Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 22. – Ә син, Мансур, молодец! Мин сине болай төпле фикер йөртүче егеттер дип уйламаган идем. Рәхмәт сиңа, мине мең бәладән коткардың! Ә Сергей әйбәт егет. Ул миңа эшчән кеше буларак ошый. Ләкин, әти-әнисе гарип булу аркасында, ул үз-үзен кимсетеп үскән. Сиңа әйтсәм әйтим инде, ул һәрвакыт минем якка күз атып йөри. Ләкин авызын тутырып сүз башлый алмый шул. Инде, әйткәнемчә, үземә башлап сүз әйтәсе булыр, ахры. – Их, Асия апа! Чынлап та, андый эшне сузмагыз, көч табыгыз үзегездә! Бәхетегезне югалтмассыз! – Минем кебек, дип тә әйтәсе килгән иде, ләкин тукталып калды. – Мактавыгыз өчен чын күңелемнән рәхмәт сезгә! Минем эшем инде ул. Шулай бәләкәй генә файдам тигәч тә мин бик шат инде. Ярар, Асия апа, сезгә уңышлар телим! Мансур, мотоциклга кабат утырмыйча, авылның үзләре яши торган ягына таба китеп барды. Тыкрыкларына борылгач, аяклары атламас булды. Менә борылыштагы эскәмия, кардан ачылып, һаман элеккечә, әзрәк кенә каралып, ярыклары гына зураеп, аларның укудан кайтканнарын көтеп утыра кебек. Менә алар, берсен-берсе узышып, йөгереп килеп эскәмиягә аварлар. Аннан ни турында булса да бәхәсләшә, сатулаша башларлар. Кая китте ул заманалар? Кем гаепле аларның бер-берләрен күралмыйча аерылышуларына. Кем гаепле?! Соңгы вакытларда бу сорау Мансурның исенә бик еш төшә башлады. Аз гына буш вакыты булса, аның күңелен Фирүзә биләде. Аны сагынуына ул нишләргә дә белмәде. Ялгышты шул ул теге вакытта. Ул чактагы хаты өчен Фирүзә аны беркайчан да гафу итмәячәк. Хәзер Мансурга Фирүзәгә булган мәхәббәтенең хыялый диңгезендә генә йөзәргә калды. Кайчан да булса ул аны Фирүзәсе көткән ярга илтеп чыгарырмы икән? Теге вакытта кыяда кулларын җәеп каршы алган кебек, кайчан да булса ул аны шул диңгезенең ярында каршы алырмы? Мансур шулай күзләрен йомып утырды да, авыр сулап кына, тыкрык буйлап өйләренә таба атлады. * * * Бүгенге колхозчылар җыелышы өйлә вакытына билгеләнгән иде. Авыл халкы бик күпкә алдан җыелыша башлады. Соңгы елларда җыелышның нәрсә икәнен дә оныттылар. Шуңа күрәме, әллә инде «колхозны саталар икән» дигән сүз чыккангамы, кайсы кызыксынып, кайсы, өйдә утырганчы, кеше күреп, нәрсә сөйләгәннәрен тыңлап кайтырга дип, берәмләп тә, күршеләре һәм гаиләдәге эшче куллары белән төркемнәр ясап та, клубка таба агылдылар. Җыелышка дип сиксәнне узып баручы Фәесхан бабай да килгән. – Ничек инде ул колхозны саталар ди?! Без нәрсә өчен сугыштык! Ярты авылыбыз сугыштан кайтмады. Сталин кирәк монда, әзрәк кенә булса да тәртип урнаштырыр иде. Әнә минем Наиләм, авыр туфрагы җиңел булсын, мин сугышта чагында, ике ач баласына ике кушуч арыш уып кесәсенә салган өчен, биш ел төрмәдә утырып кайтты. Мәрхүмкәем, иллене дә тутыра алмыйча, бу дөньядан китеп барды. Ә хәзер колхоз хәтле колхозны урлап сатып тараталар. Берни дә юк! Кая бара бу дөнья? – Ул калтыранган куллары белән таянып килгән таягын клуб каршына салынган ташка бәргәләп ала һәм маңгаен басып төшкән авыр эт бүреген бер кулы белән күтәргәләп куйгалый. Алдында үзен тыңлаган кешеләргә борчылу карашын ташлап, нидер әйтмәкче була. Ләкин күңеленә килеп тыгылган ачуы, аңа ирек бирмичә, будырып йөткертә башлады. Аны озата килгән эте, койрыгын болгап, бер – аңа, бер, шакылдаган саен таяк очына карап, аның тирәсендә әйләнә иде. Озакламый клуб мөдире бөтен кешене эчкә керергә чакырды. Фирүзә җыелышка бик дулкынланып килде. Аның күңелендә нинди генә көчләр тарткалашмый иде. «Бер яктан, Александр Петровичның әйткән сүзләре – килгән кешеләргә авыл халкының ихтыяҗларын җиткерергә кирәк. Икенче яктан, хәзерге заманда авыл хуҗалыгын төбеннән алып үзгәртеп кормасалар, ул, бер урында таптанып, сазга сеңеп юкка чыгачак. Алар аны аңлыйлар микән соң?» дигән уйлар белән арткы рәтләрнең берсенә барып утырды.