Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 23. Фирүзә, инде үзенә артка чигенергә юл юк икәнен аңлап, кабат трибуна артына басып, тынычланырга кушып кулын күтәрде. Зал тынып калды. – Авылдашларым! – дип сүзен башлады Фирүзә, залга туры карап. – Мин сездән ике мәртәбә яшь, ләкин сез миңа ышанабыз дип кул күтәрдегез. Монысы өчен рәхмәт! Мин сезнең ышанычыгызны акларга сүз бирәм! Димәк, бергә эшләячәкбез! Һәм минем шартым шундый: хуҗалыкта тимердәй дисциплина булырга тиеш! Буйсынасыгыз килмәсә, эшләгән кешеләр янында буталып йөрмәгез! Икенче шартым – колхоз системасын үзгәртәбез. Өченче шартым – һәркем үзе булдыра торган эш белән генә шөгыльләнергә тиеш! Залдан кемдер: «Ничек колхозны бетерәбез, ә аның урынына нәрсә булачак?» – дип кычкырды. – Әйе, без икенче төрлерәк эшли башлаячакбыз! Исеме аның «агрофирма» дип аталачак. Моның җисеме шул – үзебездә җитештерелгән продукцияне ахырга хәтле эшкәртеп бетереп, шәһәрдә үзебезнең кибетләрне ачып, аларны шунда акчага әйләндерәчәкбез! – Фирүзәнең тавышы залга көр һәм ышанычлы булып яңгырады. Ул, трибунадан залга таба тартылып, үткен карашы белән бөтенесен айкап чыкты. Җыелыш соң гына бетте. Барысы да үзенең күңелендә кайнаган сорауларны бирделәр. Күп сораулар хезмәт хакы һәм пай җирләре турында барды. Пай җирләре турында Фирүзә, бөтен кеше белән килешүләр төзербез, диде. Җыелышның ахырында дип әйтерлек Мансур сүз алды. Ул, кулын күтәреп сүз сораганда, Фирүзә ягына күз салмаска тырышса да булдыра алмады. Ниндидер секунд эчендә аларның күзләре очрашты. Бу күзләрдә үзләре генә аңларлык горурлык очкыннары чагылды. Икесе дә бер-берләренә сер бирмәскә тырыштылар. Ләкин Мансурның бу карашы, Фирүзә үзе теләмәсә дә, аның күңелен ярып керде. Һаман да үзен хаклы дип саный, һаман да ул аннан көлә кебек тоелды. Ул, Мансур белән очрашканда, үзен беркайчан да үткәннәргә үкенмәслек көчле итеп тотарга тырышты. «Ярар, көлсен! Ялгышканмын икән, хәзер шул хаталар өчен үземне мескенгә калдырырга ярамый. Көчле, горур бул! Менә синең хәзер киләчәк юлыңда зур эшләр тора. Ходаем, көч кенә бир» дигән уйлар шул секунд эчендә аның күңеленнән узып китте. Өйгә кайтканда, әнисе бик борчылып көтеп утыра иде инде. Фирүзә кайтып керүгә: – Кызым, кайттыңмы, колхозны тәки Казанга сатып җибәрдегезме? – дип сорады борчылган тавыш белән. Кызының җыелыш алдыннан борчылуы аңар да эләгеп калган иде. «Һич башка сыярлык түгел, ничек инде шулхәтле этләнеп колхозны алып бардык, ә хәзер, бурычка батырып, заводка бир инде. Үзебездән бер ныклы хуҗа табып, яңадан аякка бастырырга кирәк», – дип уйлады ул. – Юк, әни! Мине колхозның яңа рәисе итеп куйдылар. Колхозны, авылны бетерсәм, син инде мине сүгәрсең. Ә мин, халык миңа ышанып тапшыргач, авылыбызны таратмаска, киресенчә, шәһәр рәвеше кертергә тырышачакмын! – Фирүзә аңа аптырап карап торган улын кочаклап алды. – Менә шулай, улым, без моңарчы хәерчелектә яшәгән нәселебезне кешеләр рәтенә чыгарырга тиешбез! Үзебезне генә түгел, улым, ә авылыбызны өр-яңадан матур итеп, асфальт юллар белән, хәзерге заманга туры килә торган балалар бакчасы, мәктәп һәм кешеләргә азапланып эшләми торган җитештерү базалары белән төзиячәкбез! Әсмабикә кызының сүзләреннән, авызын ачып, аның ашкынудан уттай янган күзләренә, горур һәм кырыс йөзенә карап аптырап калды. – Син, кызым, ни сөйлисең? Син нинди хуҗа, нинди шәһәр тормышы төземәкче буласың?! Авыртмыйсыңдыр бит, кызым? – Ул, аны кочып, иренен кызының маңгаена тидереп карады. – Юк, температураң да юк! Чынын сөйлисеңме син? Нәрсә булганын әйбәтләп сөйлә әле? – Ул, Фирүзәнең каршына утырып, шатлыклы елмаю, зур кызыксыну белән тыңларга җыенды. Фирүзә җыелышның барышын һәм Александр Петровичның аны авылдашларына хуҗа итеп ничек тәкъдим итүен – барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.