Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 28. Александр Петрович кайтканда, алар өйләреннән ерак түгел генә балалар мәйданчыгында иделәр. Марина әбисе белән монда бик еш килгәли. Ул мәйданчыкта балалар һәрвакыт күп була, чөнки монда рәхәтләнеп уйнарга бөтен шартлар да бар. Олырак мәктәп балалары үзләре генә уйнасалар, мәктәп яшенә тиклеләре әбиләре йә әниләре белән килә. Марина әниләре белән килгән балаларга һәрвакыт кызыгып карады. Алар, нәрсә эшләсәләр дә, әниләре янына килеп мактаналар, әниләре дә аларны мактый. Менә ул да бүген, ни генә эшләсә дә, эскәмиядә аны карап утырган әнисе янына йөгереп барып сөйләде. Аны башка балалар ишетсен өчен, «әни» сүзен кычкырып әйтте һәм әле тирә-ягына да күз салды. Янәсе, күрәләрме аның бүген әнисе белән килгәнен. Бабасы килеп машинасыннан кычкырткач: – Әнием, бабай килгән! – дип, әнисенең кулыннан җитәкләп, машинага таба китте. – Бабай, әни кайтты! Миңа менә нинди матур күлмәк алып кайткан! – Марина аларны каршы алган бабасы янында күлмәген күрсәтеп әйләнеп алды. – Бабай, әни мине ярата бит ул! Мине сагынып кайткан, мин дә аны сагынган идем инде. – Марина, масаеп кына, башка көннәрдәге кебек, бабасы янына алга утырмыйча, артка әнисе янына утырды. Юлда әтисе аның тормышындагы яңалыкларын, киявенең һәм кодасының исәнлекләрен сорашып барды. «Ничек анда бәләкәй Зарина, әбисе беләнме?» – дип сорап куйды. Алар килеп җиткәндә, эш вакыты бетеп, эшчеләр кайтырга җыеналар иде инде. Александр Петровичны күргәч, беразга аптырабрак калдылар. Кайтыргамы, әллә юкмы? Ул алар белән кычкырып исәнләште дә, мастерны үзе янына чакырып алып, залның булачак күренешен сөйләп күрсәтергә кушты. Мастерның сөйләве буенча, зал матур һәм иркен булачак. Светлана уйлавынча, кеше ресторанга ашап-эчәр өчен генә килми, ә ял итәр өчен дә! Бөтен авырлыкларын, сагышларын шушы залда калдырыр өчен. Шуңа күрә залда җыр, бию өчен урынны иркен калдырырга кирәк. Заказ буенча туган көннәр, туйлар оештырганда, тиз генә өстәлләрнең торышын үзгәртерлек булсын. Светлана күзе белән кабат бөтен залны айкап чыкты. Аның күз алдына Парижда очраган ресторан килеп басты. Ул аңа бик ошаган иде. «Ә нигә шулай итеп ясамаска? Барыбер хезмәт һәм акча түгелә! Ләкин инде бу хезмәт үзен күрсәтеп торачак» дигән уй аның күңелен ярып үтте. Ул, тиз генә зал уртасына басып, үзенең яңа планын әтисе белән мастерга сөйләп күрсәтте. Аның яңа планы әтисенә бик ошады. Светлана аларга бүген кич төне буе утырып сызымнарын әзерләргә, аңлатмалар язып, төгәл планын бирергә ышандырды. Ресторанда эшләре беткәч, Светлана өйгә әтисе белән машинада түгел, ә җәяү генә кайтырга булды. Ул әтисен кайтарып җибәрде дә, Марина белән шәһәрнең үзәк урамына таба юл алдылар. Көндезге эссе һава инде сүрелеп, тәнгә рәхәтлек бирә торган салкынча җил исә. Каеннар арасындагы клумбаларда төрле төстәге чәчәкләр, инде кичке бу салкынча һавада иркенләп сулыш алып, көндез иелгән башларын турайтып, батып баручы кояш нурларында таҗларын төрле төсләргә кертеп елтырыйлар иде. Маринаның әбисе белән болай кичке урамда йөргәне булмады. Әнә аның кебек бәләкәй балалар әти-әниләре йә әбиләре белән җитәкләшеп чыкканнар. Бүген ул да әнисе белән җитәкләшеп урамнан бара. Ничек кызык, ничек рәхәт! Ләкин шунысы гына бар, аңа бер дә таныш кызлары очрамады. Күрсеннәр иде аның әнисе белән барганын дип уйлап куйды Марина, шатлыклы йөзе белән тирә-якка карангалап. Ул әле бер аягында гына сикергәләде, әле, кулларын әнисеннән ычкындырып, йөгереп уйнады. Светланага да бу кичке һавада атлавы рәхәт иде. Мәскәү урамнары белән чагыштырганда, монда кеше дә аз һәм, андагы кебек, кая барганнарын аңламаган кешеләр сыман ашыкмыйлар да. Сагынган инде ул бу урамнарны. Кызының кулыннан җитәкләп, яшьлеге узган урамнан баруы аның күңеленә рәхәтлек өсти иде. Бәләкәй чагында ул да, әтисе һәм әнисе белән җитәкләшеп, кичләрен урамда йөрде. Үсә төшкәч – иптәшләре, ә соңыннан Руслан белән. Ул аның турында уйламаска тырышса да, яшьлек хатирәләре аңа буйсынырга теләмәде. Светлана, бу кичке урамнан Руслан белән атлаганда, үзен