– Без бәхетле булачакбыз, мин сине яратам! Ә әтием безгә булышачак! – дип пышылдады. Ал...
– Без бәхетле булачакбыз, мин сине яратам! Ә әтием безгә булышачак! – дип пышылдады. Алар шулай диванда, бер-берләренә сүзләр бирешеп, хәйран гына әүмәкләшеп яттылар һәм икесенең дә күңелләре канәгатьлек алгач, беренче булып Светлана сүзгә килде: – Беләсеңме, Руслан, безгә кеше күзенә күренеп сүзгә кергәнче өйләнешергә кирәк! Чөнки без әле бәләкәй кешеләр. Ә әти! Ул безнең бу хәлне белсә һәм кеше арасында сүз китсә нишләр? Барыбер безнең авыл җирендә кеше арасында мондый хәлләр әйбәткә саналмый. Халык аны оятка санаячак, һәм аның ояты турыдан-туры әтигә кагылачак. Шуның өчен икенче атнаның шимбәсенә әти-әниең белән мине кияүгә сорарга килергә тиешсең! – Светлананың тавышы кырыс һәм боерык булып ишетелде. – Тыңлыйм һәм буйсынам, минем ханиям! – диде Руслан, аның каршына тезләнеп, соңгы сүзләрендә башы белән тезләренә иелеп. Аның сүзләренең яңгыравында көлемсерәү һәм үзен тотышында ялагайлык чагылып китте. Светлана моны сизде, ләкин сизмәмешкә салынды. Аңа болай да рәхәт иде. Чөнки Русланның беренче сүзләреннән әзрәк куркып та калды. Ә хәзер барысы да җайланырга тиеш. Ул үзенең яраткан егетенә кияүгә чыгачак, хыялына ирешәчәк! Туй бик зурдан һәм тыныч узды. Светлана, деканатка кереп, бер айга ял алды, һәм алар Төркиягә очтылар. Мәңге истә калырлык көннәр иде ул. Светлана ул көннәрне хәзер дә рәхәтләнеп искә ала. Икесе генә, беркем борчымады. Кайткач, Светланага яңадан укырга китәргә туры килде. Ә Руслан зур гына оешманың директоры булып эшли башлады. Баштарак Руслан хатынын өрмәгән җиргә дә утыртмады. Бераздан, күп вакыт та үтмәгәндер, Светлана аннан салкынлык сизә башлады. Үзенә әйткәч: «Син нәрсә?!» – дип кенә аклана иде. Марина тугач та ул бик шат кебек кыланды, ә аннан соң кулына да алмады. Светлана бу үзгәрешкә үзен гаепле санады. Бөтен күңелен кызына һәм укуына биргән кебек тоелды. Шуның өчен укуын да ташларга уйлаган иде, ләкин әти-әнисе каршы килде. Беркөнне Светлана Казан урамында сыйныфташын очратты. Кочаклашып күрештеләр дә бер-берләренең хәлләрен сораша башладылар. Ул кыз Светлананың Русланга кияүгә чыгуын һәм кызлары бар икәнен белгәч аптырап китте. – Син нәрсә, Света! Руслан Флүрә белән тормыймыни?! Аларның кызлары бар, Чәчкә исемле, – диде ул. Бу хәбәрдән Светлана, аңын җуя барып, сыгылып төште. – Света, дускаем! Ул сине шулай алдап йөргән микәнни? – Ул авып барган Светлананы кочагына тотып алды. – Син бит Казанда укыйсың, берни дә сизмәдеңме? Ой нинди кабахәт кеше икән бу Руслан! Алай диюемә ачуланма! Мин андый кешене башкача әйтә алмыйм. Ярар, тынычлан! Тынычлангач, аек баштан Русланның бу кабахәтлеге турында тагын бер кат уйларсың. Светлана, сыйныфташының кочагында бераз тынычлангач, күз яшьләрен кулының аркасы белән генә сөртте дә, башын күтәреп, аның күзләренә карады. – Син чынлап сөйлисеңме? Үзең күрдеңме Флүрәне, әллә кеше сүзен генә сөйлисеңме? – Светлананың кибеп бетмәгән күз яшьләрендә ачу елтырап китте. – Әйе, – дип кенә әйтә алды сыйныфташы, Светлананың нинди хәлдә икәнен аңлап. – Син, Света, Флүрә янына үзең барып кил! Дөресен үзеннән белеш. Кайда торганын белмәсәң, мин сиңа адресын бирәм. – Ул, сумкасыннан блокнот чыгарып, аңа адрес язып бирде. Светлана, фатирына кайтып, өстен дә алыштырмыйча, укырга барган киемнәре белән Флүрәнең яшәгән җирен эзләп китте. Ул элек ниндидер заводның тулай торагы булган ике катлы йортта бер бүлмәдә тора иде. Килеп керүгә, Светлананың күзе тыныч кына бала коляскасында йоклап яткан әнисе кебек чем-кара чәчле бәләкәй кызга төште. Ул, баланы уятмаска тырышып, әкрен генә исәнләште. – Флүрә, бу синең кызыңмы? – дип сорады, турыдан-туры аның күзләренә карап. Светлананың шулай көтмәгәндә килеп чыгуына Флүрә бераз каушап та, куркып та калган иде. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды һәм, сөзәргә килгән тәкә кебек, аның күзләренә текәлде. – Әйе, минем кызым, дөресрәге, Руслан белән безнең кызыбыз! – Флүрә, горур гына башын тотып, кызы янына килде һәм аның салынып төшкән одеялын рәтләп куйды.