Димәк, безгә дә шул кысаларга кысылырга мөмкинлек булыр!
Димәк, безгә дә шул кысаларга кысылырга мөмкинлек булыр! Тын гына утырган зал кинәт гөр килеп кул чабарга тотынды. – Дөрес сөйли, табыгыз хуҗа! Безгә Казан заводы кирәк түгел. Бурычларыбызны үзебез түлибез! – дип, төрле яктан төрле тавышлар кычкыра башлады. Александр Петровичның күзләре дымланып китте. Менә бит ул яшьләр ничек ярып салалар. Бүгенге көндәге авырлыкларны дөрес аңлап, үзләренчә ызан сызарга тырышалар. Ул әкрен генә торып басты һәм, су белән өстәлгә куелган графинага карандашы белән сугып, залга тынычланырга кушты. – Иптәшләр, тынычланыгыз! Барысы да аңлашыла! Фирүзә дөрес әйтә, беркем дә колхозның алдагы тормышы, нинди юл белән аның икътисадын арттыру турында бер сүз дә әйтмәде. Хәзерге заманда, искечә эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешеп булмый, киресенчә, инде калганын да юкка чыгарачакбыз. Ә менә кредит алып колхозның бурычын түләргә – монысы ярый торган нәрсә. Ләкин бүген түләрсез, ә иртәгә?! Моның өчен сезгә акча табу өчен өстәмә мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Ә хуҗа турында, әнә трибуна артында, каршыгызда басып тора. Үзе яшь, үзе белемле! Үзегезнең авылда туып үскән һәм ул тырышлыгы, булдыклылыгы белән туган авылына беркайчан да җир йөзеннән югалырга юл куймас, киресенчә, ул сезгә тормышыгызны шәһәр тормышына якын китерергә ярдәм итәр! Залдагы халык бертын шым булды. Алар карашларын бер Фирүзәгә, бер Александр Петровичка юнәлттеләр. Аннан кемдер: – Ул бит әле яшь, иренендә әнисенең сөте дә кипмәгән! – дип кычкырды. Аңа залдан ярты халык ташланды. – Яшь булса да, белеме бар, бөтен сөйләгәне дөрес. Хәзерге заманда яшьләр безгә караганда күбрәк белә! – дип, аның авызын бик тиз яптылар. Кемдер тагын: – Аның ире төрмәдә, аңа ничек ышанасың? – дип кычкырган иде, шулвакыт элек мастер булган Рамил торып басты. – Иптәшләр! Бу хатын белемле дә, акыллы да, үткенлеге дә бар, бик гадел дә. Теге вакытта, мине бер гаепсезгә утырткан чагында, ул гаделлек өчен иренә каршы чыкты. Мин Фирүзәне үзебезнең хуҗа итеп куярга кулымны күтәрәм, – дип, ул кулын күтәрде һәм залда утыручыларга: – Кем дә кем риза, кулларыгызны күтәрегез! – дип мөрәҗәгать итте. Залның күп өлеше ризалашып кулын күтәрде. Каршылар юк иде, калганнары бер якка да кысылмады. Бу хәлне күреп, Фирүзә аптырап калды. Ул, әйтергә сүз таба алмыйча, бер – залга, бер Александр Петровичка карады. Аны, үзләреннән ике мәртәбә яшь кешене, хуҗалары итеп куймакчылар. Ул каршы килергә дип сүз алырга уйлаган иде, ләкин аны Александр Петрович туктатты. – Кызым, син каршы килмә! Мин сиңа бу хакта кабинетта чакта ук әйтермен дигән идем, ничектер тукталып калдым. Ә менә хәзер ышанычым артты инде. Син булдырачаксың, без сиңа булышырбыз! Хәзер бер-ике сүз белән шуны гына әйт әле, хуҗалыкны алга таба алып бару турында. Син уйлагансыңдыр инде ул хакта. – Александр Петровичның моңарчы авырайган карашлары ачылып, йөзе балкып киткәндәй булды. Фирүзәнең әйткән сүзләренә ул бик шат иде. – Калганын иртәгә минем янга килгәч бергәләп, алга таба нәрсәләр эшләргә кирәген төгәлрәк уйлап бетерербез. (Дәвамы бар.)