Аның сүзләре буенча, моторның югалганлыгын кичә белгәннәр. Аннан алдагы көндә мотор эшл...
Аның сүзләре буенча, моторның югалганлыгын кичә белгәннәр. Аннан алдагы көндә мотор эшләгән, һәм аның утырган урыны берничек тә кеше күзенә күренерлек түгел. Соңгы бу ике көндә слесарь Сергей эшкә йөрми икән, өендә эчеп ята, ди. Мансур язганнарына Асия апасыннан кул куйдырды. Аның уйлавынча, моторны кайда ятканын белгән кеше алган. Күтәреп алып китәргә авыр булганлыктан, аны техника белән урлаган булырга тиешләр. Ләкин нәрсә белән? Бу көннәрдә монда бернинди дә техника кермәгән. Кергән очракта аның кайда булса да эзе калырга тиеш, һәм Мансур тирә-юньне әйләнеп чыгарга булды. Чынлап та, ындыр табагыннан басу буйлап авыл читенә таба, кышкы бураннарда сукмакны югалтмас өчен, ике ягына корган әрем сабаклары утыртылган эз сузылып ята. Бу көннәрдә төннәрен суык булып, сукмакка җәяүле буран кар сипсә дә, урыны-урыны белән, чүт кенә сизелердәй, бәләкәй чана эзе күренеп ята. Асия апасы бу сукмакның Сергей эшкә йөри торган юл икәнен әйтте. – Әйдә, синең матай белән Сергейның хәлен белеп килик әле, нишләп эшкә чыкмый икән? – диде Мансур, Асия апасына берни дә аңлатмыйча. Алар урам уртасыннан бардылар да, Сергейлар тыкрыгына килеп җитәрәк, мотоциклларын калдырып, тар гына сукмактан кереп киттеләр. Бу тыкрык – авылның басу ягы һәм урман кырыена дип әйтерлек тоташкан керәшеннәр урамы иде. Анда инде йортлар да азаеп бара. Калганнарында да карт-коры гына яши. Бәләкәй чагында Мансурның бабасыннан ишеткәне бар, борынгы заманнарда татар халкы белән керәшеннәр аерымрак яшәргә тырышканнар. Татар халкы чишмәләр тирәсенә, тәһарәт алырга бер комганлык кына булса да су табарлык җиргә сыенган, ә керәшеннәр, кое казып булса да, урман тирәсенәрәк урнашырга тырышканнар. Шуңа да безнең авыл, икегә бүленеп, татарлар – чишмә тирәсенә тау кырыйлап, ә керәшеннәр басу кырыйлап урманга табарак йортлар салганнар. Сергейларның йортлары басу кырыйлап беренче, сугыштан соңгы елларда салынган бәләкәй иске өй иде. Салынганда ук ул яңа йорт булмаган, ахры, кайбер бүрәнә араларында инде череп бетеп бара торганнары күренгәли. Кайчандыр әйбәт булган юан имән баганалы урыс капка да, түбә такталары ачылып, кыегында күгәрчен оясының мамыклары күренеп, бер якка кыйшаеп калган. Бакчада, коймадан калкып, әле һаман да вак кына алмалары коелып бетмәгән алмагач утыра. Мансур бәләкәй чагында, күрше малайлары белән таяк ыргытып, шул вак алмаларны койгаладылар. Аннан аларны үзләренең таяклары белән Микулай дәдәй куа иде. Ә ул йөгерә алмый, аның бер аягы тимер. Армиядә хезмәт иткән чагында, чехлар белән булган буталышта аягын өздереп кайткан. Авылда күп кеше аны «тимер аяк» дип йөртте. Колхозда гомере буе басу каравылчысы булып эшләде. Сергей яшьтән үк гел әтисе тирәсендә үсте. Әзрәк үсә төшүгә, аңа атын җигеште. Бергә печән чаптылар. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, әтисе аны электрга укырга җибәрде. Шул елны басуда Микулай дәдәй аты нидәндер куркып китеп, арба астында басылып үлде. Әнисе болай да авыру хатын иде, иренең кайгысыннан озак та тормый дөнья куйды. Шулай итеп, Сергей әтисенең шушы хуҗалыгында япа-ялгыз калды. Күпләр аны берәр кызга өйләнеп гаилә корырга өндәп карадылар, ләкин ул, ярлылыгыннан оялып, якын барырга курыкты. Гомер уза төшкәч, аракы белән дуслаша башлады. Капкаларын ачып керүгә, Мансур Асия апасына Сергейның өенә үзенә генә керергә кушты. – Син аның нигә эшкә килмәгәнен сораштыр, ачулан, ә мин шул вакыт эчендә сарай-келәтләрен карап чыгыйм әле. Асия апасы өйгә кереп китүгә, ул башта келәтне ачып карады. Анда әйберләр тәртипсез таралып ята иде, ләкин мотор күренмәде. Сараенда бер хайван әсәре дә юк, бөтен җирендә үрмәкүч ятьмәләре генә асылынып тора. Монда инде күптән бер кешенең дә аяк эзе күренми. Аннан ул утын сараена юл тотты. Андагы утын, вакланып, әрдәнәләргә өеп куелган. Ә менә бер кырыендагы утын ишелеп төшкән. «Болар тик торганда ник ишелде икән?» – дип уйлады Мансур. Бер кырыйда бәләкәй чана да ята. Мансур тиз генә куллары белән ишелгән утын өемен ардаклый башлады. Астыннан электр моторы килеп чыкты. Менә кая каплап куйган ул аны! Ярый әле ватарга