Икенче көнне укырга килгәч, Мансур, мәктәп җитәкчесенә кайбер нәрсәләрне сөйләп, тагын ...
Икенче көнне укырга килгәч, Мансур, мәктәп җитәкчесенә кайбер нәрсәләрне сөйләп, тагын шәһәргә чыгарга рөхсәт сорады. Аның исәбе, өлкән тикшерүче белән очрашып, бөтен белгәннәрен аңа сөйләп бирү иде. Мансурны практикага алып барган өлкән тикшерүчеләрдән җитәкче бу тырыш егетнең киләчәге зур булачагы турында ишеткән иде инде. Хәзер дә аның тирән фикер йөртүен ошатты. Шуңа күрә дә үтенеченә каршы килмәде. Мансур килеп кергәндә, тикшерүче Наилдән сорау алырга гына җыенган иде. Мансурны ул үзенең күптәнге дусты кебек каршы алды һәм аны бик әйбәтләп тыңлады. Аның төзегән актларын карап, аларны һәм ачкычны алып калды. – Мансур, егерь турында бүгенге көндә берни дә эшли алмыйбыз. Безнең кулыбызда аны Наил үтергәнлеккә бернинди дәлил юк. Без синең белән, шулай булырга тиеш, дип кенә фикер йөртәбез. Ул кешене гаепле дип табырга безнең уйлау гына җитми. Һәм аны гаепләргә безнең бернинди дә хокукыбыз юк! Әле ул гына түгел, без синең белән Наил агачларны директор кушуы буенча кискән дисәк тә, ул үзе, әйе, кушты, дип әйтмәсә, без тагын бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Чөнки аны исбатларга дәлилләребез юк. Ә менә ачкыч турында, ул эшне кире күтәреп һәм синең баштан җыйган дәлилләреңне эшкә теркәп, аның гаепле икәнен исбатлап карарга була. Ләкин бу эш бик четерекле булачак, чөнки беркемнең дә үз эшендәге гаебен таныйсы килмәячәк! Ярар, мин бу ике эшне бергә кушып карармын. – Рәхмәт инде сезгә! – Мансур, өлкән тикшерүче белән саубуллашып, урамга чыкты. Милиция алар мәктәбеннән ерак түгел иде. Шуңа да ул җәяү генә кайтырга булды. Аның кабат авылында буласы килде. Күз алдыннан Фирүзә китмәде. Ничек кенә күрә алмаска тырышса да, ул аңа якын. Ә Фирүзә аны беркайчан да гафу итмәячәк! Аның куркаклыгы һәм дуслыкларына хыянәте йөрәгенә тирән утырган. Ничек булса да, барысын да яңадан башларга. Ләкин ничек?! Әнә кичә тагын очраштылар. Ул кичә аңа тагын үзенең аны күралмаганын күрсәтте. Әллә чынлап та ул Фирүзәне күралмыймы? Әллә, һаман аны яратам дип, үзен генә алдыймы. Юк, «мин аны яратам» дип, аның бөтен урамны яңгыратып кычкырасы килде. Ләкин соңыннан үзенең куркаклыгын һәм беркайчан да кычкыра алмаячагын аңлап, үзен хыялый юләрлектә гаепләде. Бүген Наилгә ул өендә ясаган контор ачкычын күрсәттеләр. «Минем ул ачкычны күргәнем юк», – дигәч, ачкычтагы бармак эзләренең аныкы икәнлегенә төзелгән экспертиза актын укыттылар, һәм ул үзенең ничек такта урлаганын сөйләп бирде. Урмандагы агачларны да үзенең белдеклеге белән сатар өчен кискәнлеген, ләкин аның тыелган урын икәнен белмәгәнлеген әйтте. Сөйләгән вакытында «директор» сүзен беркайчан да ычкындырмады. Ул аннан ярдәм көтмәде, аңа әйткән сүзендә генә торасы килде, һәм озакламый аңа суд булды. Суд мастерны аклап иреккә чыгарды һәм, бөтен гаепләрне җыеп, туачак баланы искә алып, Наилне алты елга ирегеннән мәхрүм итте. Суд залыннан чыкканда, аны елап беткән Нәзирә апасы һәм тыныч кына торучы Фирүзә озатып калды. Фирүзәнең Наилне алты елга утыртырга дигән карарга артык исе китмәде. Ул аның кайчан да бер булачагын аңлаган иде инде. Бәлки, тормышының башындарак акылга утырыр. Аның шулай бозыла башлавына ул гаепле түгел. Иренең характерына да ияләнеп бара иде бугай. Ләкин ул аны беркайчан да яратмады. Яшьлегендәге хыялый хисләренең тапталуы һәм бәхетенең урлануы йөрәгенә аның ягына аварга ирек бирмәде. Ә бәлки, үзенә карата яраткан кешесе ягыннан җылы кичерешләрнең җитмәве һәм күңелендәге шул бушлыкны тутырыр өчен, үзенчә уйлап чыгарган ялган рәхәтлекләр Наилне шушы дәрәҗәгә китереп җиткергәндер. Әйе, кеше тормышында һәркемнең үз бәхете! Кеше бәхетенә өлешкә кереп, беркайчан да бәхетле була алмыйсың. Үз бәхетеңне эзли һәм таба белергә кирәк. Шул вакытта гына син үзеңне бәхетле санарга мөмкин! Фирүзә әле башланып кына килгән тормышында әнисе аңа кайчандыр әйткән бу сүзләренең мәгънәсен менә хәзер аңлый башлады.