өлгермәгән, дип куанды Мансур, моторны утыннар арасыннан кырыйга табарак тәгәрәтеп.
өлгермәгән, дип куанды Мансур, моторны утыннар арасыннан кырыйга табарак тәгәрәтеп. Мансур, өйгә кергәч, өстенә яртылаш киенеп, калтырап утырган Сергей белән коры гына исәнләште. Мич ягылмаган иде. – Ярый әле ватарга өлгермәгәнсең, моның өчен молодец! Алайса, моторга каян акча тапкан булыр идең? – диде ул, сумкасын ачып, һәм, пычрак савыт-сабаны бер кулы белән сыпырып, өстәлгә протокол кәгазен куйды. – Әйе шул, – дип акланды Сергей, – ватарга кулым бармады. Аларны бит мин үзем ремонтлап йөрим. Колхоз акча бирми, ашарга юк. Бу көннәрдә, җитмәсә, эчә дә башладым. Шуңа күрә берәрсенә сатып булмасмы икән дигән идем. Ярар инде, башка алай эшләмәм. Хәзер үк урынына илтеп куярмын. Шулаймы, Асия? Үзең беләсең инде, мин, эчмәгәндә, синең бөтен эшеңне ялт иттереп куям бит. Зинһар өчен, гафу итегез инде? Мин, энем, сине дә беләм. Хәтерлисеңме, теге вакытта ындыр табагында мин синең велосипедыңны рәтләп биргән идем. Хәер, бәлки, хәтерләмисеңдер дә. Син әле ул вакытта мәктәптә укый идең. Ә ындыр табагына, басудан икмәк кайтканда, икмәк урнаштырырга эшкә йөрдең. – Хәтерлим, Сергей абый. Син ул вакытта аракы эчми идең бугай. Без синнән һәрвакыт шүрләп тора идек. Ярар, менә Асия апа нәрсә дияр бит әле. – Мин риза! Син хайванны төрмәгә утыртып, аннан мин ындыр табагында нишләрмен. Хәзер булмаган акчага беркемнең дә эшлисе килми. Бер юлга калдырырбыз, ул да протокол төземәс. Берәр нәрсә ялганларбыз әле. Ләкин син бу эчүеңне ташла! Кара инде бу өеңне, монда дуңгыз сараеннан да болайрак пычрак. Өйләнергә кирәк сиңа, хет хатының үзеңне әзрәк йөгәндә тотар иде. Син бит алтын куллы кеше. Үзеңнең кем икәнеңне генә белмисең һәм якын-тирәңдә дә аракыдан башканы күрмисең. Их син, Сергей! – диде Асия эчке бер дулкынлану һәм көрсенү белән ягымлы гына. – Кем килсен миңа, минем кебек алкашка! Хатын-кызсыз ияләнәсең икән шул тормышта. Ә менә син үзең дә ирсез бит әле, син дә ияләнгәнсеңдер инде ирсез яшәргә. Кем гаепле инде бу тормышта? Ходаем барыбызны да яп-ялангыч тудыра, ә вакыт узгач карыйсың, кем кем була! Әйе, кешеләр менә шулай бомжга әйләнәләрдер инде, якын-тирәләренең аны игътибарсыз калдырганнары өчен. Чөнки кайбер кешеләр, үзләре каршында туган авырлыкларны җиңеп чыгар өчен, җиңелрәк юллар эзлиләр. Аларга шулай яхшырак булып тоела. Соңыннан инде алар шундый юлга һәм шул юл илткән тормышка ияләшәләр. Ияләшү генә түгел, аларның психологияләрендә «барыбер» дигән төшенчә, бөтенләе белән тамыр җәеп, аңына утыра. Монда, бәлки, үзеңнән кала беркем дә гаепле түгелдер! Кеше ул Ходаебызның иң аңлы җан иясе. Шуңа күрә дә кеше, башкалар белән аралашуында үзендә булмаган уңай һәм тискәре якларын күреп, үзенең фикерен һәм аңын тулыландыра белергә тиеш. Шул чагында ул беркайчан да ялгышмас, ялгышса да, тиз арада хатасын төзәтә белер иде. Ләкин андый кешеләр сирәктер. Менә үзе дә яшьлегендә күпме ялгышлар ясады. Аны уйларыннан Асия апасы бүлде: – Әйдә, Мансур энем, үзеңнең төп сүзеңне әйт! – диде ул, һаман да Сергейдан карашын алмыйча. – Беләсеңме, Мансур, бүгеннән мин аны үземнең канат астына алам. Аның барыбер, күзләрен югары күтәреп, миңа карап сүз әйтергә көч тапмаячагын һәм икебез арасындагы бер-беребезгә булган яшерен хисләребезнең бу килеш бернинди дә нәтиҗә бирмәячәген мин инде аңладым. Бер юлга калдыр инде син аны, башка андый нәрсәләр кабатланмас! Шулай бит, Сергей, бу беренчесе һәм соңгысы булыр! – Аның калын, асылынып төшәргә җыенган иреннәрендә елмаю һәм Сергейның күк сыман чиста зәңгәр күзләренә төбәлгән карашында шатлык билгеләре уйный иде. – Мин бер юлга риза! Бу синең дөрес эшләмәгәнеңне аңлаганың өчен генә. Синең урлавыңны закон каршында бернинди сәбәп белән дә аклап булмый. (Дәвамы бар.)