– Әйе, Дамир абый. Наилләр, урман кисәргә баргач, анда поши һәм кабан атканнар. Мин Наи...
– Әйе, Дамир абый. Наилләр, урман кисәргә баргач, анда поши һәм кабан атканнар. Мин Наилнең мылтыгын тикшердем, ике көпшәсеннән дә янган дары исе килә. Итен өенә алып кайтмаган, иптәшләренә биргәндер. Ә тиреләрен һәм башка калдыкларын, кайтканда, юл уңаенда урманга ыргытканнар. Шунысы кызык: бу вакыйгалар барысы да теге егерь югалган чорга туры килә. Аннан соң тагын бер нәрсә. Теге вакытта, Наилнең гаебен исбатлар өчен, безгә ачкыч җитмәгән иде. Мин аны таптым, хәзер без эшне яңабаштан караттырып, мастерны кире кайтара алабыз. – Мансур эчке бер шатлану белән Дамир абыйсына карады. Ул аның йөзендә гаҗәпләнү һәм сизелер-сизелмәс кенә усаллык сизде. – Мансур, син беркайчан да тын гына утырган кырмыска оясына тимә! Алар уңайга салынган тормышлары белән беркемгә дә тимичә яшәүләрен беләләр. Әгәр кузгалтсаң, алар сине сырып алып тешлиләр. Такта урлау эше ахыргача эшләп бетерелеп, суд булды. Кешесе утыра. Син хәзер күпме кешенең эшен юкка чыгармакчы буласың. Бу бит сиңа бала-чаганың качышлы уйнавы түгел. Ә суд карары! Егерьның эше ябык. Ул эшне ачтылар да яптылар. Син уйлаганча булса да, моның кемгә кирәге бар. Гаиләсе, бала-чагасы юк, артыннан беркем дә еламый. Минем канны хәйран эчте инде ул. Күпме дуслар каршында мине юкка чыгарды. Мин аңа әйтә килдем, бу законлылыгың белән берәрсенә эләгәсең һәм соң булыр, дип. Наилнең ачкычы турында син шаулама инде. Булган эш булган. Кая бир ачкычыңны, үземнең сейфка тыгып куям, – дип, Мансурга кулын сузды. Аның йөзендә һәм телендә кемгәдер ярсу һәм нәфрәт чагылып тора иде. Мансур Дамир абыйсын бик игътибар белән, күңелен ярсытып тыңлады. Менә шундый кешеләр аркасында халык милициягә ышанмый. Боларга кеше язмышы бернигә дә тормый. Аларның үз теләкләре генә тормышка ашсын! Андый кешеләр, җәмгыятьтәге урыннарын саклап калу, тагын да ныгыту өчен, бернинди пычрак эш алдында туктап калмыйча, үз юлларында очраганнарны таптап, изеп китәләр. Кыска гына уку һәм практикаларга йөрү дәверендә Мансур боларны акрынлап аңыша башлады. Дамир абыйсының ачкычны соравына аның сүзләреннән соң ул инде артык гаҗәпләнмәде. – Дамир абый, ачкыч үзем белән түгел, соңыннан бирермен әле, – дип ялганлады һәм, аның белән киңәшүнең файдасы юклыгын белеп, тизрәк китәргә җыенды. – Ярый, Дамир абый, мин аңладым, пока сау булыгыз! – Бик әйбәт аңлагач! – дип кычкырып калды аның артыннан участковый. (Дәвамы бар.)