Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 17. Шулвакыт алар янына, төенчек тотып, шәфкать туташы килеп керде. Кочаклашып утыруларын күреп: – Таныштыгыз дамы инде? Әле кодагыйлар да булып китәрсез. Светлана, рәхмәт сиңа кешене аңлый белгәнең өчен! Фирүзә әйбәт хатын булырга тиеш. Эшли, читтән торып укый. Бәлки, тормышта бер-берегезгә таяныч та булырсыз. Чын тормышка әле сез аяк кына атлыйсыз. Ә аннан атлавы – пыяла кебек боздан атлау! Әз генә дөрес басмасаң, бик тиз таеп егыласың. Шуның өчен, яныңда терәгең булса, син инде ышанычлы атларга мөмкин! – Ул, алар янына урындыкка утырып, Фирүзәнең алдына алып кергән төенчеген куйды. – Менә монда беренче мәртәбә балаңа куллану өчен бар нәрсә дә бар. Беренче көннәрне әле авылда нәрсә табасың?! Шуның өчен баш табибтан сорап алдым. Рәхмәт инде аңа аңлаганы өчен! Ярар, кызлар, ял итегез, алайса, озакламый өегезгә кайтасыгыз бар, – дип, Светлананы үз палатасына чыгарып җибәрде. Аннан, Фирүзәнең өстенә япкан одеялын рәтләп, палатадан чыгып китте. Фирүзә, күз яшьләренә буылып: – Рәхмәт инде сиңа, апа! – дип кенә әйтә алды аның артыннан. Ул йокларга дип күзен йомуга, күз алдына теге вакытта әнисендә күргән төш килде. Менә кем булды бу кошчык: аның улы Ильяс! «Берәр нәрсә уйлар микән Мансур малае турында. Аз гына булса да күңеле тартып шикләнмәс микәнни? Юк, яратмагандыр ул мине, яратса уйлар иде! Һәм аңлар да иде. Ә Наил шатлыгыннан шашар иде. Ул күптән көтә иде инде. Шулай булып та, минем яшьлегем сере булып калсын. Өйгә кайткач, иртәрәк туды, диярмен». Кайтасы көнне Фирүзә Ильясын шәфкать туташы биргән киемнәр белән киендерергә тотынды. Шул вакытта шәфкать туташы кереп, аңа әле карап торырга кушып, үзе киендерде. Машина килеп җиткәч, Светлана аңа әнисе җибәргән җылырак киемнәрне һәм җылы, акка төренгән матур челтәрле юрган кертеп бирде. Фирүзә, бәләкәй Ильясын юрганга төреп, коридорга чыкты. Ул Светлананы көтеп торырга булды. Алар машинасы бит, алдан чыгып утырырга уңайсызланды. Менә бер-ике минуттан Светлана да күренде. Аның артыннан, кызын күтәреп, акушер хатын һәм шәфкать туташы чыкты. Фирүзә алар артыннан иярде. Светлананы урамда ике машина белән якын туганнары көтеп тора иде. Ишектән чыгуга, аны ире кулларына күтәреп алды, һәм барысы да аны кочаклап үбеп, әни булуы белән котлый башладылар. Әнисе, акушер хатынга һәм шәфкать туташына бүләкләр биреп, бәбине кулына алды. Фирүзәгә боларны карап тору бик авыр иде. Кайсы җире белән аерыла соң ул Светланадан? Бәхете беләнме?! Әйе шул, бәхете беләндер! Һаман да шул нәселләре буенча килгән кара сакал аларны артка сөйридер инде. Әгәр дә аталы нык гаилә булса, Наил аның бәхетен урларга, бәхетенә өлешкә керергә куркыр иде. Менә хәзер аны да Мансур шулай ук чәчәкләр белән каршы алыр иде. «Юк, Ильяс улым! Мин укып чыгарга һәм бу кара сакаллы тормыштан югарырак күтәрелергә тиеш. Сине яклый алырлык кеше булырга һәм сине, үзебезнең сукмактан чыгарып, олы юлның башына бастырырга тырышачакмын! Ходаем, син бу балама биргән антымны үтәргә ярдәм итсәңче!», – дип сөйләнде Фирүзә. Шулвакыт шәфкать туташы, аның янына килеп, кочаклап үпте. Аңа «Нык булсаң гына Ходай ташламас» дигән үгет бирде. Аннан, кабат яшьле күзләрен сөртеп, Фирүзәнең аркасыннан сөйде. – Нык бул, бирешмә! Бәхетең үзең белән! Ходаем сине ташламас! – диде. Светлана белән Фирүзәнең икесен дә җылы, иркен машинага артка утырттылар. Алар янына Светлананың әнисе дә утырды. Ул юл буе ике бәләкәйне дә караштырып барды. Шофёры олы яшьтәге абый иде, машинаны бик тиз алып кайтты. Фирүзә ничек кайтып җиткәннәрен сизми дә калды. «Кайсы урамга барырга?» дигәч кенә, башын күтәреп карады. Алар өенә килеп җитәрәк, биш-алты йорт кала, машинага юл юк иде. Машина туктагач, ул баласының юрганнарын рәтләде дә, Светлананы кочаклап үбеп, әнисенә һәм шофёрга рәхмәт әйтеп, машинадан төште. Светлана аңа: «Районда булганда, кунакка кер», – дип кычкырып калды.