бәхетленең бу юравын берсүзсез үтәргә тиеш! Килештекме?! – Нәфисә, төнге тынлыкны яңгыр...
бәхетленең бу юравын берсүзсез үтәргә тиеш! Килештекме?! – Нәфисә, төнге тынлыкны яңгыратып, тагын көлеп җибәрде һәм Мансурның кулларыннан тартып куйды. Аннан, аларны ычкындырып: – Мин туңа башладым, әйдә әзрәк йөгерәбез! Тот мине! – дип кычкырды да озын үлән баскан тар гына урам тыкрыгына йөгерде. Мансур бер мәлгә Нәфисәнең шаян кыюлыгына каушап, аптырап калды. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды һәм Нәфисәнең күңел күтәренкелеге аңар да күчеп, ул да шатлыклы тавыш белән бөтен урамны яңгыратты. – Мин сине хәзер эләктерәм, мин бүген бәхетле һәм сиңа – бәхетсезгә – җәза бирәчәкмен! – дип, аның артыннан йөгерде. Нәфисә укыган чакларында яхшы чаңгычы һәм әйбәт йөгерешче иде. Ул, Мансурдан ычкынып китүгә, аны күңел күтәренкелеге бөтенләй канатландырып җибәрде. Мансур әллә ниләр уйлап торганчы, ул инде хәйран ук ерак китеп, аның күз алдыннан югалып та өлгерде һәм тыкрыкның ахыргы башындагы каенның кәүсәсенә сыенды. Аның кайнарлана башлаган гәүдәсенә каенның салкынлыгы тагын да ләззәт өстәде. Күңелен яшьлектә генә була торган хисләр биләп алды. Ә йөрәге, бу яңа туган хисләрдән үзе сыенган каенны селкетеп, тирә-якка ишетелер кебек, дөп-дөп тибә иде. Мансур, аны куып җитәм дип җан-фәрманга чабып, каен кырыеннан узып та китте. Ә ул каенга сыенган килеш кала бирде. Эзләсен әле! Нәфисәнең йөрәк дулкыннары тагын да көчәеп, йөрәге чыгып китәрдәй булып тибә башлады. Күптән көтте инде ул бу мизгелләрне. Алар Фаил белән соңгы мәртәбә очрашканга күпме еллар узып китте! Әйе, күңелендәге хисләренең ташкындай ургылып, ярларыннан ташып чыкканын күптән көтте. Хәзер инде көтеп арыды, ахры, бу мизгелләрне. Аның күңел хисләре утырып торган таш кебек мүкләнә һәм тупаслана башлады. Ә менә бүген иртәнге чыктан тартылып киткән һәм таҗларын ачкан ромашкалар кебек, аның да күңеле чәчәк атарга җыенды. Юк, ул Мансурны яратудан түгел, ә күңелендә рәхәтлек, җиңеллек тою әле чәчәкләрен коеп өлгермәгән яшьлегеннән иде. Мансур Нәфисәне бик тиз генә тотарга уйлаган иде дә, ләкин ул аннан җитезрәк булып чыкты. Менә ул кыз йөгереп кереп киткән тыкрыкның ахыргы башына хәтле барып җитте, ләкин Нәфисә күренмәде. «Ой, җил белән бер икән», – дип уйлап куйды Мансур аның турында. «Кая югалырга мөмкин?» – дип, артына борылып карады. Ә анда, койма буенда, колачларын җәеп, яфракларга күмелгән сыгылма нәзек ботакларын асып, карт каен гына утыра иде. «Әһә, менә кайда качып калгандыр ул» дип, Мансур кабат артка, каенга таба йөгерде. – Менә кая качкансың икән син! – Мансур, тыны беткәнен сиздермәскә, тигезрәк суларга тырышып, каен белән икесен бергә кочып алды. – Ярар, син җиңдең! Бәхетең, син миннән өлгеррәк булдың. Әгәр дә вакытында тотып өлгергән булсам, мин сиңа җәза бирәчәк идем. Ләкин булмады, мин оттырдым! Болай булгач, җәзаны син бирәсең инде. Мин риза! – Мансур кызның кайнар сулышын тойды. – Мин туңам! Күрмисеңмени, калтыраудан тыным кысыла башлады! Җылыт мине, алайса, мин тагын качам, һәм бу юлы син мине таба алмаячаксың! – Нәфисә, тиз генә чүгәләп, каен белән аның арасыннан чыгып китмәкче булып тайпылып карады. Ләкин аны Мансурның көчле беләкләре эләктереп алды. – Мин сине хәзер беркая да җибәрмим! – дип, Мансур аны күкрәгенә кысты. Кызның тыгыз калку күкрәкләрен, аларны ярып чыгардай типкән йөрәген тою һәм аннан бөркелеп торган тәмле хушбуй исләре аның күңелен әсир итте. Ул үзенең кайдалыгын һәм кем белән икәнен дә онытып, кайнар иреннәрне сизүдән шушы минутларда туган рәхәтлеккә чумды. Колагына «Миңа җылы, миңа шундый рәхәт инде» дигән пышылдауны гына ишетте. (Дәвамы бар.)