кораллары салынган әрҗәдә. Әле тотып та карады, чөнки ул яңа гына ясалган иде. Ул вакытта Наил ниндидер ачкычын югалткан икән дип уйлады. – Әтисенең мылтыгы бар. Ул аны кыш башында үзе белән урман кисәргә дә алып киткән иде. Хәзер алып керәм. – Фирүзә келәткә чыгып китте. Килеп керүгә, әрҗәгә ташланды. Ачкыч шунда ята иде. Аны һәм мылтыкны алып, өйгә керде. Мансур мылтыкны кулына алып, патронын тикшерде. Мылтык буш, ләкин күптән түгел генә ике көпшәсеннән дә атканнарын дары корымы әйтеп тора иде. – Менә ул ачкыч, – дип, Фирүзә Мансурга ачкычны бирде. – Хәзер моның белән берәр нәрсә эшләп буламы соң? – Булдырырга инде. Рәхмәт сиңа, Фирүзә! Мин хәзер протокол һәм акт язам, кул куярсың, – дип, Мансур язарга тотынды. Фирүзә башта кул куймыйм дип әйтергә теләгән иде, соңыннан кире уйлады. Аның күз алдына тагын мастерның хатыны килеп басты. «Дөреслек җиңәргә тиеш», – дип уйлады ул күңеленнән һәм Мансур язып бетереп, аңа язуларны сузгач, тыныч кына кул куйды. – Шуның белән беттеме инде? – Фирүзә бу сорауларның озак булуына пошына башлады. Аның абзардагы маллары да каралмаган бит әле. – Фирүзә, тагын бер соравым бар. Ул соңгы мәртәбә урман кисәргә барган җиреннән өйгә кабан һәм поши ите алып кайтмадымы? – Юк! Без андый ит ашамыйбыз. Бер-ике атна элек әзрәк кенә ысланган кабан ите алып кайткан иде, мин ашамагач, эшенә алып китте. – Әйт әле, эш балтасын кайда тота ул? – Эшендә! Көн дә балта күтәреп йөрми ул. – Фирүзәнең ачуы чыга башлады. Күпме эше калды. Ул тиз генә мичен томалады да малларын карарга чыгып китте. Мансур, Фирүзәләрдән чыккач, аларның капка төпләрендә бераз уйланып басып торды. Аның уенда хәзер ачкычны тикшерү һәм урман кисүчеләрнең берәрсен күрү иде. «Бүген ял көне, димәк, участок эшләми. Анда беркемне дә күреп булмаячак. Әгәр хәзер участковый Дамир абыйны күрсәм. Ул, бәлки, үзенең бүлмәсендәдер», – дип, участковыйны эзләп китте. Мансур кергәндә, участковый ниндидер язулар укып утыра иде. Аны күрүгә башын күтәреп, урыныннан кузгалмыйча гына кулын сузып исәнләште һәм үзенең каршына, өстәл янына утырырга ымлады. – Нинди җилләр белән килеп чыктың минем янга? Тагын берәр нәрсә булмагандыр бит? Әле Наил турында укып утыра идем, кайбер нәрсәләрне ачыкларга кушып, язу җибәргәннәр. Ул ничек үз белдеге белән урман кисүне оештырган? Директор белгәнме бу турыда? Иртәгә аны күреп сөйләшәсе булыр инде. Хәер, белсә дә, аның өчен белмәгәне яхшырак. Үзе эләккән, үзе җавабын да бирсен башы эшләмәгәч! Теге вакытта котылып калды, хәзер котылдырып булмас, ахры, – диде участковый, нервыланып. Ул өстәлдә яткан кәгазьләрне җиңелчә генә кулы белән кырыйга сыпырып куйды. – Син болай гына миңа кермәгәнсеңдер?