Соңгы васыять (хикәя)
Соңгы васыять (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА 1. Дүрт ел элек карчыгыннан ятим калып, ялгызы гына көн күргән Әбүзәр карт янына көзнең елак бер көнендә хәл белергә шәһәрдән сеңлесенең кызы Римма кайтты. Вакытын күбрәк мич артында качышлы уйнаган тычканнарның кыштырдавын тыңлап, ятагында үткәргән карт, кунак кайткач, бераз җанланып китеп, торып утырды, мич ягып җибәрде, чәй куйды. Шәһәрчә килешле генә киенгән Римма, затлы киемем белән ничек утырырга моңа дигәндәй, чүпрәк түгәрәгенең тузаны күптән кагылмаган урындыкка карап торды да, сынаулы карашын картка күчерде: − Бабай, дим, тазалыгың ничек соң? Үзеңә генә авырдыр бит? Зарланырга өйрәнмәгән Әбүзәр карт тыныч кына җаваплады: – Хәл, ни, үзең күрәсең, картларча инде. Авыр, дип, ни... Ярыйсы инде. Римма ялтыравык кәгазьгә төрелгән күчтәнәчләрен өстәлгә чыгарып тезде дә, нәрсәгә тотынырга белмәгәндәй, өй эченә күз йөгертеп чыкты. − Әнә мичеңә дә, өеңә дә ремонт кирәк, − диде ул, калын гына алтын чылбыр таккан муенын боргалап. – Түшәм ярыгыннан тузан коелып тора. Мичең дә ярылып беткән. Олыгая барган хуҗасына иярепме, заманында ару гына күренгән йортының тәбәнәкләнә, картая, бетә баруын Әбүзәр карт үзе дә белә иде. Кулыннан эш килгән чакта түзеп ята идеме соң ул ярыгыннан туфрак коелган түшәм такталарына карап? Күптән агартылмаган миче дә... карчыгы исән чакта, әз генә ярыгы күренү белән, кызыл балчыкка ат тизәге кушып, тип-тигез итеп сылый иде дә, кипкәч, ап-ак итеп акшарлап та куя иде үзен. Чисталык-пөхтәлекне бик ярата иде мәрхүмәсе. Ачык саргылт буяуга буялган идәнне, иренмичә, ике-өч көнгә бер булса да сөртеп ала иде. Күрер-күрмәс күзләре белән эшне күбрәк күреп түгел, ә капшап эшли иде Мәфрүзәсе. Күзледән дә төгәл башкара, әйтерсең лә бармак очларында күзе бар... Карчыгын исенә төшереп, кунак барлыгын да онытып киткән Әбүзәр карт, биек үкчәләре белән как идәнгә шак-шок басып тышка чыгып киткән Римманы шәйләп, истәлекләреннән айныды. Ишегалдына караган тәрәзәдән хатынның йөргәне күренеп тора иде. Бертын ишек алдында башын боргалап басып торды да, нигәдер, бикле келәт ишеген тартып карады. Мал-туары калмаган абзарны, күптән ягылмаган мунчаны урап чыкты. Чылбырда туктаусыз чәңгелдәп өргән эткә якынлашмыйча гына кесәсеннән нидер алып ыргытты. Римма бакча ягына чыккач, Әбүзәр карт бер мизгелгә аны күздән югалтып торды. Таягына таянган карт, чәй кайнап чыкканны искәреп, көч-хәл белән кыймылдый-кыймылдый өстәл көйләде. Чәе-шикәре, балы, сөте, ипие бар. Ә бу кыштырдыкка төргән татлы-шикәрле ашамлыкка аның инде исе китми. Теләсә, кунак үзе ашар. Римма тышта озак тоткарланмады. Биек үкчәсенә эләккән балчыкны тупса янындагы чүпрәккә сөртә-сөртә, өйгә керде. Аның исәбен аңларга теләгән карт үзе сүз башламады, бары тик сораулы карашын хатынга төбәде. Ничек аңларга була моны? Олыгайган, йорт карарга хәле калмаган абзыйсына ярдәмләшү исәбе белән килгәнме? Нүжәли өйне бераз төзәтешергә, сипләргә булышыр? Гомер булса, шушы бирешеп барган йортта кышлар чыгасы... Әбүзәр картның Риммадан башка якын туганы юк. Йорт аңа каласы. Аның уйларын аңлагандай, хатын, өстен салмыйча гына, Әбүзәр карт янына килеп утырды да, картның тамырлары бүрткән, җыерчыклы кулларына кагылды: − Бабай, ялгызыңа кыш чыгуы авыр булыр. Утының да чамалы. Әллә бер-ике айга гына пансионатка барасыңмы соң? Әәәә... Менә ничек икән... Җил тегермәне икәнен беләм, суы каян килә икән, дигәндәй... Ә син йорт сипләү турында өметләнеп утырасың... Бабай мондый сорауга җавап бирергә әзер түгел иде. Беренчедән, аның Мәфрүзәсе белән гомере үткән өеннән чыгып, күз күрмәгән җиргә бик барасы килеп тормый. Ничектер, дөрес түгел бу. Карчыгына, аның рухына хыянәт иткән кебек. Икенчедән, чит ил сүзенә тартым бу "пинсәнәт"не карт бик төшенеп тә бетерми. "Пинсә" дигән өлеше аңлашыла инде, пинсәнирләрне җыя торган урындыр. Картның икеләнүен күрепме, Римма пансионатның картлар өчен нинди уңайлы, рәхәт урын икәнлеген сөйли башлады. Анда утын ягасы да юк, су ташыйсы да. Хәтта ашарга пешерәсе, идән, кер юасы да юк. Барысын да кешеләр эшли. Көн саен