Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 26. Алар Нәфисәнең фатирына кайтып җиткәндә, инде офыктан таң шәүләсе сизелә башлаган иде. – Рәхмәт, Мансур, бу мәңге онытылмаслык кичне бүләк итүең өчен! Иртәгә, вакытыңны әрәм итеп, мине озатырга килеп йөрмә. Үзем генә кайтырга ияләндем инде. Мине беркем дә куркытмый! Ә бүгенге кич безнең яшьлегебезнең сере генә булып калсын! Мансур аны-моны уйлап өлгергәнче, Нәфисә, капкаларын ачып, өйгә таба йөгерде. Ул аның артыннан: «Мин барыбер киләм!» – дияргә генә өлгереп калды. Ләкин язмыш син уйлаганча гына була алмый шул. Иртән аны бүлеккә чакырып алдылар. Мансурга озак вакытка ерак командировкага китәргә кирәк иде. Аның иртән Нәфисәне уятасы килмәде. «Ярар, йокласын инде, аннан хәбәр җибәрермен әле», – дип уйлап, үзен тынычландырды. Алда нәрсәләр буласын белгән булса... Ул аны йоклаган килеш үзе белән күтәреп алып киткән булыр иде. * * * Быел җәй башыннан ук корыга китте. Инде июнь ае бетеп бара дип әйтерлек. Тау битләрендәге кыска тамырлы кыяклы үләннәр, пеләш утраулар ясап, соры төскә керде. Тирән тамырлы люцерна үләннәре генә, үзләренә куаклар хасил итеп, тирә-юньнәренә яшеллек биреп утыралар. Алар арасына донниклар буталган һәм алар үзләренчә куе гына үләнлекләр булдырганнар. Башка елларда җир җиләгенә күмелгән урыннар көйгән, яфраклары корыган. Басуларда корылыктан ярылган эзләр күренә башлады. Авыл халкы бәрәңгеләрен бер кат матиклап чыкты, ләкин өяргә берсенең дә кодрәте җитмәде. Барысы да яңгыр көтә. Яшьләр һәм бала-чагалар, әбиләр кушуы буенча, яңгыр боткасы ясап, бер-берләренә һәм урамда очраган кешеләргә чиләкләп су коеп та карадылар, ләкин файдасы күренмәде. Халыкның телендә яңгыр гына иде. Фирүзә дә иртәнге нәрәдне корылыктан башлады. – Һаман яңгырлар күренми. Инде нишләрбез?! Болай булса печәнсез дә, сыерларга сенажсыз да калачакбыз! – Аның күзләрендә тирән борчылу һәм иреннәре янында вак кына җыерчыклар сизелеп китте. – Минем уйлавымча, күпьеллык үләннәрне шушы көннәрдә, иртә-кичләрен эшләп, җыеп алырга кирәк. Икенче чабуда сенажга салырбыз. Ә менә игеннәр белән нәрсә эшләргә? – диде ул, агрономга карап. Аның белемлелеге һәм үз эшен яратып башкаруы Фирүзәгә ошый иде. Язгы чәчү вакытында алар күпме тарткалыштылар! Агроном чәчү нормасын чүт кенә арттырып һәм мөмкин кадәр иртәрәк чәчәргә куша, ә ул, күп орлык китә һәм иртәрәк салкын килешкә чәчсәк, басу катачак, дип сатулашты. Әмма агроном үзенчә эшләде, басуларны ике кат тырмалатты. Беренчесен игеннәр тишелеп чыгар алдыннан, икенчесен тишелеп чыккач. Басу да катмады, чүп үләннәре дә күренми, ә игеннәр матураеп кына утыралар. – Аннан соң кәбестә белән нишлибез? Без көн дә шулхәтле мәктәп балаларын анда тота алмыйбыз! Аларны яшь бозаулар өчен яфрак себеркесе һәм төрле витаминлы кыргый үләннәр җыюга кушарга кирәктер дип уйлыйм! – Фирүзә, күзе белән үзе каршында утырган кешеләрне айкап, кабаттан карашын агрономда туктатты. – Игеннәргә килгәндә, – дип сүзен башлады агроном. – Алар тагын бер ун көн түзәчәкләр дип уйлыйм. Ә менә кәбестә хакында, кайбер авылларда су сиптергеч җайланмалар калгандыр әле. Хәзерге вакытта аның белән эшләргә беркемнең дә җыенганы юк. Эзләргә, табарга һәм, җыеп, су сиптерә башларга кирәк! Бүгенге көндә болай кул кушырып утырып булмый инде. – Агроном, сүзен бетергәнлеген аңлатып, бер кат нәрәдтә утыручыларга күз салды. Аның карашы җитди һәм борчулы иде. – Менә монысы тагын сиңа инде, Николай! – Фирүзә күршесе белән нәрсә турындадыр сөйләшеп утыручы Николайны күзләре белән эзләп тапты. – Бүген үк авылларны әйлән һәм җайланманы тап! – Ярар, була ул! Минем күрше райондагы бер авылда күргәнем бар, аларга кирәк түгел ул. Чөнки күптән ята инде, алар аннан файдаланмыйлар. Менә шулардан белешеп карармын әле, – диде Николай. Нәрәд беткәндә, Фирүзә инженер белән агрономга үзе янында калырга кушты. Ул аларны, үзенең өстәле янына утыртып, печән әзерләү буенча эш планнарын сөйләргә кушты.