– Менә монысы өчен молодец! Иртәгә үк фермага сөт залына урнаштыр һәм, пастеризаторны э...
– Менә монысы өчен молодец! Иртәгә үк фермага сөт залына урнаштыр һәм, пастеризаторны эшкә җибәреп, машинадан ук шәһәрдә сөт сата башларбыз. Аннан соң, Николай, ит ысландыру цехы белән шөгыльләнерсең. Мин югары оч Дарья апада ысланган дуңгыз ите ашаган идем, кибетнеке бер кырыйда торсын. Аннан рецепт алырбыз да ашханәнең бер кырыенда эшли дә башларбыз. Мин шушы көннәрдә районга барам, анда Александр Петровичка керәм. Ул безгә шәһәрдән кулланучылар берлегенең ташландык бер бинасын алырга булышам дигән иде. Без, шунда кибет ачып, сату итәргә тотынырбыз. Нәрәдкә җыелган, тын гына утырган кешеләр арасыннан Ибраһим белән Рамилне эзләп табып, аларга элекке урман хуҗалыгы участогының пилорамын һәм аның янындагы склад биналарының торышын белеп кайтып, аңа кереп әйтергә кушты. Рәт чыгарлык булса, урман хуҗалыгы директоры белән сөйләшеп, үзләренә күчерү һәм аны эшләтеп җибәрү иде аның исәбе. – Безгә, абзыйлар, бөтен мөмкинлекләргә дә ябышырга кирәк! – Фирүзә, өстәл артыннан чыгып, аларның каршына килеп басты. – Сез мине әллә нәрсәләр уйлап чыгара дип уйламагыз. Башкача мөмкин түгел! Ничек булса да, язгы кыр эшләре башланып киткәнче, азрак акча җыеп, хезмәт хакын түләргә кирәк. Бераз булса да халыкның күңеле үсеп китәр. – Аннан соң, ишек кырыенда утырган агроном янына килеп, аңа быел ук яшелчә бакчасын кайда һәм ничек оештыру турында уйларга кушты. Атна ахырында Фирүзә Александр Петрович янына районга китте. Җитәкче аны якты йөз белән каршы алды. – Ишеттем, анда авыл шау килә. Контордагы кешеләрнең яртысын башка эшкә күчерде, әллә нинди планнар уйлап чыгара, диләр. Әйдә сөйлә, ниләр җимерәсең? Алдагы көннәргә ниләр планлаштырасың? Аннан соң, онытма, озакламый язгы кыр эшләре башланачак. Әзерлегеңне тикшер! Бүгенге көндә бу синең беренче көн тәртибе булырга тиеш. – Әйе, Александр Петрович! Бу турыда мин беләм. Бөтен эш планы белән таныштым һәм анда нәрсә каралган, барысын да барладым. Хәзерге вакытта чәчүлек орлыкларын уяту һәм аларны чәчәргә әзерләү эшләре бара. Тагылма агрегатлардан тырмалар һәм күпьеллыкларны туендыру өчен чәчкечләр, беренче кереләсе басуларга чыгарып куелып, агрегатларга җыела. Кырчылыкта эш сәгате арттырылды һәм эшчеләр өчен өйлә вакытында кайнар аш оештырылды. Инде эшкә ныклап кереп киткәч, кайнар аш кичен дә булачак. Болар өчен артык борчылмагыз. Безнең егетләр үз эшләрен әйбәт беләләр. Александр Петрович, минем сезгә бер үтенечем бар иде. Хәтерегездәме, сез, шәһәрдә кулланучылар берлегенең ике катлы ташландык бинасы бар, дигән идегез. Шуны безгә күчерергә ярдәм итсәгез иде. – Исемдә, мин аны сиңа, агрофирмагызга күчерергә булышырмын, дигән идем. Шуңа да мин аны җентекләп карап чыктым, аны әйбәтләп төзекләндерергә бик күп көч кирәк. Бүгенге көндә сезнең болай да акчагыз юк. Миннән Светлана, ресторан ачу өчен берәр бина тапмассыңмы, дип сораган иде. Әгәр дә сез аны икегезгә алсагыз, Светлана ул бинаны ремонтлар. Соңыннан өске катына ресторан ачып, аскы катка үзегезнең кибетләрегезне урнаштырыр идегез. Бу икегез өчен дә яхшы мөмкинлек булачак. Чөнки Светлана ресторанны алып бару өчен азык-төлекне сездән сатып алачак. Ремонт барган чорда берәр почмагында кибетегезне ачып сата да башларсыз. – Рәхмәт сезгә, Александр Петрович! – Фирүзә балалар кебек шатланып куйды. – Мин Светланага бүген үк шалтыратам, без аның белән бергә эшләү турында сөйләшкән идек инде. – Ике көннән хәбәр итәрмен, армый эшлә! Минем белән бәйләнештә тор. Авыр мәсьәләләр һәм аңлаешсыз сораулар килеп чыкса, мин сиңа ярдәм итәргә һәрвакыт әзер! – Александр Петрович, сүзенең беткәнлеген аңлатып, кулын биреп, аның белән саубуллашты. – Мин аңладым, сау булыгыз! – Фирүзә, аның кулын кысып, күтәренке күңел белән кабинеттан чыгып китте. Күптән түгел генә ул Светлана белән телефоннан сөйләшкән иде инде. Ул аны кызы белән котлады. Светлана, аңа рәхмәт әйтеп, авылларын үз кул астына алуын бик хуплады. Үзенең аның көченә ышанганын, бергәләп берәр нәрсә оештырырга уйлаячагын әйтте. Әйе, теге кичне алар ул турыда хыялланганнар иде. Ә менә хәзер шундый