Агроном печән чабуны звенолар оештырып эшләячәкләрен һәм һәр звено, үзенең печәнен эске...
Агроном печән чабуны звенолар оештырып эшләячәкләрен һәм һәр звено, үзенең печәнен эскертләргә куеп, склад мөдирләренә тапшырырга тиешлеген әйтте. Эшләгәннәренә җыелган печәннең классыннан һәм күләменнән чыгып хезмәт хакы алачаклар. Быел үләннең юка булуын һәм аны чабар өчен күп хезмәт сарыф ителәчәген искә алып, бер тонна печәннең бәясен башка еллардагыдан арттырганнарын сөйләде. Инженер һәр звеноның кирәкле агрегатлар белән тәэмин ителгәнен әйтте. – Иртүк чык булса-булмаса да, таң атуга, көн кыза башлаганчы чабарга һәм, кичкә көн сүрелгәндә, чыкка хәтле җыярга. Без бер атна эчендә печән чабуны бетерергә тиешбез, аңладыгызмы?! – Фирүзә кырыс һәм шул ук вакытта сүзләренең ышанычлы икәнен аңлатып, карашы белән һәрберсенә тукталып алды. Нәрәдтән кешеләр таралып беткәч, Фирүзә, телефонын алып, урман хуҗалыгына – Заһрый абыйсына шалтыратты. – Исәнмесез, хәерле иртә, Заһрый абый! Хәзер конторда булсагыз, сезнең белән очрашып, кайбер мәсьәләләрне хәл итәсе бар иде. Мөмкин булса, мин килер идем. – Ризалыгын алгач, ул тиз генә машинасын чакыртты да урман хуҗалыгына китте. Аны анда Заһрый күптәнге танышы кебек каршы алды. – Исәнме, Фирүзә! Нәрсәләр җимерәсең, эшләрең барамы, игеннәр ничек, янып бетмәделәрме? – дип, бер көтү сорау яудырып, күрешергә ике кулын сузды. – Болай бик үк начар түгел, ләкин яңгырлар күренми шул әле. Игеннәр тагын әзгә генә түзәрләр дип уйлыйбыз. Инде бер атна тирәсе яумаса, аларга бик күп зыян килерен көт тә тор! – Фирүзә дә Заһрый абыйсы белән олыларча, ике кулын биреп күреште. – Үзегезнең хәлләрегез ничек? Безнекеләр ничек эшлиләр, бик ялкауланмыйлармы? Хәер, анда безнең иң тырышлар! Алар безнең агрофирманы оялтмаска тиешләр. Заһрый абый, мин сезнең янга бүген теләнер өчен килдем бит әле. – Әйдә, ярар! Син, чегән кызы, мине нәрсә белән булса да алдап, кирәк әйбереңне алып китәсең инде. – Әллә юри, әллә инде ачуы килеп, Заһрый абыйсы елмаеп кына кырыйга карап куйды. – Ачуланма инде мине, Заһрый абый, кемгә барыйм инде сездән башка, – дип сүзен дәвам итте Фирүзә, аның сүзләреннән үпкәләгән кебек, күзләрен керфекләре астына яшереп. – Кирәк булмаса килмәгән булыр идем, кирәк бит! Шушы көннәрдә Казан ит комбинатына кереп чыгарга туры килде. Казылык ясарга тәмләткечләр беткән иде, беркайдан да тиз генә табып булмады. Сөйләшеп киттек тә, хәзерге вакытта алар, суелган малларның эчәкләрен тозлап каядыр җибәрер өчен, агач мичкәләр таба алмыйлар икән. Ә без аларны кибеттә сатар өчен ясыйбыз бит. Мин тиз генә уйлап та куйдым, әгәр дә болар белән килешү төзесәк? Һәм мин аларга үземнең фикеремне ачып салдым. Алар ике куллап риза булдылар. Заһрый абый, сез миңа ярдәм итәрсез инде дип ышанып, мин алар белән килешүне төзеп үк кайттым. – Әйе, Фирүзә, син төзеп тә кайткансың! Ләкин сиңа яраклы материалны каян табарга соң? Сиңа бит утын түгел, ә мичкә ясарлык материал кирәк. Белмим инде, нишләргә дә белмим синең белән. Соравыңны үти алмасам, үземне рәнҗеткән кебек булам. – Ул, урыныннан торып, стенага эленгән урманның картасы каршысына килеп басты. Фирүзә, песи кебек кенә, аның һәр сүзен тыңлап, һәр хәрәкәтен күзәтеп, янында басып торды. Хәзер ул кымшанса, Заһрый абыйсы аны куып чыгарыр кебек тоелды аңа. Менә хәзер ул карта янына килеп баскач, кергәннән бирле теле очында бөтерелгән сүзен әйтте. – Заһрый абый, минем сездә эшли торган бригада малайлары кайдадыр бер куе наратлыкны сирәклисе бар дигәннәр иде. Әгәр дә шул участокны безгә биреп эшләтсәгез, без аны ялт итеп куяр идек. – Фирүзә, авызына керердәй булып, аның каршына килеп басты. – Мин үзем дә шул турыда уйлаган идем инде. Анда мичкәгә яраклы материал булырга тиеш. Ә калганы түбә ябарга, кыекларга барырга тиеш, аларын аерым өеп куярсыз. Бәйрәм ашы – кара-каршы дигәндәй, син дә минем бер үтенечемне үтә әле. Үзең күреп торасың, һаваның бу кайнарлыгы урман өчен бик тә куркыныч. Бу көннәрдә өйдә тынычлап йоклаганым да юк инде. Бөтен кеше үзенең участогында урманны янгыннан саклый. Янгынга каршы сөреләсе участокларны сөрер өчен техника җитми. Син безгә ике-өч