бирергә уйладык. Әйтәсе сүзем шул: син хуҗалыкны инде әйбәт беләсең. Шуңа күрә дә булач...
бирергә уйладык. Әйтәсе сүзем шул: син хуҗалыкны инде әйбәт беләсең. Шуңа күрә дә булачак яңа хуҗаларга үзегезнең җитешмәгән якларыгызның барысын да дөрес итеп күрсәтеп бирерсең. Җыелыш киләсе атнаның беренче көнендә булачак, әзерлән! Ә хәзер сине минем шофёр өеңә кайтарып куяр. Сау бул, җыелышта күрешкәнчегә кадәр! – Александр Петрович, урыныннан торып, аны ишек төбенә хәтле озатып куйды. Көзге пычрактан калган зур гына чокырлар яз эрегән сулардан тагын да ешаеп һәм тирәнәеп киткән. Юлдан бара торган машинаны әле бер, әле икенче якка ыргыта. Йә сикертеп, башың белән машинаның түбәсенә хәтле бәрә. Менә-менә машина урталайга аерылыр кебек. «Бу юллардан йөргән техника ничек түзсен инде?! Аларны ремонтларга күпме акча китә, күпме ягулык кирәк?» – дип уйлап куйды Фирүзә. Ә ул акчаны каян алырга соң әле? Юк, авылны инвесторлар гына коткара алмый, монда дәүләтнең дә катнашы кирәктер. Авыл халкы ярлыланып, күңел төшенкелегенә төшеп бетте. Аларның күбесе, бүген ашарына булса, шуңа риза. Болай озак яшәп булмаячак, чөнки яшьләр белән өлкән буын арасында бер-берсенә ризасызлык чыгачак. Аның уйлары кабат Александр Петрович белән булган сөйләшүгә кайтып калды. * * * Мансур эшкә килүгә, аны бүлек җитәкчесе чакырып алды. – Сезнең авылдан шалтыраттылар. Анда колхозда амбардан электр моторы урлаганнар. Шуның аркасында орлыкларны чәчүгә әзерләү эшләре тукталган. Яңа мотор сатып алырга акчалары юк. Хәзер авылыгызга китәсең һәм, моторны табып, урынына куйдырасың. Бүген анда колхозның гомуми җыелышы була, син шул җыелышта сүз алып, соңгы вакытта колхозчыларның хезмәт хакларын алалмау сәбәпле, хуҗалыкларда караклыкның арта баруын, моның белән бер милициянең генә көрәшә алмаганын әйтерсең. Һәм, моны булдырмау өчен, һәрбер кеше уяу булырга тиешлеген аңлатырсың. Кичләрен активтан төнге дежурларны оештыруның да артык булмавын әйтеп китәрсең, – дип аңлатты бүлек мөдире, аны үзенең каршына утыртып. Мансур, авылларына кайтуга, әтисе белән әнисен генә күреп чыкты да, әнисенең сукранып калуына карамастан, ындыр табагына юл алды. Ул авылның бер читендә урнашкан. Кайчандыр әйбәт койма белән әйләндереп алынган ындыр табагының такта-торыклары ауган, алар эреп барган кар астыннан тырпаеп күренеп торалар. Ашлык киптерү җайланмасы түбәсеннән купкан калай, инде миңа бөтенләй ычкынырга кирәк дип, җилдә әле бер, әле икенче якка каерылып, дөбер-шатыр килә иде. Ындыр табагына килеп җитүгә, ул үлчәүгә таба китте. Анда авылның иң үткен, ирләр кебек көчле саналган һәм алар кебек үк киенгән урта яшьләрдәге Асия апасы көтеп тора иде инде. – Исәнмесез, Асия апа! – дип исәнләште Мансур, үлчәүгә терәп ясалган ындыр табагы мөдиренең бүлмә ишеген ачып кереп. – Әйбәт әле, синең хәер-догада! – диде Асия апасы аңа каршы. – Ялгышмасам, син бит Шәрип малае, милициягә укыган идең бугай. Ул кырыс сынау белән Мансурны аягыннан алып башына хәтле тикшереп чыкты. Аның чыраенда канәгатьсезлек күренеп тора иде. – Син безгә электр моторы хакында килгәнсеңдер инде. Нигә, башка кеше тапмадылармыни? Сезнең дә начальствога галочка куяр өчен генә кирәк инде. Синең кебекләрне бездә биш тиеннән ике тиенгә момент алдыйлар. Үзең сорагансыңдыр инде, әти-әниләрне күреп китәрмен дип. Ярар, бик хуп, әгәр дә булдыра алсаң! Хәер, син теге вакытта участковый Дамирга әйбәт булыштың, бәлки, моторны да табарсың. Безгә бик кирәк! – Асия апасы тагын бер кат Мансурга үтәли тишәрдәй карап алды. – Кирәк булгач урлатмыйлар аны! – дип җавап кайтарды Мансур, үзенә карата әйтелгән сүзләргә хәтере калып. Ул, тиз генә блокнотын чыгарып, язарга әзерләнде. – Асия апа, сез монда ничә кеше эшлисез, һәм бу көннәрдә кемнәр эштә юк? Аннан соң син миңа нинди мотор югалганын, кайсы төштән икәнен, соңгы мәртәбә ул моторны кем күргәнен һәм инде кайчан югалганлыгын – барысын да әйбәтләп сөйләп чык әле! – дип, Асия апасының сүзләрен язарга тотынды.