– Син нәрсә сөйлисең? Үзеңә булсын хатының! Миңа синең калдыгың кирәк түгел, курыкма! В...
– Син нәрсә сөйлисең? Үзеңә булсын хатының! Миңа синең калдыгың кирәк түгел, курыкма! Вакытында мин үземнекен алдым инде, – дип кычкырды Мансур, авызыннан нинди сүзләр чыкканын аңламыйча. – Нәрсә дидең әле син?! Бу сүзләрең өчен хәзер бугазыңнан буып ташлыйм мин сине! – Наил, йодрыкларын йомарлап, Мансур өстенә ташланмакчы булды. Шулвакыт тикшерүче, көрәктәй учларын йодрыклап, өстәлгә китереп сукты. – Сез, көзге әтәчләр, кайда утырганыгызны истән чыгармагыз! Син, Наил, кемгә кул күтәргәнеңне белмисеңме әллә, ул – орган кешесе. Ә син, Мансур, үзеңне эш вакытында кулда тота белмәсәң, беркайчан да чын тикшерүче була алмаякчаксың һәм бу турыда онытма! Ярар, булды, тынычланыгыз! Хәзер, Наил, син минем сорауларыма җавап бир! – Өлкән тикшерүче, өстәлгә кәгазьләр куеп, язарга җыенды. – Фамилияң, исемең, әтиеңнең исеме, – дип тезеп китте ул. – Нигә аз яздың, кайдан алдың бүрәнәләрне? – Ул Наилнең маңгай астыннан гына үзенә төбәлгән ачулы күзләренә текәлде. – Мин аларны санап тормадым, тоттым да яздым. – Димәк, алар алдан шуның хәтле итеп әзерләнеп куелган идеме? Ул беренче машина идеме, әллә ахыргысымы? Кайда кистегез инде сез аларны? – Алар күптән киселгәннәр иде инде. Запас булып яттылар. Тикшерүче Наилнең сөйләгәннәренә кул куйдырды. Аннан, киселгән диләнкене карап кайтырга дип, уазикка төялеп, урманга чыгып киттеләр. Юлга урыны белән калын итеп кар салганга, машина акрын гына, бик авырдан бара. Ул, кайбер җирләрдә бөтенләй тукталып, тәгәрмәчләрен тәгәрәтеп утыра да, кисәк кенә барыбер барам дигәндәй, ыргылып алга оча. Андый вакытларда Наил эченнән генә, тукталып калсаң ярар иде, дип тели. Аның күз алдына теге вакыттагы егерьның иелгән башы һәм «исемең, фамилияң, әтиеңнең исеме» дигән сүзләре килеп баса. Колагында «бу – сазлык зонасы, монысы инде статья» дигән сүзләре яңгырап куя. Әйе, язмыштан качып котылып булмый шул. «Юкка минем сүзне тыңламадың син, абзый кеше. Менә хәзер миннән башка кая күмелгәнеңне дә белгән кеше булмаячак», – дип, үз эченнән сөйләнде Наил. Хәер, аны эзләүче дә булмады, ахры. Ул кайдандыр килгән булган. Үзе рус милләтеннән, ә үзе намаз укыган. Чеченда тоткынлыкта булган, шунда өйрәткәннәрдер. Югалып өенә кайтмагач, күршеләре «туган якларына кайтып киткәндер» дип сөйләгәннәр. Әйбәт булмады әле бу, нәфес дигән нәрсә харап итте бугай аларны. Югыйсә шофёр әйтеп торды җитте дип. Ә алар, тагын килергә иренеп, артыгын төяделәр. Егерь әйтмешли, болай булгач статья булырмы инде. Фирүзәсе дә, Казанга китәм, диде. Аның малае туарга җыена, ахры. Әле үзе әйтмәде, ә эче инде күренә. Бүген әле ул аңа өенә дә кайтмаска кушты. «Нинди юләр инде син!» – дип, үз-үзен тиргәде Наил. Мансур бүген башка көннәргә караганда иртәрәк торган иде. Шуның өченме, әллә инде машинаның авыр гына селкетүенәме, ул юл буе йоклар-йокламас күзләрен йомып, йокымсырап барды. Аны бу йокысыннан ул утырган яктан ишетелгән калын козгын тавышы уятты. Ул, сулышын өреп һәм тырнап, машина ишегенең пыяласына каткан бозны эретеп, бәләкәй генә тишек ясады һәм урман эченә карады. Анда уннан артык козгын җыелып, нәрсәдер чукыйлар. Мансур тиз генә машинаны туктатырга кушты. Машина туктауга, сикереп төшеп, алар чукыган җиргә йөгерде. Кошлар, аны күргәч, бераз гына башларын күтәреп карап тордылар да, авыр гына карылдашып, югары күтәрелделәр. Һәм янәшәдеге агачларга кундылар. Аннан, башларын сузып дип әйтерлек, ашларын бозган кешегә карап тора башладылар. Кошлар чукыган җирдә инде күптән чокылып беткән дип әйтерлек дуңгыз һәм поши башы, аларның аяклары, бик начар салдырылган тиреләре ята иде. Якын-тирәнең кошлар тизәгенә буялуы һәм бөтенләй чокылып бетмәүләре бу үләксә калдыкларының әле кыш башында гына барлыкка килүләрен әйтеп тора иде. Мансур, тиз генә фотоаппаратын алып, аларны төшерде. Менә хәзер юл буе шушы үләксә калдыклары турында уйланып барды. Кайдан килеп чыккан алар? Монда, юл буенда атмаганнар инде боларның икесен дә. Димәк, кайдадыр атканнар да, урынында калдырмыйча, монда хәтле алып килеп, юл уңаенда калдырып киткәннәр. Кемнәр һәм нигә?!