Машинадан төшүгә, аның күзләренә якты һәм җылы кояш нурлары китереп бәрде. Март ае булг...
Машинадан төшүгә, аның күзләренә якты һәм җылы кояш нурлары китереп бәрде. Март ае булганга, кояш нурлары карга үтеп керә алмыйча сынып тарала һәм күзләрне камаштыра. Авылның агач йортлары кар яктылыгында каралып, тал агачының вак чыбыклары яшелләнебрәк, ә офык буйлары зәңгәрләнеп калганнар. Чүплектә актарынып йөрүче кара каргаларның каркылдаулары ишетелеп куя. Кайсыдыр йортның кыегына кунган сыерчыкның канатларын кагып, шатлана-шатлана сайравы язның инде хакимлекне үз кулына алганын күрсәтә. Озакламый табигатьтә бөтен тереклек уянып, яңа тормыш башланачак. Ничек булыр ул Фирүзә өчен, аңа караңгы иде әле. Ләкин аны бу яңа тормышында яз кояшы каршылады. «Барысы да әйбәт булыр әле, Ходаем, үзеңә тапшырабыз инде», – дип, ул өйләренә таба атлады. Җәяүле кеше генә үтәрлек сукмактан бала күтәреп баруы Фирүзә өчен авыр иде. Сукмактагы кар инде эреп җебегән, һәм урыны белән аяк батып төшеп китә. Кайбер урында Фирүзә, тирәнрәк батып, аягын көчкә тартып ала һәм баласын уңга-сулга чайката. Бу чайкалуларга бала түзмәде, елап җибәрде. Аның тавышы, юрганы астыннан бик каты чыкмаса да, бу тынып кына утырган авыл өйләренә бик тиз таралып, аның хуҗаларын урам як тәрәзәләренә капланырга мәҗбүр итте. Күптән инде алар урамының бу очында яшь бала тавышы ишетелгәне юк иде. Бу урамның балалары, үсеп җитеп, күбесе таралышып беткән. Кайберләре, үзләренә пар таба алмыйча, язмышларына ризалашып, ата-аналары янында тыныч кына яшәп яталар. Шушындый кояшлы матур яз көнендә үз өйләре янында яшь бала тавышы ишетелү алар өчен көтелмәгән вакыйга булды. Баласын күтәреп, үзләренә таба салынган сукмактан көчкә атлап баручы Әсмабикә кызын күргәч, бөтенләй аптырап калдылар. Барысының да уенда бер генә нәрсә: «Нинди бала күтәреп кайта ул? Аның бернәрсәсе дә юк иде бит. Каян алган? Ул укырга киткән иде бугай. Әле моңарчы сыер савып йөрде. Әллә, ире киткәч, иптәшкә бала алганмы?» Күрше-күлән койма аша пыш-пыш сөйләшә башлады. Бу яңалык авыл буенча бик тиз таралды. Кичен савым вакытында аны бик каты чәйни башлаганнар иде, Нәзирә килеп, авызларын тиз япты. – Нәрсә быкылдыйсыз сез? Ул – ир хатыны! Ир хатынының бәби алып кайтырга хакы юкмыни? Алып кайткан, әйбәт булган. Гаиләләре ныгыр, бергә үстерерләр! – дип, уртага җыелып, сәнәкләренә таянып торучы хатыннар янына килеп басты. – Әй тиз уза да инде гомер. Шулай тугыз ай да үтеп киткән икән инде. Әле кайчан гына, Наилгә чыкмыйм, дип чебенләп йөргән иде. Менә хәзер бәбиле дә булган! – диде бер хатын, әллә эченнән көлемсерәп, әллә вакытның шулай мыштым гына узуына уфтанып. – Кая тугыз ай узсын әле! Минем бер сыер ул кабат эшкә чыккан көнне үгез алган иде, әле һаман күренми, – дип сүзгә кысылды тәбәнәк кенә, аркылысы-буе бертигез дип әйтерлек, озын халаты җирдән себерелеп йөреп, сөт ташыганда итәгенә сөт эчертүче Наҗия исемле хатын, теге иптәшенең сүзләрен юкка чыгарасы килеп. – Синең сыерың белән санасаң, ул, бәлки, бөтенләй бозауламас! Таптың нәрсә белән чагыштырырга, – диде икенче савымчы, чиләкләрен шалтыратып. Ул арада алар янына ферма мөдире Муззакир абыйлары килеп җитте. – Ишеттегезме, Фирүзә бәби алып кайткан. Укыган җирендә, лекция барганда бәбиләгән. Баласының көне дә җитмәгән булган. Лекция укый торган җирдә утыргычларына менгәндә аягы әллә нишләп киткән дә, бәбили дә башлаган. «Ашыгыч ярдәм» машинасы алып китеп, больницага салганнар. Менә бит ул ничек! Беркөнне барып котлап кайтырбыз инде, кызлар, безнең кеше бит! Ә хәзер савымны башлагыз! – дип эндәште хатыннарның тәмләп гайбәт сатуларын кырыйда гына тыңлап торучы ферма слесаре Галимҗанга. Бәби елаган тавыш Әсмабикәгә дә ишетелде. Ул мичкә ягып бөккән тыккан, аларның өсләрен майламакчы булып йөри иде. Алай пешергәндә, май бөккәннең тышына сеңеп, ашаганда кетердәп авызда эри. Шундый бөккәнне бигрәк тә Фирүзә ярата. Ул бүген кайтырга тиеш. Инде төш вакыты җиткән, әле аның бөккәне һаман әзер түгел. Башта аңа бала тавышы колагына гына ишетелгәндер кебек тоелды. Бераздан ул аермачыграк ишетелә башлады. Әсмабикә тиз генә тәрәзәгә барып карады. Күзләре