Бу сүзләрдән Светлананың күзләре акаеп кысылды. Ул, Флүрәне карашы белән юкка чыгарырда...
Бу сүзләрдән Светлананың күзләре акаеп кысылды. Ул, Флүрәне карашы белән юкка чыгарырдай булып, бөтен йөзен бозып, авызыннан ниләр чыкканын да абайламыйча, аның янына очып килде. – Син нәрсә, Казан килмешәге! Нинди сүзләр сөйлисең син, Руслан – минем ирем! Безнең кызыбыз бар, нигә аның данын пычратасың? – Ул минем дә ирем! Без аның белән атна саен очрашабыз. Бала белән бакчада йөрибез, – диде Флүрә салкын тынычлык белән. Светлана, Флүрәнең сүзләрен башына сыйдыра, ачуын тыя алмыйча, аның изүеннән эләктереп алды. – Син нәрсә, Казан хәерчесе! Нигә Русланны ияләштерәсең, кешенең бәхетенә өлешкә керәсең? Флүрә, үзен кимсетүгә чыдый алмыйча, аның кулларын изүеннән алып этеп җибәрде. – Син мине мыскыл итәсеңме? Әйе, син бит җитәкче кызы! Сиңа безнең ишеләрне мыскыл итү бернигә дә тормый. Ләкин аңла, син керәсең ул өлешкә, кеше бәхетенә! Минем кызым синекенә караганда алданрак туды. Руслан сине беркайчан да яратмады. Хәтереңдәме, син күпме ишек шакып тордың, урамда көттең. Ә бит ул чагында мин аның белән идем. «Нигә ишегеңне ачмыйсың?» – дигәч, беләсеңме нәрсә диде: «Юләр ул Светлана, минем арттан йөри. Мин аны беркайчан да яратмадым һәм яратмаячакмын да. Кызы аша бер әйбәт эшкә урнашыр өчен, миңа аның әтисе генә кирәк!» – диде. Синең балага узганыңны белгәч, миңа түзәргә кушты. Хәзерге эшендә әзрәк ныгып, аерымрак эшли башлауга, нинди дә булса сәбәп табып, сезнең белән араны өзеп, безгә кайтырга тиеш. Теге атнада гына: «Тагын чүт кенә түз инде», – диде. Мин аңа ышанам, чөнки без бер-беребезне яратабыз! Ә ул сине беркайчан да яратмады! Башка синең белән сүз куертасым килми. Башың – акыллы, үзең дә аңларсың һәм бала уянганчы чыгып кит! – дип, бер кулы белән ишекне тартып ачты, икенче кулы белән аңа юл күрсәтте. Светлана бу гарьлектән нишләргә дә белмәде. Аның ачудан бөтен гәүдәсе калтыранып, башы берни дә уйлый алмый, йөрәге күкрәген бәреп чыгардай сикерә иде. Аякларының хәле юклыктан, ул йорттан ерак түгел генә торган эскәмиягә барып утырды. «Нишләргә?! Мин шулай сукыр булдым микәнни? – дип, үз-үзенә сөйләнде. – Яраткан кешемнең кем икәнен аңламаганмын. Аның икейөзлелеген ничек күрмәгәнмен? Әллә, күреп тә, үз-үземә артык ышануым, горурлыгым һәм мин-минлегем аркасында, бар нәрсә дә минемчә генә булырга тиеш, дип уйладыммы?! Йә Ходаем, көч бир миңа бу кимсетүләрне ерып чыгарга! Йә Ходаем», – дип пышылдады аның күз яшьләренә чыланып беткән иреннәре кабат-кабат... (Дәвамы бар.)