Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 21. Светлана сөйләвеннән беразга тукталып калды. Булып узган яшьлек хаталарын искә төшерүе авыр иде аңа. Күз төбенә төшкән сизелер-сизелмәс кенә җыерчыклар тагын да ачылып киткәндәй булды. Фирүзә бер кулы белән аның учларын тотып, икенче кулы белән җилкәсеннән кочып алды. – Ярар, Светлана, булган ялгышлар инде кире кабатланмасын! Бәлки, шулай чын бәхетеңә ирешерсең. Тормышыңдагы бу ялгышларны башка кабатларга тырышмассың! – дип, Фирүзә башын аныкы белән янәшә куйды. – Безгә Ходаебыз, ул хаталарны аңлатыр өчен, зур кыенлыклар биргән, һәм без, аларны җиңеп чыгып, бәхетебезгә ирешергә ярдәм итәр диеп, Аңа рәхмәтебезне укыйк, – дип, җилкәсе белән Светлананы селкетеп куеп, битеннән үбеп алды. Светлана, айнып киткәндәй, иелгән башын күтәрде. – Син, Фирүзә, дөрес әйтәсең, мин инде андый кыз түгел. Шул эскәмиядә утырганда, төшенкелеккә бирелмәскә, ул кызыгырлык тормыш корырга ант иттем. Мин бу иремне вакыт узуга яратачакмын. Ул бит мине ярата, һәм мин дә аңа шул ук наз белән җавап кайтарырга тиеш. Җитте, Фирүзә, үткәннәрне искә алып елап утырырга! – Светлана, урыныннан сикереп торып, җитди караш белән Фирүзәнең каршына килеп утырды. – Фирүзә, син аңлыйсыңмы, без мәктәптә укыгандагы заманалар узды. Хәзер кешене җитәкләп эшкә кушмыйлар. Син ничек булдыра аласың, шуны эшләргә кирәк. Мин, Аллам боерса, Мәскәүдә зур матурлык салоны ачмакчы булам. Моны тормышка ашырырга миңа иптәшем булышырга тиеш. Ә менә сиңа авылыңны, килмешәкләр кулына тапшырмыйча, үз кулыңа алып, таркалырга ирек куймыйча, яңартырга, яшәртергә кирәк. Ул синең кулыңнан килергә тиеш! Мин ышанам сиңа, син аны булдырачаксың! Без әле үзебезнең кем икәнлегебезне күрсәтербез! – Светлана Фирүзәне кочаклап алды, һәм беразга алар һәркайсы үз уйларына бирелеп тынып калды. Бу тынлык күңелләрен ныгыттымы, әллә инде яшьлек хыялларына канат бирдеме, алар кабат күтәренке күңел белән төне буе сөйләшеп чыктылар. Йокларга ятканда, икесенең дә күңелләре шат һәм хыялый дәрт белән тулы иде. Фирүзә йокыдан уянганда, Александр Петрович эшкә киткән иде. Ул хатыны Мариягә Фирүзәнең үзе янына сугылып чыгуын үтенгән. Фирүзә, тиз генә чәй эчеп, тәмле генә йоклап яткан Светлана белән Маринаны уятмаска тырышып, битләреннән үбеп китәргә җыенды. – Мария апа, рәхмәт сезгә! Сез миңа әнием шикелле. Ходаем зур сәламәтлек бирсен үзегезгә! Ә Светлана – бик яхшы кыз. Ул миңа күп нәрсәләр сөйләде һәм өйрәтте. Бәхете булсын инде, ә Марина сезгә охшаган. – Ярар, Фирүзә, рәхмәт яхшы сүзләрең өчен! Килгәндә-киткәндә кергәләп чык, үз кызыбыз кебек каршы алырбыз. Светлана хәзер сирәгрәк кайтыр инде. Александр Петрович янына кереп чыгарга онытма! – Мария Фирүзәнең аркасыннан сөеп озатып калды. Фирүзә, тагын бер кат рәхмәт әйтеп, урамга чыкты. Ишекне ачуга, аңа мартның иртәнге салкын һавасы китереп бәрде. Һава салкынчарак тоелса да, күтәрелеп килүче кояшның нурлары йөзгә ягымлы җылылык сиздерә иде. Аяк астында кичтән каткан бозлар элпәсе чытырдап ватыла. Түбә кырыйларында тамчы тамып хасил булган кылыч бозлар кояш нурларында энҗе кебек җемелди. Әйе, язга кердек! Авыл җиренең алдагы ел өчен көрәш чоры башланачак һәм авыл халкы, бу көрәштә җиңеп чыгу өчен, көнен төнгә бәйләячәк, дип уйлап куйды Фирүзә. Ул килеп кергәндә, Александр Петрович кем беләндер бик бирелеп бәхәсләшә иде. Фирүзәне күрүгә, урыныннан торып, бәхәсләшүчесенә инде сүз беткәнен аңлатып кул бирде дә каршы алырга аңа таба атлады. – Дөрес эшләгәнсең! Кермәсәң үпкәләгән булыр идем. Без хәзер синең белән кыскача гына кичә табын артында башлаган сүзне дәвам итәрбез дип уйлаган идем. Кыскасы, кызым, синең алай дигәнгә ачуың килмәсен, мин синең үпкәләп калуыңны теләмим. Синеңчә, хуҗалыкның таркалып баруына мин гаепле, чөнки мин сезнең хуҗалыкка эшне яңача алып барырлык төпле, нык хуҗа таба алмыйм. Бәлки, син табарсың авылыңда, хәер, юктыр. Мин сезнең авылны яхшы беләм. Авыл халкына да файдалары тимәсме, авылның да таркалуына юл куймаслар дигән исәп белән сезнең хуҗалыкны Казандагы завод карамагына